Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистай мөселманнары: рәшәткә артындагы гомерләр


"Чистай җәмәгате" эшен тикшерү

Бу көннәрдә Чистайда балалары дәүләт тарафыннан золым күргән мөселман-татарлар янында булып кайттым. Бу 30-40 яшьлек егетләрне кылынмаган җинаятькә "террорчы" итеп билгеләделәр һәм озак елларга хөкем итеп Русия төрмәләренә яптылар.

Хәтерегездә булса, моннан биш ел элек чиркәүләр яндырдылар һәм ракет җибәрделәр дип Чистайда дистәләгән мөселман-татарны кулга алдылар. Аларга каршы башланган җинаять эше имеш-мимешләр, ялган-ялалар белән чүпрә кебек кабарды, тау кебек үсте, әмма беркемне дә ышандырмады. Татар егетләрен бу ялганнар белән генә утыртып куеп булмасын аңлагач, эшкә әллә кайдан әллә үле, әллә тере "террорчыларны" китереп керттеләр, аларны шушы Чистай егетләре белән бәйләделәр. Дүрт ел буе тикшерү һәм мәхкәмә эшләре барды, ул арада гаепләнүчеләрне эштән чыгарып кыйнап ташладылар, кылмаган җинаятьне өсләренә алуны таләп иттеләр. Кайберәүләр кыйнауларга чыдый алмыйча сынды, әмма күпчелек татарлар ахырга кадәр бардылар, үзләренең гаепсез икәнлекләрен исбатларга тырыштылар. Әмма җәза тегермәне инде әйләнә башлаган, ул яңа корбаннар сорый, һәм Чистай егетләренең язмышы хәл ителгән иде. Аларны булмаган, кылынмаган җинаятькә "террорчы" итеп билгеләделәр һәм озак елларга хөкем итеп, Русия төрмәләренә яптылар.

​Идел буе округ хәрби мәхкәмәсенең 2017 елның 23 мартында Казан шәһәрендә чыгарган карары нигезендә Чистай мөселманнары түбәндәге җәзалар алдылар:

Марат Сабиров (1978) – 24 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер Красноярскиның кырыс режимлы төрмә-колониясендә. Срогы беткәч тә ике ел буе Чистай районы чикләреннән чыга алмаячак.

РафаэльЗарипов (1983) – 23 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер Красноярски краенының төньягында кырыс режимлы төрмә-колониясендә. Срогы беткәч тә ике ел буе Чистай районы чикләреннән чыга алмаячак.

АйратСитдыйков (1978) – 19 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер Чуашстанның кырыс режимлы төрмә-колониясендә. Срогы беткәч тә ике ел буе Чистай районы чикләреннән чыга алмаячак.

Алмаз Галиев (1980) – 18 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер Архангель өлкәсенең Котлас кырыс режимлы төрмә-колониясендә. Срогы беткәч тә 2 ел буе Чистай районы чикләреннән чыга алмаячак.

Михаил Мартьянов (1991) – 16 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер Пенза өлкәсенең кырыс режимлы төрмә-колониясендә. Срогы беткәч тә ике ел буе Чистай районы чикләреннән чыга алмаячак.

Руслан Гафуров (1987) – 17 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер Пермь өлкәсенең кырыс режимлы төрмә-колониясендә. Срогы беткәч тә ел ярым Чистай районы чикләреннән чыга алмаячак.

Җәүдәт Ганеев (1976) – 18 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Кайда төрмәдә утыруы билгесез. Срогы беткәч тә бер ел Балык Бистәсе районы чикләреннән чыга алмаячак.

Станислав Трофимчик (1987) – 16 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Паралич сугып, инвалидка әйләнеп Чистайга кайтып егылды.

Рамил Абитов (1963) – 19 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер Түбән Новгород өлкәсенең кырыс режимлы төрмә-колониясендә. Срогы беткәч тә ел ярым Чистай районы чикләреннән чыга алмаячак.

"Чистай җәмәгате" эше кысасында мәхкәмә утырышы
"Чистай җәмәгате" эше кысасында мәхкәмә утырышы

Күргәнебезчә, нахакка хөкем ителүчеләрнең күпчелеге 30-40 яшьләр арасында, гаиләләре, балалары бар. Срокларын тутырып төрмәдән чыкканда аларга инде алтмыш яшьләр тирәсе булачак. Бөтен гомерләре рәшәткә артында үтеп китәчәк. Нәрсә өчен?! Намаз укыган, дин тоткан өченме? Кылынмаган җинаять өченме? 37нче елларда да кешеләрне шулай миллионлап төрмәләргә утырттылар, терәп аттылар, бөтен тормышларын чәлпәрәмә китереп ташладылар. Аннан, инде үләсе үлеп, черисе череп беткәч, бөтенесен дә диярлек аклаган булдылар, имеш, аларны ялгыш утыртканнар, ялгыш үтергәннәр икән! Үлгән кешегә шуннан ни файда, ни мәгънә?! Хәзер дә Русиянең бөтен төрмәләре мөселманнар белән шыплап тулган, алар анда нахакка газап чигә. Иректә карт ата-аналары, яшь балалары, гаиләләре кан елый. Нигә?! Еллар үткәч, бүгенге кара вә канлы чорларга бәя биргәндә, бу мөселманнарның да гаепсезгә зинданнарга ябылуы ачылачак, һичшиксез, ачылачак! Әмма инде гомер үткән, күпләр беткән булачак.

Нахакка хөкем ителүчеләрнең күбесе 30-40 яшьләрдә, гаиләләре, балалары бар. Чыкканда аларга 60 тирәсе була

Ә бит бу ир-егетләрнең гаепсез икәнен бүген дә белүчеләр күп –җитәкчеләр дә, органнарда эшләүчеләр дә, дин әһелләре дә, халык та белә моны. Белә торып, карап торып харап итәләр. Дәшмәүләре, якламаулары белән, моңа юл куюлары белән, бу мөселманнарны кыйнаулары һәм нахакка хөкем итүләре белән. Аллаһы Тәгалә барыбызны да шушы мөселманнар кайгысы һәм язмышы аша сыный – кем аларга ярдәм кулын суза, кем җәлладлар казыган кабергә төртеп төшерә. Һәм бу хәлләр өчен барыбызга да җавап тотарга туры киләчәк әле – теге дөньяда да, монысында да.

Рафаэль Зарипов
Рафаэль Зарипов

Хәтерегездә булса, Түбән Кама СИЗО-төрмәсендә кыйналып, ике бөере эштән чыккан, тәнендә имгәнмәгән җире калмаган Рафаэль Зарипов исемле егет бар иде. Ул ахырга хәтле сынмады, кылмаган җинаятьне өстенә алмады, башкаларны сатмады, иманнан ваз кичмәде, шуңа күрә аңа иң зур срок биреп, иң ерак төрмәгә озаттылар. Түбән Камада кыйналып, аңсыз хәлдә больницада ятканда аңа 30 яшь тулган иде, Себер төрмәсендә аңа тиздән 35 яшь тулачак. Рафаэльнең әти-әнисе анда инде бер тапкыр булганнар, хәзер тагы барырга җыеналар. Алар улларының төрмәдә дә һич калдырмыйча намаз укуын, ураза тотуын, Коръән ятлавын әйттеләр. Рафаэльнең язган хатлары да ата-анасын сабырлыкка өндәүдән һәм өметтән тора, ул барыбер гаделлекнең җиңәсенә, үзенең һәм иптәшләренең акланасына ышана, чөнки җинаять кылмаганнарын белә. Бу көннәрдә Европа мәхкәмәсендә Рафаэль Зарипов эше каралачак, аның Түбән Кама СИЗОсында ерткычларча кыйналуы турында фактлар һәм материал җитәрлек.

Минем үземә дә шушы мөселманнарны, бигрәк тә Рафаэль Зариповны яклаган өчен җинаять эше ачканнар һәм 2014 елда бер елга шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм иткәннәр иде. Шул вакытларда ук Рафаэльнең әти-әнисе белән танышкан идем, алар аша халыкка күп мәгълүматны җиткереп тордым. Менә тагы алар белән очраштым, Чистайда Рафаэльнең әти-әнисе янында булдым, мәхкәмә документлары белән таныштым. Әнисе Роза ханым артыннан Себер төрмәсенә Рафаэльгә хат юлладым, "Гөләйза" һәм "Баһадиршаһ" китапларымны бирдем. Татарның бер газиз баласы салкын Себер зинданнарында да үзен ятим итеп сизмәсен, милләтенә кирәклеген аңласын, безгә, халкына рәнҗемәсен, күңеле катмасын.

Фәүзия Бәйрәмова Рафаэль Зариповның әнисе һәм әтисе белән
Фәүзия Бәйрәмова Рафаэль Зариповның әнисе һәм әтисе белән

"Әссәләмәгәләйкум, Рафаэль энем! Хәерле көннәр вә кичәләр, кадерле мөселман кардәшем, милләттәшем! Сиңа туган якларыңнан – Чистай-Чаллылардан, гүзәл Кама буйларыннан, Казан каласыннан, меңләгән-миллионлаган мөселман-татарлардан күп сәламнәр юллыйм, энем! - дип яздым мин. – Бер-беребезне күреп белмәсәк тә, бу соңгы биш елда без синең белән янәшә булдык, Рафаэль энем! Син һәм синең иптәшләрең – мөселман-татарлар бер гаепсезгә кулга алынгач һәм зинданнарга ябылгач, без, иректә калган мөселман-татарлар бик нык борчылдык. Төрле урыннарга хатлар, мөрәҗәгатьләр яздык, урамнарга чыктык, митинг-пикетлар уздырдык, сезнең өчен көне-төне дога кылдык. Без сезне нахакка гаепләүләрен белдек, сезнең өскә яккан ялаларга ышанмадык, сезне азат итүләрен таләп иттек. Әмма эш башкача булып чыкты – сезне озак елларга хөкем иттеләр. Бу эшләр белән Аллаһы Тәгалә барыбызны да сынады – хөкем итүчеләрне дә, хөкем ителүчеләрне дә, безне дә, сезне дә. Соңгы хөкем дә Аллаһтан булачак, һәм ул безне соңгы гамәлләребез белән хөкем итәчәк. Шуңа күрә, соңгы гамәлләребезнең Аллаһы Тәгалә кушканча булуын сорыйк һәм шуңа омтылыйк. Амин.

* * *

Рафаэль энем!

Мин синең гаепсез икәнеңә ышанам. Синең өчен гел догадамын. Әле менә Чистайга, әти-әниең янына килдем, син намаз укыган өеңдә намаз укыдым, Аллаһтан синең исән-имин шушында әйләнеп кайтуыңны теләдем. Әти-әниең, энең бик әйбәт, ихлас кешеләр, аларга да сабырлыклар, иман бәхете теләдем.

* * *

Рафаэль энем!

Сиңа да нык сабырлык, саулык-сәламәтлек телим! Иң мөһиме – Аллаһтан өметеңне өзмә! Безнең милләтебезнең тереләй сират күпере кичкән чаклары булган, энем! Дин, иман, хәтта милләт үзе бетәм-бетәм, дип торган вакытлар булган. Татар халкы дәүләтсез калган хәлдә дә дин-иман өчен көрәшкән, мөселманлыгын бирмәгән. Хәзер шушы сынаулар сезнең аша үтә. Бер-беребезгә догада булыйк, энем! Сез – безнең догачыларыбыз, без – сезнең догачылар. Гел шулай булыйк. Исән-имин күрешик. Иректә бергә намазлар укырга насыйп булсын! Бу дөньяда бергә булган кебек, ахирәт көнендә җәннәтләрдә дә бергә булырга язсын. Амин!

Сиңа һәм башка мөселман кардәшләргә ике дөньяның да һидәят-бәхетен телим.

Фәүзия апаң Бәйрәмова, 2018 ел, 3 октябрь. Чистай шәһәре.

* * *

Ерак Себер төрмәләрендә газап чиккән милләттәшләребез барын онытмыйк. Аларның ялгыз калган карт ата-аналарын, сабый балаларын, гаиләләрен онытмыйк. Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, кылган гамәлләребезнең начары да, яхшысы да язылып баруын, алар өчен бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә җавап тотачагыбызны онытмыйк. Бер-беребезгә исән чагында ярдәм итәргә ашыгыйк!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG