Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Үзбәкстан алымы: мөселманнарга гомерлек төрмә


Ринат Галиуллин (у)

Русиядә хөкем ителгән мөселманнарга иреккә чыгар вакытлары җиткәч яңа җинаять эше ачып, кабат утыртып кую гадәткә керә башлады. Белгеч сүзләренчә, элек Үзбәкстанда кулланылган алым Русиядә киң кулланыш ала.

Чиләбедән Ринат Галиуллин биш ел колониядә утырганнан соң, 2017 елның җәендә иреккә чыгарга тиеш була. Вакыты тулып Сарытау өлкәсендәге Балашов шәһәрендәге 3нче санлы дәвалау-төзәтү оешмасыннан (ЛИУ-3) чыкканда аны ишек төбендә ФСБ хезмәткәрләре тотып сак астына ала.

Галиуллинның хатыны Эльвира Халикова Азатлыкка әйтүенчә, ире азат ителергә тиешле көнне ул кызы белән аны каршы алырга дип Сарытауга килә, әмма бергә кайтып китәргә насыйп булмый.

Эльвира Халикова (у) кайнанасы белән
Эльвира Халикова (у) кайнанасы белән

"Без аны көтеп торганда ук нидер буласын сиздем, чөнки кечкенә автобус янында ир кешеләр җыелып нидер көтә иде. Шуннан минем документларымны сорадылар. Аннары бинага керергә куштылар. Анда да документларны сорадылар. Шуннан колония җирлегеннән китүне таләп иттеләр. Хәтта безне "озатып та куйдылар". Моны алар махсус чара әзерләнүе белән аңлаттылар.

Без урамда көтеп торганда колония җирлегендә мин күргән кечкенә автобус чыгып китте. Шуннан тикшерүче миңа шалтыратып Ринатка яңа җинаять эше ачылуын әйтте һәм аның белән биш минут күрешү өчен Тикшерү изоляторына (бәлкем изолятор да булмагандыр, бер адрес бирде - Э.Х.) чакырды. Без шунда киттек, Ринат белән сөйләшеп алдык. Анда безне камап алып камерага төшерергә тотындылар", ди Халикова.

Аның сүзләренчә, ирен кабат утыртуга җирлекне инде бер ел элек, ягъни 2016 елда ук әзерли башлаганнар.

Кеше иреккә чыгам дип өметләнеп яши, ә аны кабат утыртып куялар

"Чөнки беренче шаһитның аңлатмасы 2016 елга карый. Шул ук елны җинаять эше ачмаганнар бит, ә нәкъ аның утырып чыкканын көтеп торганнар. Бу инде кешегә психологик басым ясар өчен эшләнгән. Кеше иреккә чыгам дип өметләнеп көтә, шатланып яши, ә аны кабат утыртып куялар.

Җинаять эше чыгарга ике көн калгач ачылган. Анда элекке мәхкәмәгә әзерләнгәндә кәгазьгә язган сүзләрне тапканнар. Ул соңгы сүзгә әзерләнгәндә шул кәгазьдә "Хизб ут-Тәхрир"не анализлап язган булган. Шул дәфтәр кәгазенең бер өлеше сакланган. Шуны табып алганнар да, ул җинаять эше ачуга төп дәлил булды. Моңа ике шаһитның ялган аңлатмалары өстәлде. Имеш Ринат төрмәдә утырганда хакимиятне алып атуга өндәгән икән. Ирем моның ялган икәнен дәлилли алмаган, чөнки адвокат ялларга да, мәхкәмәләргә барып йөрергә дә мөмкинлегебез булмады. Шул сәбәпле яклаучы һәм күзәтүче булмаудан файдаланып мәхкәмәдән кәмит ясаганнар. Хөкемдарлар көлә-көлә дәүләт адвокатының барлык сораганнарын кире кагып барганнар. Ачыктан-ачык, яшермичә уен уйнаганнар.

Аңа каршы аңлатма бирүче тоткыннар колония идарәсе белән хемәттәшлек итүче кешеләр. Аларга моның өчен йә иртәрәк чыгу мөмкинлеге, ә башка өстенлекләр бирелә. Шуңа минем ирем бу кадәр үзенә каршы каралтуны күргәнем юк иде әле дип әйтте. Моңа бик хурланды", ди Эльвира Халикова.

Ринат Галиуллин эшен тикшерү бер ел тирәсе барган. Нәтиҗәдә ул сигез ел кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителгән. Иренең алдагы җинаять эше каралганда Эльвираның адвокат белән бергә аны яклау эшендә катнашу хокукы булган. Шул вакытта бөтен мәхкәмә эшләрен интернетта җәмәгатьчелеккә җиткереп барган.

"Шуның өчен миңа ФСБ тарафыннан бик каты басым булды. Алар өйдә тентү уздырды, поезддан төшереп документларны тикшерде. Кибет тота идек, бина хуҗасына басым булу сәбәпле, ул безгә чыгып китәргә кушты. Бөтен яклап басым барды", ди ул.

Шуңа Галиуллинның гаиләсе инде гаделлек урнаштыруга кул селтәгән. Эльвира әйтүенчә, Ринат төрмәдә утырганда аның әтисе вафат булган.

"Ул төрмәдән чыккач ук беренче эш итеп аның каберлегенә бармакчы иде. Хәзер инде әнисенең йөрәгенә операция булды. Әнисе дә улын бик көтә. Ул чыкканчы яшәсәм ярар иде дип өметләнә", ди ул.

ФСБ белән хезмәттәшлек итмәгәннәрне кабат төрмә көтә

Төрмәдән чыгарып та тормыйча яңа эш ачу Галиуллиннан тыш, 43 яшьлек милләте белән таҗик Зикруллохон Рахмонхуҗаевка да кулланыла. "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә җиде елга якын төрмәдә утырган Рахмонхуҗаевны Мәскәү бүлгесе хәрби мәхкәмәсе 2018 елның декабрендә тагын 14 ел ярымга хөкем итте. Аны колониядә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләделәр.

Икенче гаепләү чыгарылганчы Зикруллохон Вологда өлкәсендә Шексна бистәсендәге 17нче колониядә утыра. "Грани.ру" язуынча, аңа каршы аңлатмаларны исламга бернинди катнашы булмаган, әмма төрмә идарәсе белән җылы мөнәсәбәттә торган урыс милләтеннән булган тоткын биргән. Аның сүзләренчә, Рахмонхуҗаев аны җиһадка китергә үгетләгән һәм Вологда өлкәсенең барлык җирлеген сусаклагычында батырырга җыенуы турында әйткән. Шул гаепләү нигезендә тикшерү эше башланган. Ул бер ел дәвам иткән.

"Мөселманнар зинданнарда вакытларын Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе һәм ФСБ кураторлары сораулары һәм төпченуләренә җавап биреп уздырырга мәҗбүр", дигән Рахмонхуҗаев хокук яклаучы Бахром Хамроевка. Хамроев "Грани.ру"га әйтүенчә, ФСБ тоткыннарга хезмәттәшлек итүне тәкъдим итә, ә тоткын баш тарткан очракта аңа яңа эш ачыла.

Узган ел Киров өлкәсендә ике тоткынны террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Төбәкнең тикшерү идарәсе белдерүенчә, әлеге ир кешеләр (исемнәре әйтелми – ред.) ял бүлмәсендә телевизордан яңалыклар караганда террорчыларның гамәлләрен хуплаган.

Адвокат Тимофей Широков белдерүенчә, ФСБның мондый җинаятьләрне ачуга үз статистикасы бар. Алар колония идарәсенә, полиция вәкилләренә инде ачылган җинаять эшләрен табарга йөкләмә бирә.

"Бу аларның икесенә дә файдалы: ачылган җинаятьләр лагерьдагы куәт оешмасы вәкилләренә дә, ФСБ вәкилләренә дә зур отыш. Мондый кешене табу өчен ике ысул кулланыла. Йә кешене үзләренә кирәгенчә кулланып "сөйләштерәләр", ягъни провокацион сөйләшүгә тарталар яки инде нәрсәдер ташлыйлар.

Шаһитларны буйсындыру өчен йә өркетәләр, йә ниндидер өстенлекләр вәгъдә итәләр

Провокацион сөйләшүне яшертен яздырырга да мөмкиннәр. Кайвакыт яздырып та тормыйча шаһитлар биргән аңлатмаларны гына кулланалар. Шаһитларны буйсындыру өчен йә өркетәләр, йә ниндидер өстенлекләр вәгъдә итәләр. Тоткынга тыелган оешма роликлары булган мобил телефон ташларга да мөмкиннәр. Кеше никадәр генә телефон аныкы түгеллеген әйтсә дә, шаһитлар арасында киресен сөйләүче табыла.

Бу җинаять эшләрен нигездә элек шушы маддәләр нигезендә хөкем ителгәннәргә карата ачалар. Актив мөселманнарны сайлыйлар да шуларга кулланып, тагын утыртып куялар. Үз вакытында мондый алым Үзбәкстанда кулланылган. 2000нче елларда даими шулай эшләгәннәр. Тоткынга иреккә чыгар алдыннан тагын ниндидер "җинаять кылдыртып" шул маддә нигезендә утыртып куйганнар. Хәзер бу алым Русиягә дә кертелде”, ди Широков.

Бу көннәрдә төрмәдән иреккә чыккан активист Данис Сәфәргали Азатлыкка әйтүенчә, ул утырган колонияләрдә мөселманнар шактый күп.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG