Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор "Чистай җәмәгате" эшендә гаепләнүчеләргә 22 елдан алып гомерлек җәзага кадәр хөкем сорады


"Чистай җәмәгате" эшен караган мәхкәмә утырышы
"Чистай җәмәгате" эшен караган мәхкәмә утырышы

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков гаепләнүчеләр Рафаэль Зарипов белән Марат Сабировка гомерлек, калган җиде кешегә 22 елдан 24 елга кадәр төрмә җәзасы сорады.

Казанда "Чистай җәмәгате" эшен караган мәхкәмәдә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков гаепләү сүзе белән чыгып, әлеге оешма әгъзалары булган дип белдерелгән тугыз кешегә 22 елдан алып, гомерлек төрмә җәзасы бирүне сорады.

Нәфыйков Чистайда яшәгән Рафаэль Зарипов белән Марат Сабировка гомерлек төрмә җәзасы бирергә кирәк дип белдергән. Бу хакта Азатлыкка гаепләнүчеләрнең берсенең адвокаты Әлмирә Жукова белдерде. Тикшерү фаразына күрә, янәсе, алар Рәис Миңгалиев белән "Чистай җәмәгате"н оештырганнар һәм аны җитәкләгәннәр. Миңгалиевнең 2014 елның 1 маенда Татарстандагы куәт оешмалары үткәргән махсус операция вакытында үтерелүе хәбәр ителде.

Калган җиде кешегә 22 елдан 24 елга кадәр кырыс шартлы төрмә җәзасы бирү тәкъдим ителгән.

2016 елның 26 октябрендә Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында "Чистай җәмәгате" эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары башланды. Тугыз кеше террор төркеме оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террорга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал ясауда һәм икътисади җинаятьләр кылуда, 2013 елда чиркәүләр яндыруда, Биләрдә бомба куюда, "Түбән Кама нефтехим"га ракета атуда гаепләнә. Гаепләнүчеләр 2013 ел ахырында сак астына алынган иде.

XS
SM
MD
LG