Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:59

Җәмилев: "Мәҗлесне тыю – кырымтатарларны "экстремист" дип атауга тиң булачак"


Рефат Чубаров, Мостафа Җәмилев Истанбулда Төркия премьер-министры Әхмәт Даутоглу белән очрашты

Рефат Чубаров, Мостафа Җәмилев Истанбулда Төркия премьер-министры Әхмәт Даутоглу белән очрашты

Акмәчеттә Мәҗлес мәхкәмәсе 25 апрель дәвам итәчәк. Төркия президенты Ислам хезмәттәшлек оешмасы саммитында катнашучыларны кырымтатарларны яклаусыз калдырмаска чакырды.

Җомга көнне Кырым Югары мәхкәмәсендә Кырымтатар Мәҗлесен экстремистик дип игълан итү һәм аны тыю турында утырыш булды. Мәҗлес вәкилләренә үзләрен яклап чыгыш ясарга мөмкинлек бирелмәде. Чираттагы утырыш 25 апрельгә билгеләнде. Аңарчы белгечләр Мәҗлес белдерүләренә лингивстик анализ ясап, аларда экстремизмга чакыру булу-булмавы турында нәтиҗә ясарга тиеш. Бу атнада Русия билгеләгән Кырым прокуроры Наталья Поклонская Мәҗлес эшен туктату турында карар кабул иткән иде.

Кырымның үзендә Мәҗлес мәхкәмәдә тикшерелгәндә, халыкара сәхнәдә кырымтатарларның хәленә игътибарны арттыру тырышлыклары дәвам итә. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров һәм Мостафа Җәмилев 14-15 апрель Истанбулда Ислам хезмәттәшлек оешмасының 13нче саммитында катнашты. Җыенны ачу тантанасында Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, мөселман халыкларының проблемалары турында сөйләп, ислам дөньясын кырымтатарларны игътибарсыз калдырмаска чакырды.

“Мөселман халыклар Ислам оешмасы яклавына мохтаҗ. Кырым оккупациясенә дәшми калу мөмкинме? Кырымда мөселманнар үз җирләрендә ят халык булып яши”, диде Эрдоган.

Мостафа Җәмилев Истанбулдан Азатлыкка телефон аша Мәҗлеснең иҗтимагый оешма булмавын, аны экстремист дип атауның бөтен халыкны "экстремист" дип атауга тиң булачагын сөйләде.

"Кырымтатар Мәҗлесе - иҗтимагый оешма түгел, фикердәшләр клубы да түгел. Мәҗлес ул - ачык һәм демократик тавыш бирү юлы белән сайланган 248 Корылтай делегаты, Корылтай сайлаган 33 Мәҗлес әгъзасы. Кырымда 230лап җирле мәҗлесләр бар, аларда ике меңнән артык кеше эшли. Халык үз проблемаларын хәл итүне бу идарәгә тапшырды. Хөкем эшен башлаучылар идарәне сайлаган халыкны да экстремист дип игълан итмәкче. Русия халыкара белдерүләрне санга сукмый. Анда прокурорның мәхкәмә карары булганчы ук Мәҗлеснең эшен туктату хокукы бар. Русия шантаж, яла ягу һәм куркыту ысулын гына куллана. Без боларны Совет заманнарында үттек инде", диде Җәмилев.

Чубаров һәм Җәмилевне Төркиянең премьер-министры Әхмәт Даутоглу кабул итте. Очрашуда Мәҗлес эшчәнлегенең тыелуы, оешма өстеннән барган мәхкәмә эше турында сүз барды. Даутоглу кырымтатарларны ярдәмсез һәм яклаусыз калдырмаячагын белдерде.

Саммит фәлестиннәрне яклау резолюциясе һәм 2016-2025 елларга чаралар планын раслау белән тәмамланды. Резолюция проектына кырымтатарлар турында маддә кертелгән булса да, Иран һәм Мисыр аңа каршы тавыш биргән.

Чубаров һәм Җәмилев ике көндә мөселман дәүләтләре җитәкчеләре белән күп санлы очрашулар уздырды. Кырымтатар җитәкчеләренең Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән сөйләшеп утыруын сурәтләгән рәсем Фэйсбукта чыккач, Алиевның матбугат хезмәте очрашу булганын ашыгыч рәвештә кире какты.

Истанбулда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев (у) һәм кырымтатар җитәкчеләре

Истанбулда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев (у) һәм кырымтатар җитәкчеләре

“Азәрбайҗан президенты Җәмилев һәм Чубаров белән очрашмады. Әйе, Ислам хезмәттәшлек оешмасы саммиты эшендә тәнәфес вакытында Азәрбайҗан президенты чәй эчкәндә аның янына Җәмилев белән Чубаров килеп үзләрен таныштырган, әмма моны очрашу дип атап булмый”, дигән матбугат хезмәте белдерүендә.

Ислам хезмәттәшлек оешмасының саммиты Төркиядә беренче тапкыр узды. Мисырдан соң оешмада Төркия рәислек итә. 1969 елда төзелгән оешмага 57 мөселман дәүләте керә.

Рефат Чубаров Мәҗлес тыелса да, үз эшчәнлеген дәвам итәчәк, шул санда Кырымдагы татарлар белән элемтәне саклап калачак, диде. Март аенда Азатлык студиясендә әңгәмә вакытында ул кыскача эшчәнлекнең нидән гыйбәрәт булачагын аңлаткан иде.

“Беренче чиратта эшебез Кырымдагы татарлар белән мәгълүмати берлек булдыру булачак. Безнең позицияне беләсез, без халыкны Кырымнан китмәскә чакырабыз. Тормышына куркыныч янаган хәлдә генә кеше китү карарын кабул итәргә мөмкин, без моны аңлыйбыз һәм китүчеләргә ярдәм итәбез. Кырымнан Украинага күчеп китүче студентларга, башка кешеләргә ярдәм итү програмнарыбыз бар. Херсон өлкәсендә меңнән артык йорт төзү планы турында хәбәр ителгәч, Кырымда моны күпләр тәнкыйтьләп каршы алды. Бу торак Кырымнан күчеп китәргә мәҗбүр булганнарга гына биреләчәк, анда яшәргә дип беркем дә үз теләге белән Кырымнан китәргә җыенмый. Белемнәрен университетларда дәвам итәргә теләгән яшьләргә ярдәм итәчәкбез. Шулай ук Кырымда репрессияләрне булдырмау – безнең максат. Аларны халыкара яклаусыз калдырмаячакбыз. Шуңа күрә Кырымда кеше хокуклары торышын халыкара сәхнәдә көн тәртибендә тоту – безнең эшебезнең төп юнәлеше булып калачак. Кырымда оккупациядә яшәүчеләр халыкара игътибарны тоеп яшәргә тиеш”, диде Чубаров.

Херсон өлкәсендә торакны Төркиянең Tika ширкәте Украина хөкүмәте белән килештереп төзиячәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG