Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәхкәмәсе украин активистын 3 ел 7 ай колониягә хөкем итте


Владимир Балух
Владимир Балух

Үз йорты түбәсенә украин байрагы урнаштырган активист Владимир Балух корал саклауда гаепләнеп 3 ел 7 ай колониягә һәм акчалата җәзага хөкем ителде.

16 гыйнвар Кырымның Акшейх (Раздольное) районындагы Мәскәү тарафлы мәхкәмәсе украин активисты Владимир Балухны корал саклауда гаепләп, 3 ел 7 ай колония һәм 10 мең сум акчалата җәза хөкеме чыгарды. Хөкем игълан ителгән соң Балух сак астына алынды.

Прокурор Балухны 5 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм итүне тәләп иткән иде.

Владимир Балух 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң үз йорты түбәсенә украин байрагын урнаштырып, йортында "Небесная сотня" урамы дигән язу урнаштырган соң, полиция тарафыннан басымга дучар ителгән иде. Карашын үзгәртергә теләмәгән Балухның өендә тентүләр үткәрелеп, йортта патроннар табылган дигән хәбәрләр таралган иде. Балух үзе һәм аңа теләктәшлек белдерүчеләр моны Украина яклы карашлар өчен эзәрлекләү дип саныйлар. Балухны гаепләү өчен патроннарны аның йортына махсус куйганнар ди алар.

XS
SM
MD
LG