Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөргеннең 72 еллыгы алдыннан Кырымда кырымтатарларны өркетү башланды


Бакчасарайда тентүләр. 12 май 2016
Бакчасарайда тентүләр. 12 май 2016

12 май иртәсендә Бакчасарайда берьюлы биш кырымтатар йортында тентүләр башланды. Кырымтатарлар бу тентүләрне 18 май Матәм көне алдыннан куркыту гамәлләре дип атый.

12 май тентү барган урыннарның берсе - Бакчасарайдагы "Салачык-Каравансарай" кафесы. Бу кафеда күбрәк мөселман динен тотучылар җыелганы билгеле. Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев соңгы тентүләрне 18 май Матәм көне алдыннан кырымтатарларны куркыту гамәлләре дип атады.

11 май Русия омбудсмены Татьяна Москалькова белән очрашуда Мәҗлес әгъзалары белән бергә катнашкан Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров: "Очрашуда нәкъ менә шушындый тентүләр, кырымтатарларның хокуклары канунсыз рәвәштә даими бозылуы, Мәҗлеснең канунсыз рәвәштә тыелуы, азатлыктан мәхрүм ителгән кырымтатарлар хакында сөйләштек", диде. Москалькова СИЗОда утырган кырымтатарлар белән очрашачагын, Кырымда вазгыятьне өйрәнәчәген ышандырган булган.

Шушы очрашуда катнашу өчен Кырым дәүләт шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов, Мәскәү куйган Кырым хакимиятенең вице-премьеры Руслан Бальбек, Госкомнац рәисе Заур Смирнов та килгәннәр, ләкин Мәҗлес әгъзалары алар катнашында очрашуда катнашмаячакларын алдан кисәткән булганнар. Москалькова Мәҗлес вәкилләре белән аерым очрашкан.

Шул очрашудан соң, 12 майда иртән Бакчасарайда тентүләр башлаган. Кырымга бер яктан Русиянең омбудсмены килә, икенче яктан - коралланган төркемнәр тентүләр, тоткарлауларны көн саен диярлек дәвам итәләр. Бакчасарайдагы тентүләргә Москалькованың реакциясе булырмы-юкмы, билгесез.

Бакчасарайда инде дүрт кеше тоткарланганы хәбәр ителде Фейсбукта. Мәскәү куйган Кырым прокуроры Наталья Поклонская сүзләренчә, тоткарланганнарның өчесе "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" террорчыл оешмасында катнашуда, тагын берсе "террор гамәлләрен оештыруда" гаепләнә икән. Тоткарланганнарның барысы да кырымтатарлар. Гомумән, 2014 елда Кырым аннексияләнгәннән соң кырымтатарлар төрле "гөнаһларда" шикләнелеп кулга алына башлады. Кораллы, битлекле кешеләрнең автобусларда килеп йортларны тентүе соңгы ике елда инде гадәткә әйләнде.

7 май Кизләүдә (Евпатория) полиция 25ләп кырымтатарын тоткарлап бармак эзләрен алды. 6 май Молодежное бистәсендә 150 кырымтатар тоткарланган иде. Кырым мөфтияте исә мөселманнарга паспортларын яннарында тотырга киңәш иткән иде. Мәсьәләнең паспортта булмаганын мөфтияттәгеләр аңлый микән?

XS
SM
MD
LG