Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чистай җәмәгате" эшендә хөкем ителгән кешенең иреккә чыгып бер елдан үлүе мәгълүм булды


"Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүчеләр
"Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүчеләр

Станислав Трофимчик инсульт кичерә, аны паралич суга. Шуннан соң ул Чистайга кайта.

"Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгән Станислав Трофимчикны Пермь краендагы колониядән сәламәтлеге начараю сәбәпле иреккә чыгарган булганнар. Бер елдан ул үлгән. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Idel.Реалии" яза.

Хөкем карарын уку белән диярлек Трофимчик инсульт кичерә. Пермь колониясендә аның тәненең бер ягы эшләмәс була. Мәхкәмә Трофимчикны иреккә чыгарырга карар кыла. "Аны колониядән чыгарып, ашыгыч ярдәм чакырып, кар өстендә калдырганнар", дип сөйли чыганакларның берсе. Узган елның көзендә Трофимчикны Чистайда җирләгәннәр.

Быел март аенда Трофимчикны Росфинмониторингның экстремистлар һәм террорчылар исемлегеннән алып куйганнар.

Трофимчик (1987 елда туган) 16 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул мәхкәмә эшләре барышында үз-үзенә кул салырга да омтылды. Утырышларның берсе алдыннан Трофимчик лезвие йотмакчы булды. ОМОН хезмәткәрләре тиз арада мәхкәмә залында ул утырган рәшәткә эченә йөгереп кереп аннан лезвиены тартып алды. Аның белән бергә рәшәткә артында тагын өч гаепләнүче бар иде.

Трофимчикны мәхкәмә утырышыннан алып чыгып киттеләр. Соңрак аны читләштерү турында карар кабул ителде. Хөкемдар бу инде Трофимчикның “утырышны өзәргә тырышу”ның икенче очрагы дип белдерде.

"Чистай җәмгате" эше Казанда ике ел тирәсе каралды. 2017 елның мартында Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсендә әлеге эш нигезендә гаепләнүчеләргә хөкем карары укылды. Тугыз кешегә, гомумән алганда, 170 елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды.

Алар террорчылык берлеге оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террор гамәлләренә өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал ясауда һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнде.

XS
SM
MD
LG