Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелде, мөфти Фәиз хастаханәдә


Вәлиулла Ягъкуб
Вәлиулла Ягъкуб

Пәнҗешәмбе иртәсендә Казанда Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелде. Соңрак мөфти Илдус Фәиз шартлаудан яраланды.

Пәнҗешәмбе иртәнге сәгать унда Татарстан диния назәрәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб үзе яшәгән өйнең керешендә атып үтерелгән. Азатлык радиосына бу хәбәрне Татарстан эчке эшләр идарәсе раслады.

Татарстан эчке эшләр идарәсе белдерүенчә, иртәнге сәгать 11 тирәсендә Казанда Мусин һәм Четаев урманары киселешендә Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең эш машинасы шартлатылган. Илдус Фәиз рульдә үзе булган. Аны яралы хәлдә Республика үзәк клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

“Шартлау булганда мин инде Вәлиулла Ягъкубка һөҗүм турында белә идем. Светофорда туктагач шалтыратырга дип телефонны алдым. Беренче шартлауны сизгәч тә мин машинадан сикереп чыктым, ярый әле иминлек каешын эләктермәгән булганмын”, ди Илдус Фәиз.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Республика үзәк клиник хастаханәсенә Илдус Фәиз янына барып аның хәлен белеште һәм бу һөҗүмнәрне хөкем итүче белдерү ясады.

Вәлиулла Ягъкубка иртәнге сәгать унда Казанның Заря урамындагы биш катлы йортның керешендә аталар. Һөҗүмнән соң Ягъкуб керештән чыгып, аны күрше йорт ишегалдында көтеп торган эш машинасы янына хәтле килгән. Машина кузгалып китеп 100 метр баргач туктап калган.



Тикшерүчеләр җинаять булган урыннан тугыз миллиметрлы алты гильза җыеп ала. Алар Макаров пистолетыныкы булырга тиеш дип фаразлана. Бу турыда хәбәрчеләргә Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эдуард Абдуллин белдерде.

Эдуард Абдуллин: Илдус Фәизне руль артында булу коткарган
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00
йөкләү


Ягъкубны йөртүче: "Ул миңа аттылар, ашыгыч ярдәм чакыр, дип әйтте һәм үлде", дип белдерә.

Мөфти Илдус Фәиз машинасы шартлатылган вакытта ул урында булган Людмила Шиловская әйтүенчә, шартлау бик көчле булган, машиналарның иминлек сигналлары кычкыра башлаган. Башта машинадан төтен генә чыкса, бераздан ул яна башлаган.

Казанда мөфти Илдус Фәиз машинасы шартлатылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:23 0:00
йөкләү


Шартлау булган урында хәзер Эчке эшләр идарәсе, Федераль иминлек хезмәте, Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшли.

Казанда мөфти Илдус Фәиз машинасы шартлатылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00
йөкләү

Казанда һөҗүм итүчеләрне эзләү эшләренә республика эчке эшләр идарәсенең барлык хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Һөҗүмнәр булган урыннарда шаһитләрне ачыклау өчен хәзер якындагы йортлардә яшәүчеләрдән сораштыру эшләре бара.

Татарстан эчке эшләр идарәсе белдерүенчә, Татарстан диния назәрәтенең мөһим корылмалары һәм хезмәткәрләре хәзер көчәйтелгән сак астына алынган.

XS
SM
MD
LG