Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайның дүрт кырымтатарын мәхкәмә тагын сак астында калдырды


Мәхкәмә утырышы, 10 гыйнвар 2017
Мәхкәмә утырышы, 10 гыйнвар 2017

10 декабрь Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе Бакчасарайда май аенда кулга алынган Зеври Абсеитов, Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров, Энвер Мамутовны тагын өч айга - 12 апрельгә хәтле сак астында калдыру карарын чыгарды. Русиянең ФСБсы аларны Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда гаепли.

“Мәхкәмәнең зур залы әзерләнмәгән, килгән кешеләр мәхкәмә узган бүлмәгә сыймый, гаепләнүчеләр чыбыклы читлектә утыралар. Бу - кешенең намусын түбәсентү шартлары. Энвер Мамутов һәм Ремзи Меметов мәхкәмәгә китерелмәгән - бу аларның хокукларын бозу. Мөселманнарны, Кырымның асаба халкы булган кырымтатар халкы вәкилләрен сак астында калдыру мәхкәмәсе шулай уза”, дип хәбәр итте адвокат Эмиль Курбединов.

Мәхкәмәдә булган Ремзи Меметовның улы Дилявер Меметов Азатлыкка хәбәр итүенчә, атасы һәм Энвер Мамутов Акмәчет хастаханәсендә 29 декабрьдән мәҗбүри психиатрик тикшерү узалар.

“Аларны мәхкәмәгә китермәделәр, тик Зеври Абсеитов һәм Ремзи Абильтаров мәхкәмәгә китерелде. Мәхкәмәгә килгән 50гә якын кырымтатар катнашмасын дип утырыш бинаның иң кечкенә, 10 кеше сыярлык бүлмәсендә узды. Анда тик туганнарын, әти-әниләрне керттеләр. Сак астында калдыру мөддәтен озайту мөрәҗәгате белән тикшерүче чыккан, мәхкәмәне алып барган хаким В.Можелянский бу мөрәҗәгатьне раслады, адвокатларның моңа риза булмауларын, сәбәпләрен дәлилләгез дигән таләпләрен искә алмады”, диде Дилявер.

Үткән елның 12 маенда бу Бакчасарай кырымтатарларның йортларында һәм җирле кафеда куәт органнары тентүләр үткәргән иде.

Русиядә Хизб ут-Тәхрир оешмасы 2003 елдан тыелган. Кырым Украинада булганда Кырым мөселманнарын бу оешмада катнашуда гаепләү булмады һәм мондый оешманың Кырымда рәсми теркәлгәне хакында мәгълүмат та булмады.

Кулга алынган Кырым мөселманнары аларга тагылган гаепләүләрне танымауларын белдерәләр. Төрле чыганакларга күрә, Хизб ут-Тәхриргә кагылышы булуда шикләнелгән Кырымдагы 19-23 кеше сак астына алынган. Соңгы вакытта кулга алынганнар өстеннән мәҗбүри психиатрик тикшерүләр үткәрү гамәлләре гадәткә керде. Беренче мондый тикшерү август аенда Русиядә тыелган Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеров өстеннән уздырылган иде.

XS
SM
MD
LG