Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чистай җәмәгате" төркеме террорчы оешмалар исемлегенә кертелде


"Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнелүчеләр
"Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнелүчеләр

Террорчы оешмалар исемлегенә "Рохмано ба суи давлати силоми" һәм Татарстаннан "Чистай җәмәгате" кертелде. Хәзер анда 29 оешма.

Русиядә террорчы дип танылган оешмалар исемлеге киңәйтелде. Аңа "Чистай җәмәгате" оешмасы кертелде. Реестрдан күренүенчә, 2017 елның мартында оешманы террорчы дип Идел буе хәрби мәхкәмәсе таныган иде. Карар шул елның августында гамәлгә керде.

Исемлеккә шулай ук "Рохмано ба суи давлати исломи" ("Ислам дәүләтенә юл күрсәтүче") дә керде. Ике оешма да Русия җирлегендә тыелды. Реестрда барлыгы 29 оешма бар.

Тикшерүчеләр "Чистай җәмәгатен" 2007 елда Чистайда үзен "Татарстанның төп мөҗаһиде" дип санаган Рәис Миңгалиев һәм Марат Сабиров булдырган дип белдерде. Соңрак Миңгалиев "Татарстан мөҗаһидләре" дигән террор төркемен булдырган диелде. Янәсе алар аны "Кавказ әмирлеге"нең Идел буе филиалы буларак таныткан. Беренче "әмир" Рәис Миңгалиев "Кавказ Әмирлеге" җитәкчесе Доку Умаровка ант итеп Вәлиулла Ягъкубны үтергән һәм Илдус Фәизгә һөҗүм ясаган, шуннан соң интернетта ике видеомөрәҗәгать чыгарган дип белдерде тикшерүчеләр.

Шулай ук тикшерүчеләр 2013 елның ноябрендә алар "Түбән Кама Нефтехим" корылмаларына кулдан ясалган реактив ракетлар очырган, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылында гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр ди.

2014 елда Чистайда уздырылган махсус чара барышында төркемнең оештыручысы дип аталган Рәис Миңгалиев һәм аның төркемдәше дип аталган бер кеше үтерелгән иде.

2017 елның мартында "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүче тугыз кешене 16 елдан алып 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү карары чыкты.

Чистайда яшәүче 43 яшьлек Рәис Хәйбуллин террорчылыкка ярдәм итү маддәсе нигезендә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Рәис Мингалиевка 50 мең сум акча һәм 1450 сумлык азык-төлек тапшырган диелде.

XS
SM
MD
LG