Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүрт кешегә — 44 ел


Мәхкәмә барышы
Мәхкәмә барышы

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче Бакчасарай кырымтатарларына хөкем чыгарылды.

24 декабрь Дондагы Ростовта урнашкан Төньяк Кавказ хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән Бакчасарай дүртлеге дип аталган кырымтатарлар Зеври Абсеитов, Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров һәм Энвер Мамутовны гаепле дип тапты һәм хөкем чыгарды.

Зеври Абсеитов, Ремзи Меметов һәм Энвер Мамутов 9 ел кырыс шартлы колониягә, "Хизб ут-Тәхрир"не оештыручы дип гаепләнгән Рустем Абильтаров 17 елга хөкем ителде.

Мәхкәмәдә соңгы сүзләрен әйткәндә алар бу гаепләү асылында сәясәт ята дип әйтте. Зеври Абсеитов бары тик мөселман динен тоткан һәм өйдә утырып дини мәсьәләләр хакында сөйләшкән өчен аңа "террорчы" тамгасын тагуларын сөйләде. Меметов 2014 елдан башлап Кырымда куәт оешмалары тарафыннан мөселманнарны кулга алуларны репрессия дип атады.

Ремзи Меметовның улы "Кырым теләктәшлеге" оешмасы активисты Дилявер Меметов Facebookта урнаштырган видеоязмасында: "Минем әти – террорчы түгел, барлык гаепләүләр ялган шаһитлар сүзләренә нигезләнә. Башка тоткарланганнарның да террорчылыкка бернинди катнашлары юк. Мөселманнар – террочы түгел. 1944 елда Кырымнан сөрген итеп безнең халыкка сатлыкҗан тамгасын тактылар, ләкин безнең халык моны танымады. Бүген безгә террорчылар тамгасын тагалар, ләкин халкыбыз моны бүген дә танымас. Аек башлы кеше өчен барысы да билгеле", диде.

23 декабрь "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрнең барысына да теләктәшлек белдереп Кырым буйлап догалар кылынды, 24 декабрь флешмоблар оештырылды.

21 декабрь БМОда узган Гомум мәҗлес утырышында Кырымда кеше хокуклары бозылу, кыйнаулар, эзерләкләүләр хакында резолюция кабул ителде. Резолюциядә хөкем ителгән Владимир Балух, Олег Сенцов белән бергә Дондагы Ростовда сак астында тотылган кырымтатар Эмир-Усеин Кукуның исеме дә атала.

Кырымтатарларны яклаган адвокат Эмиль Курбединов Азатлыкка әйтүенчә, Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 29 кеше гапеләнүче исәпләнә.

2014 елны Русия Кырымны басып алудан соң кырымтатарларның хәбәрсез югалулары, тоткарлаулар, эзерләкләүләр турында даими хәбәрләр килеп тора.

XS
SM
MD
LG