Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Татарстан һәм Дагыстанда полиция азаплаган ике тоткын өчен Русиядән 60 мең евро түләтәчәк


"Чистай җәмәгате" нигезендә мәхкәмә утырышы
"Чистай җәмәгате" нигезендә мәхкәмә утырышы

Татарстаннан Айрат Ситдыйков, Дагыстаннан Биярслан Акаевны полиция ток кулланып азаплаган иде.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия Айрат Ситдыйков белән Биярслан Акаев шикаятьләре нигезендә Конвенциянең 3нче маддәсен бозуын таныды. Полиция азаплауларына дучар ителгән Ситдыйков белән Акаевны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә “Зона права” оешмасы белән хезмәттәшлек итүче юрист Игорь Шолохов яклый.

Айрат Ситдыйков “Чистай җәмәгате” эше нигезендә хөкем ителде. Аның сүзләренчә, 2013 елның декабрендә аны билгесез урынга алып чыгып, аякларын бәйләп куйганнар һәм берничә сәгать дәвамында электр ток кулланып азаплаганнар. Азаплау эзләре күренеп торуга карамастан, Русиянең Тикшерү комитеты полиция хезмәткәрләренә каршы җинаять эше ачудан баш тарткан. Татарстанда узган мәхкәмәләр бу карарны үз көчендә калдырган. Ситдыйковны 19 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Биярслан Акаев хатыны һәм өч кечкенә баласы белән Дагыстанның Хасавюрт районы Әндирәй авылында яшәгән. 2017 елның февралендә битлек кигән куәт оешмалары вәкилләре аны урманга алып чыгып китә, аны кыйныйлар, электр ток кулланалар һәм сорау алалар. Аннары Акаевны Хасавюртта тикшерүче кабинетына алып киләләр. Аны канунсыз сугышчан оешмада катнашуда һәм канунсыз корал саклауда гаебен танырга мәҗбүр ителә. Тикшерү изоляторында Акаев тәнендә кыйнау һәм электр ток сугу нәтиҗәсендә кан сауган урыннар табылса да, тикшерүчеләр полиция хезмәткәрләренә каршы эш ачар өчен нигез күрми. Акаевны соңрак 9 елга катгый тәртипле колониягә хөкем итәләр.

“Чистай эше” нигезендә 2017 елның мартында Татарстанда тугыз кешегә хөкем карары чыгарылды. Мөселман ирләрен “Чистай җәмәгате”ндә катнашуда гаепләделәр. Аларны 16 дан алып 24 елга кадәр катгый тәртипле колониягә хөкем иттеләр.

XS
SM
MD
LG