Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кулга алынган мөселманнарны яклап Бакчасарайда дога кылу чарасы узачак


Али Асанов өе янында дога кылу чарасы
Али Асанов өе янында дога кылу чарасы

Рамазан ае башланганнан бирле дога кылу чарасы Кырымда даими узып килә. Бу юлы әлеге чара кулга алынган мөселманнарны яклап үтәчәк.

Бу шимбә һәм якшәмбе көнне террорчылык һәм Русиядә экстремистик саналган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле булуда шикләнелеп кулга алынган мөселманнарның Бакчасарайдагы өйләре янында дога кылу чарасын уздыру планлаштырыла. Бу хакта «Кырым сәяси тоткыннары» төркеме хәбәр итә.

2 июльдә кич белән догы кылулар Энвер Мамутов, 3 июльдә Ремзи Мамутов өе янында узачак.

"Изге Рамазан аенда үз кардәшләребезне яклап Аллаһка дога кылыйк. Догадан соң барыгызны да 6нчы микрорайондагы мәчеткә ифтарга чакырабыз", диелә хәбәрдә.

Мондый дога кылу чаралары Рамазан ае башланганнан бирле даими уза.

12 май көнне Бакчасарайда Русия көч структуралары мөселманнарның өйләрендә һәм җирле кафеда тентү оештырды һәм берничә кешене тоткарлады. Энвер Мамутов, Ремзи Мамутов, Зеври Абсеитов, Рөстәм Абильтаров әле дә сак астында кала.

Кырым прокуратусы кулга алынганнар "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләре дип бара.

XS
SM
MD
LG