Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улым төрмәдәге хәлләрне "Мемориал", "Агора"га хәбәр итүне үтенә"


Марат Диндаров

Русиянең Брянски өлкәсе Клинцы шәһәрендәге 6нчы санлы колониягә җибәрелгән Марат Диндаров көн дә чишендереп видеога төшерүләреннән зарлана. Шулай ук умыртка сөяге авыртуын әйтә.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнеп җиде елга колониягә хөкем ителгән һәм хәзер Брянски өлкәсе Клинцы шәһәрендәге алтынчы санлы колониядә тотылучы Казаннан Марат Диндаров туганнарына төрмә шартларыннан зарланып хат язган. Ул колониядәге башбаштаклыкны хокук яклаучыларга, журналистларга җиткерүне сорый. Бу хакта Маратның әтисе Рәфыйк Диндаров белән сөйләштек.

Рәфыйк әфәнде, улыгыздан соңгы хат кайчан килде?

— Хатны ул 6 сентябрь язган. 12 сентябрьдә хат шәһәрдән киткән. 17 сентябрь Казанга килгән. Безгә 18 сентябрьдә китерделәр.

Маратны Тикшерү изоляторыннан колониягә кайчан җибәрделәр?

— Маратны узган ел Брянски өлкәсе Клинцы шәһәрендәге 6нчы колониягә җибәрделәр. Шуннан бирле, ягъни ел дәвамында аны йә ШИЗО (штраф изоляторы), йә ЕПКТда (единое помещение камерного типа) утырттылар. Гомум колония бүлмәсендә бер көн дә утырмады.

Моңа кадәр матур, яхшы хатлар килә иде. "Сагындым", "Барыгызны да яратам" дип язды. Бернинди зарлану да булмады. "Мөмкинлегегез булса, адвокат белән сөйләшегез әле, минем яныма килсен иде, Европа мәхкәмәсенә шикаять җибәрү турында сөйләшергә кирәк" диде.

Рәфыйк Диндаров оныгы белән
Рәфыйк Диндаров оныгы белән

Шуннан бер-ике ай бернинди хат та килмәде, телефоннан да шалтыратмады. Менә ниһаять хат алдык һәм ул башка хатларга ошамаган. ШИЗО һәм ЕПКТда булганнарны тәүлеккә ике тапкыр чишендерәләр, төнтиләр һәм моның барысы да камерага да төшереп баралар дип язган. Бу бит нинди хурлык. Ул хатта барлык нечкәлекләрен язмаган инде. Боларны язмаса да аңлыйбыз. Шуңа ул бик рәнҗегән хат язган. Кичекмәстән мөмкин булган җирләргә хәбәр итегез дип яза. "Мемориал", "Агора", "Новая газета"да чыгарыгыз дип сораган. Адвокатлардан ярдәм сорый.

Моннан тыш биле авыртуы турында язган. Умыртка сөягем дә авырта, әмма бернинди дәвалау юк дигән. Бары тик авыртуны баса торган дарулар гына бирәләр икән. Шуңа чарасызлыктан яза инде.

Чәчләрне сарыкларныкы кебек, аннан-моннан алдылар дип тә язган. Телефоннан ике айга бер тапкыр шалтырата иде, хәзер анысы да рөхсәт ителми икән. Моның сәбәпләре билгесез.

Кыскасы, ул адвокат килүен сорый. Аңа барысын да сөйләячәкмен, ди. Хатта барысын да яза алмый, алар бит андагы хезмәткәрләр тарафыннан цензура уза. Нинди тәртип бозулары барлыгын да әйтмәде колония җитәкчесе. Маратка колония администрациясе тарафыннан басым бара инде. Физик булмаса да, рухи яктан рәнҗетәләр. Шуңа без бик борчылабыз. Шул ике айда Маратны нишләттеләр, ник аңа шундый мөнәсәбәт булуын аңламыйбыз.

Хокук яклаучылар, адвокатларга мөрәҗәгать итмәдегезме?

"Мемориал" үзәге вәкиле белән сөйләштек һәм барысын да яздык. Адвокатыбыз юк, чөнки аны яллау бик кыйммәт. Безнең адвокатка түләргә мөмкинлегебез юк. Әби белән мин пенсионер. Маратның хатыны балалар бакчасында эшли, ике баласы бар.

Татарстанның Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенә барган идек. Марат үзен Татарстанга якынрак күчерүләрен тели. Бу хакта Клицы мәхкәмәсенә документлар да тапшырды. Шуңа без идарәдән бу мәсьәләне хәл итүне сорадык, Маратны рәнҗетәләр һәм аны Татарстанга якынрак күчереп булмас микән дип сорадык. Әмма бу мәсьәләне Мәскәү генә хәл итә диделәр.

Җәй көнне Кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурскаяга һәм Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итеп Маратны һәрвакыт ШИЗО һәм ЕПКТда тоталар дип яздым. "Маратның тәртип бозулары күп" дигән җавап килде. Аны бит инде моннан ук шундый тамга белән җибәрделәр. Бу шул Маратны башкалардан читләштерү өчен шулай эшләнә. "Мине җәмгыятьтән читләштерәләр. Алар белән сөйләштермәс өчен эшлиләр” дип язды Марат.

Хәзер яңа хат килгәч кабат Сабурскаяга кабул итүгә язылдым. Шулай ук баш прокуратурага һәм Русиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенә мөрәҗәгатьләр язачакбыз. Моны болай гына калдырырга ярамый. Барысын да рәсмиләштерергә кирәк.

Марат белән очрашуга барганыгыз юкмы?

— Колония җитәкчесе белән берничә тапкыр сөйләштем, "сезгә очрашу каралмаган, бары кыска вакытлы очрашуга гына килә аласыз" диде. ШИЗО һәм ЕПКТда тотылучыларга очрашулар ярамый диделәр. Шулай ук посылка да елына ике тапкыр гына җибәрү каралган. Ноябрьдә җибәрергә дип исәпләп торабыз инде. Туклану өчен аена бер-ике мең сум җибәрәбез. Телефон өчен акча сала идек, хәзер инде шалтыратырга ярамый дигәч салмыйбыз.

Кыска вакытлы очрашуга барганыгыз юкмы?

— Ул колония бездән ике мең чакрым ераклыкта урнашкан. Быел миңа йөрәккә операция ясадылар, хатыныма аягына операция булды. Хатын ике бала белән бара алмый инде. Әле олы кызы быел беренче сыйныфка гына керде.

* * *

Марат Диндаров һәм тагын дүрт мөселман Казанда 2016 елда тоткарланды. Диндаров 2017 елның 28 декабрендә Русия Җинаять кодексының 205.5нче маддәсенең икенче өлеше (Террор оешмасы эшчәнлегендә катнашу) нигезендә җиде елга хөкем ителде. Әлеге маддә нигезендә хөкем ителүчеләргә вакытыннан алда азат ителү яки амнистия каралмаган.

Марат Диндаров "Мемориал" хокук яклау үзәге тарафыннан сәяси тоткын дип танылды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG