Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес тыелды: кырымтатарларны нәрсә көтә?


Акмәчеттә Мәҗлес бинасында беренче тентүләр 2014 елның сентябрендә булды
Акмәчеттә Мәҗлес бинасында беренче тентүләр 2014 елның сентябрендә булды

26 апрель Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремистик оешма дип таныды, Кырымда һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю карарын чыгарды. Казаннан реакция булмады.

Мәхкәмә карарына кадәр үк 18 апрель көнне Русия билгеләгән Кырым прокуроры Наталья Поклонская карары белән Русия юстиция министрлыгы Кырымтатар мәҗлесен “экстремистик эшчәнлек алып баручы” тыелган дини һәм иҗтимагый оешмалар исемлегенә кертте.

Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл мәхкәмәнең кичәге карарына гаҗәпләнмәде.

Нариман Җәләл
Нариман Җәләл

“Кырымда булып яткан хәлләргә гаҗәпләнмим. Безне якларга дип килгән гади кешеләр, бәлки, башка төрле карарга өмет иткәндер. Миңа калса, башка төрле карар була алмас иде. Мәхкәмә безгә каршы гаепләүләрне кайдан җыярга белмәде. Дәлилләр арасында Мостафа Җәмилев, Ленур Ислямов сүзләре, чыгышлары, комментарийлары китерелде. Без бу ике кешенең Мәҗлескә катнашы булмауларын аңлатырга тырыштык, алар Мәҗлес әгъзалары түгел. Гаепләү ягы буталып бетте – Мәҗлес “вәкилләре”, Мәҗлес “тарафдарлары” дигән сүзләр кулланылды, ничә кеше икәне билгесез кебек. Ул кешеләр билгеле – Мәҗлестә 33 кеше. Әмма прокуратура җирле үзидарәләрдәге вәкилләрне дә гаепләргә тырыша, ә аларның саны 2 меңнән артык. Аларга ышансаң, Мәҗлескә нинди дә булса теләктәшлек белдергән яки ул кешеләр белән аралашкан һәркемне гаепләп булыр иде”, диде Нариман Җәләл.

Мәҗлес вәкилләре мәхкәмә карарының төп өлешен кулларына алмаган. Документны аларга 29 апрель бирәчәкләрен әйткәннәр. Нариман Җәләл сүзләренә караганда, карарны алгач та алар Кырым Югары мәхкәмәсе карарын аппеляциягә бирәчәк, кире кагылган очракта Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә барып җитәчәк.

Украина һәм Европа Берлеге Русия аннексиясен танымаган кебек, аның Кырымдагы Югары мәхкәмәсе карарын да танымаулары турында белдерүләр ясады. Европа Берлеге Кырымтатар Милли Мәҗлесен тыюны кырымтатар халкына һөҗүм һәм Русия тарафыннан басып алынган Кырымда кеше хокуклары белән хәлнең тагын да катлауланачагына дәлил булып тора дип атады. АКШ Мәҗлесне тыю карарына борчылу белдерде.

Киевтагы Ватандашлар иреге үзәге җитәкчесе, хокук яклаучы Олександра Матвийчук Мәҗлес тыелганнан соң кырымтатарларга каршы басымның тагын да артачагын фаразлый.

“Кырымтатар әләмен, тамганы тыярга мөмкиннәр. Мәҗлесне мәгълүмат чараларында телгә алу да җинаятькә тиңләштерелергә мөмкин. Аның турында сөйләгәндә “Русиядә тыелган экстремистик оешма” дип өстәрләр. Әмма иң куркынычы - Кырымда репрессияләрнең яңа дулкыны башланырга мөмкин. Мәҗлес белән хезмәттәшлек итүдә һәр кырымтатарны гаепләп була. Мәҗлес аларның эшләрен, тормышын оештыра иде моңарчы. Дәлилләр дә кирәк булмаячак. Гаепләр өчен исемен әйтмәгән берәр кешенең “сатып” җибәрүе җитәчәк”, диде хокук яклаучы.

Ике ел элек Мәҗлес белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган, Мәҗлес вәкилләрен Казанда кабул иткән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан Мәҗлес тыелу карарына реакция булмады.

XS
SM
MD
LG