Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:49

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы идарә шурасына 23 вәкил сайланды


Анкарада узган Бөтендөнья кырымтатар конгрессы делегатлары идарә шурасының вәкилләрен сайлады. Шурага кырымтатарлар яшәгән илләрдән 23 әгъза сайланды.

Вәкилләр түбәндәгечә билгеләнде:

- Кырым – Эрвин Ибраимов, Али Озенбаш, Зевджет Куртумеров;
- Украина – Ленур Ислямов, Абмеджит Сулейманов;
- Төркия – Намык Кемал Баяр, Умит Шилит, Аднан Эврен, Шахин Мукремин, Джелял Ичтен;
- Романия – Джелил Эсерджеп, Самир Меннан, Метин Омер;
- Көнчыгыш Европа – Адас Якубаускас (Литва), Недим Усеинов (Польша);
- Көнбатыш Европа (Германия, Нолладия) – Ахмет Озай, Али Эмируллаев;
- АКШ – Айла Бакаллы;
- Канада – Рустем Кирсай;
- Үзәк Азия – Васфие Алиярова (Кыргызыстан), Нариман Аппазов (Казакъстан);
- Болгарстан – Насуф Хошгюн, Джевдет Эрхан;

Тагын бер вәкил Үзбәкстаннан булырга тиеш иде, ләкин Үзбәкстаннан беркем дә килмәү сәбәпле, ул вәкил мәсьәләсе соңрак хәл ителәчәк.

Конгресста катнашучылар

Конгресста катнашучылар

1 августта, конгрессының беренче эш көне ахырында конгресс рәисе итеп янә Рефат Чубаров сайланган иде. Бу вазифага күрсәтелгән Мостафа Җәмилев, намзәт булудан, үз ихтыяры белән булса кирәк, баш тартып, кирәк булса, мин даими сайланган рәис янында булачакмын диде. Чубаров намзәте өчен 260 делегат тавыш бирде. Аңа альтернатива итеп күрсәтелгән Аслан Умеров 60 тавыш яулап алды. Шулай итеп, Рефат Чубаров икенче тапкыр Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе итеп сайланды.

Кырымнан килә алмаган, 1 августта Русия тикшерү комитетына чакырылган мәҗлес әгъзалары Ильми Умеров, Нариман Джелял, Корылтай делегатларын сайлау үзәк комиссиясе рәисе Заир Смедляевның конгресс делегатларына видеомөраҗәгатьләре күрсәтелде. Алар Кырымда аннексия хакимиятләренең кырымтатарларга каршы эшләгән канунсызлыклары, җинаятьләре, кырымтатарларның югалулары, тоткарлануы, аларның кеше хокуклары бозылуы хакында сөйләдәләр.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырымнан булган делегатлар конгресста сүзгә чыкмадылар дияргә мөмкин. Бу да Кырымда кырымтатарларга хакимиятләрнең төрлечә басым ясаулары ихтималы белән бәйле булса кирәк.

Шуны да әйтергә кирәк, 2009 елда конгрессның координацион шурасына Кырымнан сайланган 4 кешедән (Али Хамзин, Февзи Якубов, Абдураман Эгиз, Айше Сейтмуратова) Төркиядәге конгресска тик Айше Сеитмуратова килде.

Үзбәкстаннан Нусрет Джемилев, Польшадан Селим Хазбиевич ни өчендер Конгресска килмәгәннәр. Нусрет Джемилев Акмәчеттә конгресска каршы оештырылган “Кырым” регионара конференциясендә катнашкан иде.

Рефат Чубаров, уртада

Рефат Чубаров, уртада

Конгрессның рәисе итеп сайланган соң Чубаров журналистларга конгрессның әһәмияте хакында сөйләде. Ул конгресста катнашкан, төрле илләрдән килгән барлык делегатлар Кырым аннексиясен танымауларын белдерәләр, ләкин, минем фикеремчә, моны тик конгресста гына сөйләп таралу түгел, ә делегатлар яшәгән илләрендә бөтен мөмкинлекләрне файдаланып үз илләренең хакимиятләренә моны белдереп торырга, Кырымны азат итүгә эшләргә тиешләр диде.

Конгрессның икенче көнендә, 2 авгутта чыгыш ясаган, Болгарстаннан килгән делегат: "Безнең өчен, Болгарстанда яшәгән кырымтатарлар өчен 2014 елда Кырымда булган вакыйгалар бер шок иде. Бу – бандитизм һәм гангстеризмнан башка бернәрсә түгел. Мин геостратегия белгече түгелмен, тормыш тәҗрибәмнән аңлавымча, Кырым аннексиясе тик кырымтатарларның мәсьәләсе генә түгел, бу бөтен дөньяның мәсьәләседер. Бу көннәрдә безгә юл күрсәткән милли лидерыбыә – Мостафа Җәмил улыдыр", дип сөйләде.

Адас Якубаускас

Адас Якубаускас

Литвадан килгән Адас Якубаускас: "Мин сезне, Европаның иң олы, татар диаспорасы һәм иң карт мөселман җәмгыяте вәкиле буларак, Литва татарлары исеменнән сәламлим. Татарлар 1397 елда Литва, Польша җирләренә килеп урнашалар. 1410 елда Грюнвальд сугышында алар швед тевтоннар орденының җиңүендә зур роль уйнаган. Бәлки безнең Романиядәге кардәшләребез белмидер, ләкин XVII гасырда Литва татарларының бер өлеше Добруҗа җирләренә күченеп китәргә мәҗбүр булган. Шуңа күрә, безгә яңадан үзара элемтәләрне урнаштырырга кирәк.

1918 елда Литвада яшәгән 8 мең татар диаспорасыннан 2 меңе Кырымга килеп, ул вакытта анда төзелүче Кырымтатар хөкүмәтен оештырырга ярдәм иткән. Алар арасында Мостафа Давидович, Сулейман Сулькевич, Леон Ольгерд Кричинскийлар бар иде. Үз вакытында Исмәгыйль Гаспринский Литва татарларыннан чыккан кызга өйләнмәкче дә булган иде.

Конгресс делегатлары

Конгресс делегатлары

Литва турыдан-туры Украинаны яклый. Бер ай элек миңа Украинаның югары дәрәҗәле бер түрәсе шалтыратып Украина кырымтатарларга мотлак дәүләтчелек тәкъдим итәчәк диде. Кичә Петр Порошенконың котлавында да бу сүзләр кабатланды. Димәк, Украина бу мәсьәләгә җитди карый башлады дияргә мөмкин.

Минем халыкара җәмәгәтьчелеккә мөрәҗәгатем бар. Кырым Русия аннексиясеннән азат ителгеннән соң, Кырым демилитаризованный, коралсызланган зона дип игълан ителсен. Мин кырымтатар халкына Литваның элекке президенты булган Витаутас Ландсбергистан да сәламнәр җиткерәм.

Мин Кырым хакында бер поэма язган идем, шуннан соң Русия миңа виза бирмәде. Шуңа күрә, сүземне "Милләт! Ватан! Кырым!" сүзләре белән тәмамлыйм. Яшәсен Украина!"

Конгресста Бөтендөнья украин конгрессы вәкиле дә чыгыш ясады. Украинаның хөкүмәт рәисе Арсений Яценюк исеменнән конгресска юлланган котлавы укып ишеттерелде.

Конгресс Русиянең 1783 елдан башлап (Кырымны басып алган елдан), Советлар берлеге вакытында, аннан соң да Русия федерациясе ягыннан кырымтатарларга карата эшләгән җинаятьләрене, алып барылган сәясәтне кырымтатарларны юк итү җинаятләре һәм геноцид дип тануны сорап халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

1 август кичендә Рефат Чубаров, Аслан Омеров, Рустем Омеров Төркиянең хөкүмәт рәисе Ахмет Давутуглы белән очрашты. Давутуглы нонгресс карарларыннан хәбәрдар булуын сөйләгән.

3 августта Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашу көтелә. Чубаров бу хакта сөйләп, Төркия һәрвакыт кырымтатарларга төрле форматта ярдәмне дәвам итәчәк диде.

ATR кырымтатар телевидениесе конгрессны туры эфирда күрсәтә

ATR кырымтатар телевидениесе конгрессны туры эфирда күрсәтә

Конгресс, башлангандагы кебек, Кырымтатар, Украина һәм Төркия гимннары белән тамамланды.

Конгресс барышын иярчен аша ATR кырымтатар телеканалы туры эфирда күрсәтте. ATRны Русиянең Роскомнадзоры рәсми рәвештә теркәмәү сәбәпле, ул үз тапшыруларын апрель аенда туктатырга мәҗбүр булды, әмма күптән түгел аларны Киевтан яңартып җибәрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG