Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар телеканалын ябуны Татарстан президенты күрмәмешкә салышты


Миңнеханов Акмәчеттә журналистлар сорауларына җавап бирә. 5 март 2014
Миңнеханов Акмәчеттә журналистлар сорауларына җавап бирә. 5 март 2014

Нәкъ бер ел элек президент Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан түрәләре, "тугандаш кырымтатарларны кайгыртабыз" дигән булып Кырымнан кайтып кермәде. Бүген ярымутраудагы татарларның хокуклары тупас бозылганда татарстаннарның анда исе дә юк. Миңнехановка кырымтатарларының кирәге калмадымы?

Кырымтатар ATR телевидение каналы тирәсендәге вакыйгалар, дөресрәге Кырымдагы оккупантларның телеканал эшен тупас туктатуы бөтен кырымтатар халкын берләштерде.

"Без андый ук бердәм милләт түгел. Әмма безне, кырымтатар исламчыларыннан алып кырымтатар коммунистларына кадәр кыска вакыт эчендә кемдер берләштерә алган икән – моның үз мәгънәсе һәм миссиясе бар дигән сүз. Аларга рәхмәт әйтергә дә буладыр", дип язды танылган журналист Осман Пашаев үзенең Facebook сәхифәсендә.

Социаль челтәрләрдә һәм Азатлык форумнарында "Ни өчен Казан татарлары дәшми?", "Президент Миңнеханов! Кырымда клоун булып Путин циркын күрсәтеп йөрдегез, ә хәзер ярдәмегез кайда?" дигән сораулар еш очрады.

Нәкъ бер ел элек, 2014 елның 5 мартында Татарстан президенты җитәкчелегендәге төркем Кырымга килеп, анда Мәскәү куйган яңа баскын хөкүмәт белән хезмәттәшлек килешүе имзалаган иде.

"Кырымтатарлар безнең кардәшләр. Алар бик зур фаҗига кичерде, шуңа күрә аларның күңелләре тыныч түгел. Бу аңлашыла да. Без битараф була алмыйбыз. Элемтәләрне ныгытасыбыз килә, чөнки телдә дә, динебездә дә уртаклыклар күп", дигән иде Миңнеханов шул көннәрдә узган бер матбугат очрашуында.

Рөстәм Миңнеханов: "Кырымтатарларның хәленә битараф кала алмыйбыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00

Татарстан президенты шунда "Бәйсез мәгълүмат чараларына басым булырга тиеш түгел, киресенчә, ATR белән Татарстанның "Яңа Гасыр" телевидениесе арасында хезмәттәшлек турында уйланабыз", диде.

Акмәчеттә булганда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ATR турында тагын "Иң әһәмиятлесе – ул һәрвакыт дөреслекне генә сөйләп торырга тиеш. ATR каналын ябарга ярамый, чөнки башка чыганак юк", дип белдергән иде.

Президент дәшми, мөфти яклап хат яза

Бу көннәрдә Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Миңнеханов Дубайда инвестицияләргә багышланган форумда иде. Азатлыкның президент матбугат хезмәтенә Миңнехановның ATR тирәсендәге хәлләргә позицияcе турында сорап язган хаты җавапсыз калды. "Әйе" дә юк, "Юк" та юк - тынлык. Миңнеханов былтыр сөйләгән сүзләре өчен инде җаваплылык сизмиме, әллә шүрлиме, әллә инде аның матбугат хезмәте үз эшен ташлаганмы - укучыларыбызга әлегә төгәл әйтеп булмый.

Казан татарлары өчен әлегә төрле социаль челтәрләрдәге гади кешеләр генә яза: "Ачуланмагыз безне. Кайбер Казан татарлары кырымтатарларын яклаган өчен генә дә төрмәдә утыра, шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр бар. Без Русия эчендә инде 450 еллап. Нәтиҗәсе күренә", дип язучылар булды Facebook'тагы фикер алышуларда.

​Кырымтатарларны яклап һәм Русия аннексиясенә каршы интернеттагы язмалары өчен Рәфис Кашапов Казанда изоляторда утыра. "Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллинга узган елның мартында кырымтатарларга теләктәшлек белдереп ялгыз пикетларга чыгу өчен административ эш ачылды. Нәбиуллиннан тыш, Кырымны Русиягә кушуга каршы ялгыз пикетларга чыккан татар милли хәрәкәте вәкилләре Фәүзия Бәйрәмова, Фәрит Зәкиев, Рәүф Ибраһимов, Ринат Йосыпов, Айрат Шакиров, Зөһрә Айсинага да мәхкәмә эшләре булды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин бүген Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм Русиянең элемтә һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министры Николай Никифоров исеменә ATR каналының язмышы һәм аның ябылуыннан соң киеренкелек туачагына борчылып ачык хат бастырды.

"ATR һәм шул ук холдингка кергән берничә мәгълүмат чарасының ябылуы кырымтатар халкы өчен зур югалту булачак. Кырымның Русиягә субъект буларак кушылуына, кырымтатарларның Русиянең сәяси-хокукый кысаларына интеграцияләнүенә бу зур зыян салачак, дип саныйм. Кырымдагы бердәнбер хосусый телевидение каналының туктатылуы Кырымда социаль киеренкелеккә китерергә мөмкин. Җәмгыятьтә бүленеш барлыкка киләчәк. Кискен позицияләрдә торучы оешма һәм хәрәкәтләргә үз эшләрен җәелдерергә юл ачылачак", диелгән мөфти хатында.

Азатлык Татарстандагы билгеле кешеләр, җәмәгатьчелек вәкилләренең фикерләрен белеште. Язучы, Татарстан Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев кырымтатарлар үзләрен тигез хокуклы халык итеп хис итсен өчен ATR каналы яшәргә тиеш, дигән иде. Бөтендөнья Татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Кырымдагы оккупацион җитәкчелекнең акыллы фикер йөртүенә ышана. Татмедиа җитәкчесе киңәшчесе, журналист Римзил Вәли “ATR эшләсен, ул ябылмасын, халыкка дәүләт эшләрен җайларга ярдәм итсен иде” дигән иде.

XS
SM
MD
LG