Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сеть" эше нигезендә гаепләнүчеләр 18 елга кадәр төрмә җәзасы алды


Гаепләнүчеләр Илья Шакурский, Андрей Чернов һәм Дмитрий Пчелинцев
Гаепләнүчеләр Илья Шакурский, Андрей Чернов һәм Дмитрий Пчелинцев

Пензада мәхкәмә "Сеть" берләшмәсе эше нигезендә гаепләнүчеләргә хөкем карарлары чыгарды. Алар озак вакытка ирекләреннән мәхрүм ителде. "Сеть" террорчылык берләшмәсе дип танылган.

Гаепләнүчеләр арасында 23 яшьлек студент Илья Шакурский, 27 яшьлек Дмитрий Пчелинцев һәм Арман Сагынбаев, 25 яшьлек Михаил Кульков һәм Максим Иванкин, 31 яшьтәге Василий Куксов, 30 яшьтәге Андрей Чернов. Пчелинцев һәм Шакурский "Сеть" террорчылык оешмасы булдыруда, башка гаепләнүчеләр белән террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә.

Пчелинцевның хәрби комиссариатка ут төртү гаебе исбатланмау сәбәпле, матди милекне юкка чыгаруда гаепләү алынды, террорчылыкта гаепләү эше нигезендә генә хөкем ителде.

Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсе (террорчылык берләшмә оештыру һәм андый оешма эшчәнлегендә катнашу) нигезендә, мәхкәмә гаепләнүчеләрнең җидесен дә кырыс шартлардагы колония җәзасына хөкем итте: Дмитрий Пчелинцев - 18 елга, Илья Шакурский - 16 елга (шуңа өстәп, 50 мең сум штраф), Андрей Чернов - 14 елга, Максим Иванкин - 13 елга, Михаил Кульков - 10 елга, Василий Кусков - 9 елга, Арман Сагынбаев - 6 елга.

Тикшерү эшләре барышында гаепләнүче егетләр ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан җәзалаулар турында белдерде. Тикшерү комитеты бу шикаятьләр уңаеннан җинаять эше кузгатудан баш тартты.

Пензада мәхкәмә утырышы барган вакытта, Мәскәүдә президент идарәсе каршында гаепләнүчеләрне яклап ялгыз пикетлар узды.

XS
SM
MD
LG