Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше. "Кеше исламга килмәсен дип тырышалар"


Фәридә Габидуллина

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнеп, 19 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Руслан Габидуллинның әнисе Фәридә ханым улының бернинди җинаять кылмавын, өйдәге сөйләшүләре тыңланылуын, килененең өч бала белән Русиядән китәргә мәҗбүр булуын сөйләде.

6 февраль Казанның Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган ун татарстанлыга хөкем карары чыгарды. Алар арасыннан Руслан Габидуллин 19 елга хөкем ителде. Азатлык бер мәхкәмә утырышын да калдырмаган, Мәскәүдә ялгыз пикетларда катнашып килгән Русланның әнисе Фәридә Габидуллина белән сөйләште.

— Руслан 1984 елгы. Казандагы һуманитар институтның төрек-инглиз бүлеген бетерде. Түләүледә укыды. Укуын түләр өчен төннәрен "Метро" кибетендә эшли иде.

Руслан Габидуллин
Руслан Габидуллин

Ике улымны берүзем үстердем. Әтисе Әфганстанда хезмәт итте. Аерылдык. Менә Әфганстанда чын террорчылар булган. Безнең балаларның бернинди гаепләре юк.

Башта аның хатыны исламга килде. Өйләнешкәч хатынының баласы төште. Шуны бик авыр кичерделәр. Килен мәчеткә барган. Шуннан ул исламга килгәч, улым да өч елдан исламга килергә булды.

Бер көн улым мәчеттән кайткач, өй ишегенәме, телефонынамы кемнәрдер шалтыраткан: "Чык, сөйләшәсе бар" дигәннәр. Бу ЦПЭ (Экстремизмга каршы тору үзәге) вәкилләре булган һәм алар улымны "эләктереп" алган. Руслан шул вакытта мәчеткә баруы турында кайдан белүләренә гаҗәпләнгән иде.

Ул миңа да: "Әни, минем ислам кабул итәсем килә" дип әйтте. Мин "ярар" дидем. Шул вакытта шундый хәлләргә төшәсен кем белгән. Гәрчә үзем дә мөслимә инде. Әмма шулкадәр гаделсезлек бит.

Фәридә Габидуллина: "Безгә Татарстан мөфтияте дә, беркем дә булышмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:00 0:00
йөкләү

— Аларда тыелган оешманың китаплары табылган дип әйтәләр. Бу дөресме?

Аларда табылган дип әйтелгән китапчыклар әле дә авылда чормада ятадыр

— Аларда табылган дип әйтелгән китапчыклар безнең әбиләрдә дә булган, әле дә авылда чормада ятадыр. Менә шул китапларга сылтап, махсус кануннар чыгарып һәм безнең балаларны шул кануннарга кертеп, мөселманнар күбәймәсен дип, кеше исламга килмәсен дип тырышалар.

Улым тугыз ел буе "Adidas" кибетендә мөдир булып эшләде. Бик белемле, кеше белән бик тиз уртак тел таба, шул ук вакытта бик тыныч. Коллективны да яхшы туплый иде. Менә шуңа күрә эшсез торганы булмады.

Мәхкәмәдә бөтен мөселманнарны эшсез дип кенә җибәрәләр бит. Ничек эшсез булсыннар?! Гаиләләре ишле, балалары күп, аларны бит ашатырга, тәрбияләргә кирәк.

— Улыгызны кайчан кулга алдылар?

— 2017 елның 14 мартында кулга алдылар. Ул исламга 2013 ел азагы - 2014 ел башы килгәндер. Бик кунакчыл иде. Килен янына да аралашырга дип кызлары килә иде. Ә аларга тыңлый торган аппарат куйган булганнар икән.

16нчы катка менеп яздыра торган җиһаз куйганнар

Алар минем әнидән калган фатирда 16нчы катта яши иде. Ягъни, олы улым гаиләсе белән шунда яшәде, мин кечкенә улым белән башка урында тордым. 16нчы катка менеп яздыра торган җиһаз урнаштырганнар. Кызлар да балалары белән килә, ирләр дә килеп чәй эчеп сөйләшеп утыра. Шул аудиоязмалар баламны мәхкәмә юлына китерде. Имеш, бу фатир махсус шул җыелу, сөйләшү өчен кулланылган дип китереп чыгарганнар.

— Яздыру җайланмасын куйганны кайдан белдегез?

— Мәхкәмәләрдә әйттеләр. Сөйләшү тавышлары ишетелә иде. Ул сөйләшүләрдә бернинди куркыныч әйбер юк, үзеңне ничек тотарга, ничек намаз укырга, Сүрия, сәясәт, балалар тәрбияләү турында сөйләшкәннәр. Гади көндәлек сөйләшүләр инде. Оныгымның мәдрәсәдән кайткач, киленемнең баласыннан дәресләр ничек узды дип кызыксынуыннан соң "Әтиең кебек кешеләргә ислам турында сөйләрсең әле" дигән сүзләре дә кергән. Имеш, бу пропаганда дип бәяләделәр. Абсурд. Минем тавыш та кергән. Тыңлыйлар ахры дип элек тә сизенә идек. Бәлкем, әле хәзер дә тыңлыйлардыр, кем белсен. Ул яздыра торган җайланма бик кечкенә диләр бит.

— Алар ул тыңлый торган җиһазны өйгә куйганмы?

Тыңлыйлар ахры дип элек тә сизенә идек

— Чормага куйганнар. Төтен чыга торган челтәрле тишекләр бар бит, менә шунда кыстырганнар. Бу беркетмәләрдә бар... Бу канунга каршы киләдер, әмма андый канунсызлык бихисап, безне ишетүче генә юк.

— Башта ниндидер кисәтүләр булдымы, яки көтелмәгәндә килеп тентү оештырдылармы?

— Мин алардан аерым яшим. Күзәтеп торганнардыр инде. Берничә ел элек ислам әләмнәре (Хизб ут-Тәхрир - ред.) белән машина йөреше уздырылды. Күрәсең, минем улымның да анда катнашуын каядыр теркәп куйганнардыр. Әмма аның штрафлары булмады, аны тоткарламадылар. Ләкин бервакыт машинасын өй янына куйгач, полиция хезмәткәрләре килде. Минем бер белгән кеше әйтүенчә, Русланнан машинасын ачарга теләгәннәр, аңа наркотик ташларга маташканнар. Ул чорда наркотиклар ташлыйлар иде бит. Килгән полиция хезмәткәрләренең берсе миңа әйтте, Фәридә апа, улың машинасын ача күрмәсен, диде.

Анда бик күп полиция хезмәткәре килгән иде, без ахыргача көрәштек, машинаны ачмадык. Ахыр чиктә алар китеп барды. Мин башта белмәдем, аңа мәчетләргә йөрмәсен, кеше җыймасын, намаз укымасын, кешеләргә ислам турында сөйләмәсен өчен басым булган икән.

Яз-көз айларында мөселманнарны кулга алулар булуын беләбез

2017 елның 14 мартында иртәнге алтыда тентү белән килгәннәр. Без инде яз-көз айларында мөселманнарны кулга алулар булуын беләбез. Ул чакта 10 кешене кулга алдылар. Килен миңа шалтыраткач атылып килдем, аларга якында гына яшим. Улымның кулында богау иде, килеп кергәндә инде нидер язып утыралар иде. Берничә брошюра тартып чыгарганнар. Менә шуннан алып киттеләр дә, безнең газаплар башланды.

— Аларның бар дәлилләре шул аудиоязмалармы?

— Әйе. Һәм шул брошюралар. Аңа белдерелгән гаепләүгә нигез булган канунда башка милләт вәкилләренә карата нәфрәт тарату турында сүз бара. Нинди нәфрәт булсын? Минем киленнең туганнары урыс, әти-әнисе исламда түгел. Кече улымның хатыны марҗа. Бик тату торабыз, бернинди нәфрәт юк. Мин моны мөселманнарга карата нәфрәт буларак кабул итәм, мөселманнарның булуын теләмиләр.

Безнең улларыбыз кешеләрне исламга чакырган, диләр. Моның нәрсәсе начар? Теләгән кеше аларны тыңлый, теләмәгәннәре тыңламый.

— Сезнең үз адвокатыгыз бармы яки дәүләтнекеме?

Адвокатларга сигез айлык эшләре өчен ике миллион сум түләгәннәр

— Без адвокат ялларга теләгәндә: "Бу эш югарыдан оештырылган, монда җиңеп булмый" диделәр. Безнең егетләр бөтенесе дә адвокаттан баш тартты. Әмма теләмәсәләр дә аларга дәүләт адвокаты билгеләгәннәр. Хөкем карарын игълан иткәндә ул адвокатларга сигез айлык эшләре өчен 2 млн сум түләнгәне турында ишеттек.

Хәзер безнең егетләрне төрмәдә тоту өчен дә күпме акча кирәк. Ә күпме балалар ятим үсә? Минем өч оныгым: ике малай, бер кыз. Улымның кызы әтисен белми дә. Улымны алып киткәндә киленнең алты айлык көмәне бар иде. Балалар тулы гаиләдә үсәргә тиеш диләр. Ә безнең балалар кеше үтермәгән, кеше таламаган бит. Бала табуны арттыру кирәклеген әйтәләр, ә безнең киленнәр ул балаларына нәрсә ашатырга тиеш? Безнең улларыбыз бернинди начарлык эшләмәде. Аларны шулкадәр күп елга төрмәгә ябу турында карар иткән кешеләр халыкны, мөселманнарны күрә алмый дигән сүз.

Төрмәләрдә нәрсәләр булыр, белмибез, бик куркабыз. Бу гаепләү белән хөкем ителгәннәрне еракларга җибәрәләр. Кичә улым очрашканда "Әни, борчылма. Кайда гына җибәрсәләр дә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен", диде.

Шундый очраклар бар, менә Марат Диндаровны Җәзаларны үтәтү федераль идарәсенә гариза язып якынгарак кайтардылар, ләкин аның шартлары бик начар. ШИЗОдан башы чыкмый. Безгә белемле адвокатлар кирәк.

— Кеше гаепләүне аңламый. "Хизб ут-Тәхрир" нәрсә ул? Чөнки тоткарланучылар шартлатырга теләгән дигән гаепләүләр әйтелә. Хәлифәт төзергә телиләр диләр.

"Мөселман илләрендә генә хәлифәт төзү" максаты турында сүз бара. Безнекеләр анда БДБ илләре, Русияне өстәп куйган

Шартлату, үтерү "Хизб ут-Тәхрир" низамнамәсендә дә юк. "Сез шартлатырга теләгәнсез дип әйткәч" мөселманнар аптырап кала. Провокация бу.

"Хизб ут-Тәхрир" низамнамәсендә "мөселман илләрендә генә хәлифәт төзү" максаты турында сүз бара. Безнекеләр анда БДБ илләре, Русияне өстәп куйган.

— Кая, кем өстәп язган аны?

— 2003 елда Югары мәхкәмәнең Русиядә 15ләп оешманы тыю турында карары чыкты. Анда һәр тыелган оешма турында аңлатма бар. "Хизб ут-Тәхрир" турында "идеологик сәяси партия" дип язылган. Алар ислам дәүләтендә хәлифәт төзүне тели, диелгән. Русиядә ул беркайчан да мөмкин булмаячак. Монда бит мөселманнар да, православлар да яши. Русиядә алар андый максат куймый. Исламга кеше күп килә. Шуңа чыдый алмый алар (хокук саклаучылар – ред.).

— Русланның гаиләсенә, балаларына кем булыша?

Безгә Татарстан мөфтияте дә булышмый, беркем булышмый

— Мин аена 10 мең сум пенсия алам. Үзем чәй белән ипи ашап торсам да, оныкларыма җибәрергә тырышам. Улым: "Әни, миңа берни җибәрмә, балаларыма җибәр", ди. "Улым, син нәрсә ашыйсың, кеше биргәнне көтәсеңме?" дим. Безгә Татарстан мөфтияте дә булышмый, беркем ярдәм итми. Алар барысы да балаларыбызның бер гаебе дә юк икәнен белә бит. Дөрес түгел бит болар барысы да.

— Оныкларыма җибәрәм, дисез. Ә алар кайда?

— Алар килен белән китте.​

— Чит илгәме?

— Әйе, Русиядән киттеләр.

— Нигә улыгыз хөкем башланганчы чит илгә китмәде?

Күп кеше "китергә иде" дип әйтә. Улым "ни күрсәм дә, үз илемдә күрәм" диде

—​ Безнең китәсебез килми, киленемнең китүе мәҗбүри булды. Безнең монда яшисебез килә. Хакыбыз бар шулай дип әйтергә. Мин Татарстанда, Русиядә 60 ел яшим. Мин монда салым түлим. Нигә мин китәргә тиеш? Китүчеләрнең башка чарасы калмады, монда төрмәдә черемәс өчен качалар. Безнең балаларыбызны, киленнәребезне: "Сезне төрмәгә утыртабыз, балаларыгызны балалар йортына бирәбез", дип куркыттылар. Шундый сүзләр булды. Минем малай: "Бер гаебем юк, мин беркая да китмим, курыкмыйм", диде. Күп кеше "Китергә иде" дип әйтә. Улым "Ни күрсәм дә, үз илемдә күрәм" дип җавап кайтарды.

Киткән гаиләләрдә балалар ятим үсә. Киткән җирдә дә эш юк. Бик авыр аларга. Аларның ни гаебе бар? Алар бит митингларга чыкмый, иң мөһиме – кешегә хәсрәт ясамый. Кеше үтерүчеләрне дә бу кадәр озакка утыртмыйлар. Махсус үтерим әле дип үтергән кешеләрне дә иреккә чыгаралар.

— Бу гаепләү белән вакытыннан алданрак чыгу каралганмы?

— Юк. Бер елны икегә санау да юк. "Террорчылар" белән "экстремистлар"га хөкемне берничек тә йомшартып булмый.

— Ун кешегә төрле-төрле хөкем карарлары бирелде. Кемгәдер күбрәк, кемгәдер әзрәк. Ничек бирәләр аларны?

— "Хизб ут-Тәхрир" чараларын "оештыручылар" һәм "катнашучылар" була. "Оештыручы"ларга кырысрак җәза бирелә.

— Кем "оештыручы" кем "катнашучы" икәнен ничек билгелиләр?

— Малайларны кулга алыр алдыннан Экстремизга каршы көрәшүчеләр (ЦПЭ) аларны озак кына күзәтә – кем кемгә бара, кем-кемнән чыга. Мөселманнар күбрәк фатирны арендага алып яши. Русланны үз фатирында яшәгәнгә "оештыручы" дип куйганнар. Кемгәдер 100 сум сәдакә биргән дип язылган җинаять эшендә. Интернеттагы язуларны күзәткәннәр. Сүриядә сугыш башлангач безнекеләр үзара "Анда нәрсәгә тыгылылар, үз илебездә хәл итәсе проблемнар күп" дип язган булганнар. "Андагы террорчылар белән элемтәдә торалар" дигәнне дә өстәп куйганнар. Футбол уйнаганнарын да теркәгәннәр, дәгъват ясарга җыелганнарын да язганнар. Шундый гаепләүләр тупланган. Араларыннан бер мөселманны инде өченче тапкыр хөкем иттеләр. "Шушы өч хөкем арасында бернинди террор гамәле булмады, "Мине ни өчен утыртасыз?" дип сорады ул.

Элегрәк Азатлык 11 елга хөкем ителгән Илназ Сафиуллин хатыны Лилия Сафиуллина белән сөйләшкән иде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG