Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улымны төрмәдә сындырмакчы булалар"


Айрат Шакиров
Айрат Шакиров

Вологда өлкәсенең Шексна бистәсендәге 12нче төзекләндерү колониясендә утырган Татарстан мөселманы Айрат Шакиров ачлык игълан иткән. Бу хакта Азатлыкка аның әнисе, шул ук вакытта Айратның адвокаты да булган Гөлнара Кәримова сөйләде.

Гөлнара Кәримова улының ачлык тотуын 13 ноябрь көнне Айрат янына колониягә баргач кына белгән. Шакиров ачлыкны инде 8 ноябрьдә үк тота башлавын әйткән. Ул вакытта да, хәзер дә Шакиров төрмәнең штраф изоляторында (ШИЗО) утыра. Ачлык тотуны төрмә шартларыннан канәгать булмау, үзен "сындырырга" теләүләре белән аңлаткан.

"Ул су гына эчеп тора. Ачлык тотуны 8 ноябрь көнне төштән соң башлаган. Төрмә хакимиятенә белгерттеңме, дип сорадым. Видеорегистраторга телдән әйткән, димәк төрмә идарәсе хәбәрдар булып чыга. Шуңа да карамастан, мин килгәнче, ягъни 8-13 ноябрь көннәрендә аның янына хәлен белергә бернинди медицина хезмәткәре кермәгән", ди Гөлнара ханым.

Ул улы янына адвокаты булу сәбәпле генә эләгә алган, югыйсә ачлык турында җәмәгатьчелек белмәс иде.

"Айратның мин булганда хәле юк иде. Ул хәтта көчен бетермәү өчен ятактагы матрасны да күтәрмим, ә одеял белән куртканы җәям дә шунда гына йоклыйм дип әйтте. Адвокаты буларак мин аның белән күзгә-күз күрешеп сөйләшергә тиеш идем. Моңа хокукым бар. Әмма төрмә идарәсе моны искә алмады. Без тоткыннар туганнары белән очраша торган бүлмәдә күрештек. Пыяла аркылы телефоннан сөйләштек. Өченче затлар безнең сөйләшүне ишетә иде, ягъни адвокат үзенең яклаучысы белән күрешә алмады. Бу хакта колониянең тәрбия эшләре җитәкчесе урынбасарына җиткердем. Мин тулы күләмле ярдәм күрсәтә алмыйм дип зарландым", ди Гөлнара Кәримова.

Аның әйтүенчә, төрмә хакимияте Айратны "кызыл"лар рәтенә кертмәкче була, әмма ул аннан баш тарта. "Кызыл ул төрмәдәге сатлыклар дигәнне аңлата. Ул үзе дә әйтә: "мине монда сындырмакчы булалар", ди.

Ул һәрвакыт төрмә җитәкчелеге тарафыннан үзенә карата ниндидер дәгъвалар табылуына зарлана. Шуннан ШИЗОга ябалар. Анда үзенең ашамлыкларын ашый алмый. Туганнары белән күрешүләр, посылкалар кабул итү дә тыелган.

Кәримова колониядә өч көн булган һәм улы белән 13, 14, 15 ноябрь көннәрендә очрашкан. Шул ук вакытта ул төрмә җитәкчелеге белән дә күрешеп сөйләшергә теләгән, чөнки аның сүзләренчә, ул Айратның нинди тәртип бозулары булуы һәм ни сәбәпле аның ШИЗОга һәм ЕПКТ (аерым төрмә бүлмәсе) утыртылуын белми.

"Кулга тәртип бозу турындагы карарларны бирмиләр. Бернинди рәсми кәгазьләр дә юк. Айрат язмача сорый, әмма җавап ала алмый. Бар яктан да хокуксызлар. Шуңа ни өчен аны хәзер ШИЗОга япканнарын белмим.

Рамазан аенда төнлә ашаган өчен ЕПКТга япканнар

Моңа кадәр Рамазан аенда төнлә ашаган өчен Огненный утравында урнашкан төрмәгә япканнар иде. Гәрчә ул мөселман буларак ураза тотуын һәм төнлә генә ашый алуын әйткән булган. Әмма анда гариза язасы икән. Ә ул аны кайдан белсен? Шуңа аны ЕПКТга япканнар. Әлеге карарны мин бүгенгәчә кулга төшерә алмыйм. Аны колониягә баргач та сорадым, әмма бирмәделәр. Җитәкче аны имзалаган. Әмма махсус бүлек җитәкчесе шәхси документларны үзеннән башка беркемгә дә бирмәскә кушкан.

Огненный утравына күчергәч Коръәнне тартып алганнар, гәрчә китапта ИК-12 хезмәте тарафыннан тикшерү узган дигән мөһер сугылган булган. Шуңа да карамастан аңа аны озак кына бирмәделәр. Улым белән электрон хат алышу вакытында "мин хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итәчәкмен" дип яздым. Бу хәлнең канунсыз булуын әйттем. Шуннан соң аңа Коръәнне кайтарганнар. Хатлар бит цензура уза. Җитәкчеләр хатны күргәннәр дә инде кайтарганнар, чөнки бу да хокук бозу булып тора.

Тикшергәндә чишендереп техник җиһазлар белән карыйлар.

Аннары Айрат мөселман буларак көн дә намаз укый. Намаз укыр алдыннан тәһарәт алырга кирәк. Кайнар су юк. Икенчедән, мөселман буларак аңа кендектән төзгә кадәр шәрә калу тыела. Ә аларны тикшергәндә чишендереп техник җиһазлар белән карыйлар. Бу тикшерүдә бит берничә кеше катнаша. Бер кеше генә булса бер хәл. Әле барысын да видеога төшерәләр. Канунда "кеше абруен төшерү ярамый" дип язылган бит.

Баргач колония җитәкчелеге минем белән очрашудан баш тартты. Гәрчә мин ачлык тотучыга карата ни өчен бернинди дә чаралар күрелмәвен белешергә теләгән идем.

Төрмә җитәкчесе дүшәмбе көнне генә кабул итә, әмма мин Татарстаннан мең ярым чакрым юл узып килдем. 14 ноябрь мин төрмә җитәкчесенә кабул итүне сорап мөрәҗәгать иттем. Җитәкче һәм урынбасары кайдадыр читтә иде. Шуңа тәрбия эшләре урынбасары белән сөйләштем. Юра исемле. Башка мәгълүмат юк. Хәлне аңлаттым. Ул барысын да җитәкчесенә җиткерергә тиеш иде. 15 ноябрьдә иртән җитәкче янына бардым, кабул итү бүлмәсендә "аның вакыты юк" дип әйттеләр. Ул мине кабул итмәде. Шулай кайтып киттем", ди Кәримова.

Ул 26 ноябрь көнне Айрат янына кабат барырга җыена. Ачлык тоту турындагы мәгълүматны хокук яклаучыларга, журналистларга җиткергән. Әлеге язма әзерләнгәндә Гөлнара Кәримова Айраттан ачлыкны туктатуы турында мәгълүмат килүен әйтте. Әмма ул үзе моңа шикләнеп карый.

Азатлык радиосы Айрат Шакировка бәйле сорауларны төрмә җитәкчесенә юллады. Җаваплар килгәч, алар белән таныштырырбыз.

Гөлнара Кәримова сүзләренчә, Айрат утырган колониядә мөселманнар шактый күп. "Төрмә җитәкчелеге ислам динен кабул иткән урысларга аеруча да рәхимсез дип әйтте Айрат", ди ул.

Айрат Шакиров ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасына бәйле булуда гаепләнеп 2015 елда Казанда тоткарлана һәм тикшерү изоляторына ябыла. 2017 елда Самардагы Идел бүлгесе хәрби мәхкәмәсе Русия Җинаять кодексының 205.5нче маддәсенең беренче өлеше (Русиядә террорчы дип тыелган оешма эшчәнлеген оештыру) нигезендә аны 18 ел төрмәгә хөкем итә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG