Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва парламенты кырымтатарларга теләктәшлек белдерде


Украина президенты киңәшчесе Мостафа Җәмилев һәм Литва президенты Даля Грибаускайте
Украина президенты киңәшчесе Мостафа Җәмилев һәм Литва президенты Даля Грибаускайте

Вильнюста Бөтендөнья кырымтатар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары Литва президенты Даля Грибаускайте, парламент рәисе һәм премьер-министры белән очрашты.

Европа Берлеге әгъзасы булган Литва кырымтатарлардан 26 ел элек күргән яклауга рәхмәтен белдереп, үзендә Бөтендөнья кырымтатар конгрессы Башкарма комитеты утырышын уздыра.

“Литва Кырым оккупациясен һәм канунсыз аннексияне кискен хөкем итә. Без кырымтатарлар һәм Украинада авырлыкларга дучар булып яшәгән барлык халыкларга яклау белдерәбез. Русиягә каршы санкцияләр Мински килешүләре үтәлгәнче, Кырым оккупациясе беткәнче дәвам итәргә тиеш дип саныйбыз”, диде 12 апрель кырымтатар җитәкчеләре белән очрашуда Литва президенты Даля Грибаускайте. Литва парламенты бертавыштан диярлек Кырымда кеше хокуклары һәм аерым алганда кырымтатарларның хокуклары бозылуга тәнкыйть белдереп резолюция кабул итте.

1990 елның 11 мартында Литва Югары шурасы республиканың бәйсезлеген игълан итеп Советлар Берлегеннән чыгуы турында белдергәч, Мәскәү Вильнюска басымын көчәйтеп Литвага ашамлыклар кертүне тыйды. Санкцияләр 18 апрель гамәлгә керде. Шул көннәрдә Вильнюска һуманитар ярдәм җыю эшен кырымтатарлар җитәкләде.

“Егерме алты ел элек без зур булмаган һуманитар ярдәм җыеп бирегә китердек. Менә күпме еллар узды, мин яңадан сейм бинасында. Бүген без үз проблемаларыбыз белән демократик илгә килдек. Бөтен халыкара кануннар бозылып Кырымны аннексияләделәр. Кырым статусы һәм кырымтатарлар турында сөйләргә килдек. Европа Берлеге Украина һәм Русия агрессиясе турында онытмасын иде”, дип чыгыш ясады Кырымнан килгән комитет әгъзасы, Бакчасарай мәҗлесенең элекке рәисе Илми Умеров.

Илми Умеров
Илми Умеров

12 апрель Башкарма комитет утырышы Литва парламенты сәхифәсендә турыдан күрсәтеләчәк, дип көтелгән иде. Иртән сайтка һакерлар һөҗүме булуы ачыкланды.

Кырымтатар конгрессы Литва яклавына зур өметләр баглый. Башкарма комитетның координация шурасы вәкиле Адас Якубаускас Литваның кырымтатар халкының үзенә күрә адвокаты булуын тели.

“Литва ярдәмгә мохтаҗ булганда кырымтатарлар килде. Хәзер кырымтатарларга ярдәм кирәк. Архивларда халыкларыбыз арасында гасырларча булган элемтәләр турында дәлилләр саклана. Сезне Украинада да яхшы беләләр”, диде Якубаускас парламент рәисе Лорета Граужинене белән булган очрашуда.

Кырымтатар конгрессы һәм Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Европада “зур халыкларның кече милләтләр язмышын хәл итә торган куркыныч заманалар җитүгә” борчылуын әйтте.

“Бүген кырымтатар халкы язмышына күз йомсалар, иртәгә шундый ук язмышка башка милләтләр дә дучар булачак. Русия белән мөнәсәбәтләр алай корылмасын иде”, диде Чубаров.

Истанбулдан Кырымтатар конгрессы генераль секретаре Намык Кемал Баяр Вильнюс очрашуында
Истанбулдан Кырымтатар конгрессы генераль секретаре Намык Кемал Баяр Вильнюс очрашуында

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы Кырымда һәм чит илләрдә (Төркия, Романия, Польша, АКШ, Канада, Европа һәм Үзәк Азия) яшәүче кырымтатарларны берләштерүче оешма. Аның беренче утырышы 2009 елның 9 маенда Акмәчеттә 13 илдән 420 делегат катнашында узды.

Икенче зур корылтай 2015 елның 1-2 августында 12 илдән 180дән артык кырымтатар оешмасы вәкилләре катнашында Анкарада җыелды. Анкарада бу оешманың кырымтатарларның халыкара сәхнәдә үзидарә органы булачагы турында карар кабул ителде. Рефат Чубаров Конгресс рәисе итеп сайланды, башкарма комитетка 21 кеше керде.

Башкарма комитет утырышлары Романия һәм Украинада узды. 11-13 апрель Литва башкаласы Вильнюста комитетның дүртенче утырышы үтә. 12 апрель узган очрашулар турында тулырак мәгълүмат "Хәзерге заман" хәбәрчесе Денис Тарасенко тапшыруында.

Вильнюста Бөтендөнья Кырымтатар конгрессы Башкарма комитеты утырышы бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

XS
SM
MD
LG