Accessibility links

9 май алдыннан кырымтатарларны тоткарлаулар киңрәк җәелә


Молодежноеда полиция кырымтатарларны тоткарлый
Молодежноеда полиция кырымтатарларны тоткарлый

Акмәчәт янындагы Молодежное бистәсендә җомга намазыннан соң мәчеттән чыккан 150ләп кырымтатарны тоткарлап Акмәчеттәге полиция бүлегенә алып киткәннәр.

6 майда Акмәчәт янындагы Молодежное бистәсендә укмашып яшәгән кырымтатларны кораллы һәм битләкләр кигән 50ләп кешелек төркем тоткарлый башлаган. Җомга намазыннан соң мәчеттән чыккан 150ләп кырымтатарны тоткарлап Акмәчеттәге полиция бүлегенә алып киттеләр, диде Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров.

Тоткарланганнарны мәчәт янына китерелгән автобуска утыртканнар, аннары кайберләрен, полициягә үзләре килү шарты белән, җибәргәннәр.

Абдурешит Джеппаров белдерүенчә, тоткарлау өчен бер сәбәп тә күрсәтелмәгән. “Ни өчен бер сәбәпсез кешеләрне тоткарлыйсыз?”, дигән сорауны “Бу сезгә Украина түгел”, дип җавапланганнар.

Абдурешит Джаппаров
Абдурешит Джаппаров

Полиция тоткарланганнарның паспортларын тикшерергә булган. Имеш мәчеттә Үзәк Азия илләреннән чит кешеләр булуы ихтималы бар икән.

Молодежноеда яшәгән кырымтатарларның бер өлеше даими намаз кылучылар булганын белдерде шул бистәдә яшәүче, исемен әйтергә теләмәгән кырымтатар кешесе.

1991 елда, ГКЧП заманында август аенда бу бистәгә үз ихтыяры белән Казаннан килгән студентлар төркеме бу мәчетне төзи башлаган иде. Ләкин ГКЧП башланган көннәрдә бу мәчетне хакимиятләр бульдозер китереп, җимереп, ташларны машинага төяп өч чакрым ераклыкка алып китеп бушатканнар иде. Бу ташларны монда инде урнашып яшәргә ниятләгән кырымтатарлар белән бергә Казан студентлары янә җыеп җәяү мәчәт төзелешенә кире кайтарганнар иде. Шулай итеп монда мәчәт торгызылган иде ул заманда.

Хәзер менә шул мәчеттә полиция тикшерү уздырган. Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров белдерүенчә, мондый тикшерүләр Кырымның башка мәчетләрендә дә булуы мөмкин икән. Моны ул башбаштаклык, Русиянең чынбарлыгы дип атады.

XS
SM
MD
LG