Казанда мөфти Илдус Фәиз машинасы шартлатылды
Татарстан эчке эшләр идарәсе белдерүенчә, иртәнге сәгать 11 тирәсендә минутта Казанда Мусин һәм Четаев урманары киселешендә Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең эш машинасы шартлатылган. Илдус Фәиз рульдә үзе булган. Аны яралы хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Шартлау булган урында хәзер Эчке эшләр идарәсе, Федераль иминлек хезмәте, Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшли.
мультимедиа
-
июль 30, 2026Монреальдә "Татар аланы" узды
-
июль 28, 2026Кимендә 20 мең үлүче – Башкортстан белән Татарстан