Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иремне мөселманнар белән аралашкан өчен гаеплиләр"


Архив фотосы

Татарстанның Биектау районы Айваш авылыннан мөслимә Лилия Сафиуллина ире бер гаепсезгә ике елдан артык тикшерү изоляторында утыра дип саный. Район газетында техник мөдир булып эшләгән Илназ Сафиуллинга сигез елдан 24 елга кадәр төрмә яный.

7 декабрь көнне "Сәяси репрессияләргә каршы аналар" хәрәкәте вәкилләре Мәскәүдә җыен уздырды. Алар арасында Башкортстан һәм Татарстаннан "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче егетләрнең әниләре дә булды. Моңа кадәр Татарстан аналары Кырым яки Башкортстаннар кебек яклау чараларында катнашмады. Бу беренче тапкыр булды.

Биектау районы Айваш авылыннан Лилия Сафиуллина да Татарстанда гаепләнүче мөселманнарның якыннары оешкан төстә җәмәгатьчелек арасында эшчәнлек алып бармый дип саный. Ул ире – 32 яшьлек Илназ Сафиуллин 2017 елдан бирле Казанның тикшерү изоляторында бер гаепсезгә утыра дип саный. Азатлык аның белән әңгәмә корды

—​ Лилия ханым, ирегезне кайчан тоткарладылар?

Илназ Сафиуллин
Илназ Сафиуллин

— Безнең өйгә 2017 елның 14 мартында иртәнге алтыда Росгвардия, ФСБ, ЦПЭ (Экстремизмга каршы көрәш үзәге - ред.) вәкилләре килеп тентү уздырды. Көндезге сәгать 11гә кадәр тикшерделәр. Шуннан иремне алып киттеләр, шул дәвердән бирле ул Казанда тикшерү изоляторында утыра.

—​ Авылда сезнең өйдә генә тентү булдымы? Ник алар сезгә килгәннәр?

— Авылда бездә генә тентү булды. Әмма шул ук көнне Казанда тагын тугыз мөселманда тентүләр уздырып тоткарладылар. Хәзер алар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә ун кеше гаепләнә.

—​ Сездә нәрсәләр алдылар?

— Компьютерны, планшетны, телефонны алып киттеләр. Тирмизинең яшел төстәге хәдисләр китабын алдылар. Соңрак китапны, телефонны һәм планшетны кайтардылар, компьютерны кайтармадылар.

—​ Тыелган әйберләр таптылармы, ирегезне нәрсәгә нигезләп гаеплиләр?

— Мөселманнар белән аралашкан өчен гаеплиләр. Имеш "Хизб ут-Тәхрир"чылар диләр. Аларның сөйләшкәннәрен кемнәрдер тыңлап торган, аудиолары, шулай ук яшерен шаһитлар бар дип әйтелә. Яшерен шаһитлар дигәннәре нигездә ялган була инде.

—​ Яшерен шаһитларны кем икәнне беләсезме?

— Юк, белмим.

Гаепләнүче ун мөселман
Гаепләнүче ун мөселман

—​ Ялланган адвокатыгыз бармы?

— Башта иремнең әтиләре адвокат яллаган иде, әмма соңрак ул мәхкәмәдә катнаша алмыйм дип бу эштән баш тартты. Адвокатлар ярдәм итә алмый инде бу эштә. Шуңа хәзер үзебез яллаган адвокат юк, бары дәүләт адвокаты гына.

—​ Адвокат яклауны тиешле дәрәҗәдә алып барамы, сез канәгатьме?

— Юк инде...

—​ Тоткарланганчыга кадәр ирегез кем булып эшли иде?

—​ "Биектау хәбәрләре" газеты редакциясендә техник мөдир иде. Аңа 32 яшь. Безнең тугыз һәм алты яшьлек ике кызыбыз бар. Гаилә коруыбызга ун ел. Ул бик яхшы кеше, аны юкка гаеплиләр.

—​ Тикшерү изоляторына ябылганнан соң ирегез белән очрашуга барганыгыз булдымы?

— Әйе, хәзер очрашабыз, башта бер ел очрашырга рөхсәт итмәделәр.

—​ Еш кына куәт оешмалары үзләренә кирәк җавапны алу өчен гаепләнүчене туганнары белән очраштырмый дип әйтә адвокатлар. Ирегездән берәр нәрсә таләп иткәннәрме?

— Әйе, беренче елны басым булды. Башка мөселманнар турында ялган сөйләргә мәҗбүр итмәкче булганнар. Хәзер инде тыныч, ди.

—​ Басым дидегез. Нинди басым, җәзалаулар булганмы?

— Юк, психологик басым. Кайсыдыр мөселманга каршы сөйләсәң сиңа ташламалар булачак дип әйткәннәр.

—​ Ул кайсы тикшерү изоляторында утыра?

— Башта Казанның беренче изоляторында утырды, хәзер икенчедә утыра.

—​ Ирегез мәхкәмә каршына бастымы яки тикшерү дәвам итәме?

— Әйе, апрель азагында мәхкәмә утырышлары башланды. Алар ун кеше булу сәбәпле утырышлар озак бара. Барлыгы 63 том җыелган диелде. Мин авылда яшәгәч мәхкәмә утырышларына бик йөри алмыйм.

—​ "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрне 20шәр елга утырталар. Кырымда, Башкортстанда бу эш нигезендә гаепләнгән мөселманнарның туганнары бергә җыелып төрле хатлар яза, очрашулар уздыра, соңгы вакытта Мәскәүдә ялгыз пикетларга чыга. Татарстанда бу хәл ничек?

Кеше хокуклары вәкиле идарәсеннән килгән җавап
Кеше хокуклары вәкиле идарәсеннән килгән җавап

— Әйе, минем иремә дә сигез елдан 24 елгача төрмә яный. Алар бер гаепсезгә утыралар. Барысының да гаиләләре бар. Бер кардәшнең алты баласы, икенчесенең өч баласы бар. Ирем белән тоткарланган бер мөселманның әнисе Башкортстандагы мөселманнарның аналары кушылып Мәскәүгә каршылык чараларына барачагын әйткән иде. Әмма ниндидер оешкан төстә эш алып бару юк.

—​ Ни сәбәпле?

— Күбесе курка.

—​ Сезгә яки гаилә әгъзаларына басым булганы юкмы?

— Аллаһка шөкер, юк.

—​ Хокук яклаучыларга мөрәҗәгать иткәнегез булдымы?

— Иттек, "Мемориал"га, "Кеше хокуклары өчен" оешмасына яздык. Анда бу ун мөселманы сәяси тоткын дип тануларын әйттеләр. Казанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурскаяга да әтиләр хат язган иде, әмма безне канәгатьләндерерлек җавап алмадык. Без бу эшкә катнаша алмыйбыз дигәнрәк җавап килде.

—​ Сез үзегез кайда эшлисез?

— Ветеринар пунктта.

—​ Ирегезне тоткарлаудан соң якын-тирәдә яшәүчеләрнең сезгә карата мөнәсәбәте үзгәрмәдеме?

— Юк. Туганнар ярдәм итеп тора.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр (10)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG