Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:08

Татарстан киләчәк язмышы анык булмаган Кырым белән килешү имзалады


Татарстан президенты җитәкчелегендәге төркем Кырымга килеп яңа хөкүмәт белән хезмәттәшлек килешүе имзалады.

Татарстан Дәүләт шурасы вәкилләре, аннан соң артистлар десанты һәм мөфти артыннан вазгыять гаять катлаулы булган Кырымга чәршәмбе иртәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелгегендәге төркем килеп төште.

Бу чараны яктыртырга дип килгән утызлап мәгълүмат чарасы журналисты Кырым һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек килешүе имзалауның ашык-пошык оештырылганына игътибар итте.

Чара сәгатькә якын соңарып башланды. Өстәлгә куелган кемнәрнең кайда утырганын күрсәткән язулар да берничә мәртәбә алыштырылды. Башта имзаланасы өстәлдә Миңнеханов һәм Кырым хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов исеме торса, аларны тиз генә Татарстан вице-премьеры Алексей Песошин һәм Кырым вице-премьеры Рөстәм Тимергалиевныкына алыштырып куйдылар.

Миңнеханов бу чарада Кырым хөкүмәте җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп Русия төбәкләренең аларга теләктәш булуын әйтте. Русиядә Кырымның яңа җитәкчелеген яклап чаралар узуын һәм шулай ук Татарстанда да булачагын белдерде. Русиядә Кырымга ярдәм йөзеннән ачылган фондка Татарстан ярдәмен дә телгә алды.

Әсгать Сәфәров һәм Рөстәм Миңнеханов

Әсгать Сәфәров һәм Рөстәм Миңнеханов

“Без Украинадагы вазгыятьне белә торып аңлы рәвештә килдек. Вазгыять гади түгел, без Киевта барган хәлләр Кырымга да күчәр дип бик борчылдык”, ди Миңнеханов. Катлаулы вакытларда бергә булыйк дип монда килдек дип тә өстәде ул. Кемнәр белән бергә, кырымтатарлар беләнме икәнен тәгаенләмде.

Шулай да имзалау чарасы тәмамлангач булган матбугат очрашуында сорауларга җавап биреп президент кырымтатарлар турында да телгә алды.

“Кырымтатарлар безнең кардәшләр. Кырымтатарлар бик зур фаҗига кичерде, шуңа күрә аларның күңелләре тыныч түгел. Бу аңлашыла да. Без битараф була алмыйбыз. Элемтәләрне ныгытасыбыз килә, чөнки телдә дә, динебездә дә уртаклыклар күп. Тарихи яктан карасак та Кырым ханнары Казан ханлыгы белән идарә иткән. Тарихны да онытмаска кирәк. Ә иң әһәмиятлесе - Кырымда динара һәм милләтара тынычлык булдыру безнең алда торган бурыч”, диде Миңнеханов.

Миңнеханов фикеренчә, кырымтатарларлага кырымнар белән бергә Татарстанда да уку мөмкинлеге бар. “Телне һәм мәдәниятне саклауга килгәндә безнең мәдәниятләребез бик якын. Дингә килсәк, безнең Русия ислам университеты бар”, диде Миңнеханов.

Бу килешүне имзалауга кадәр президент җитәкчелегендәге төркем Кырымның Югары Рада вәкилләре белән дә очрашкан. Анда туризм, мәгариф, инвестицияләр, медицина өлкәсендә хезмәттәшлек турында да фикерләшкәннәр.

Татарстан делегациясе

Татарстан делегациясе

Президент Татарстанның инде моңа кадәр дә Кырым белән 1993 елда имзаланган килешүе барлыгын белдереп, бу яңа документ мөнәсәбәтләрне ныгытуга этәргеч бирәчәк дип әйтте. Бу килешү нигезендә Миңнеханов “Юл харитасы” дип аталган документ әзерләнәчәген һәм аны төзү, уртак планнарны тормышка ашыру өчен җаваплы төркем төзелеп, аңа министрларның керәчәген дә сөйләде. Кырымны инвестицияләр өчен яхшы урын дип атады.

Кырымда вазгыять кискенләшкәч дөньядагы күп кенә телеканаллар Кырымның кырымтатарча да сөйли торган, кырымтатарлары тормышын ничек бар шулай яктырткан АТР телеканалын трансляцияләде. Дөнья җәмәгатьчелеге Кырымдагы объектив хәлләр турында шушы канал аша белде. Хәзер Кырымга Русия көчләре дә килгәч бу каналга янаулар, аны ябарга кирәк дигән сүзләр ешрак яңгырый башлады. Бәйсез, ирекле медианы ябу дөрес юнәлешме, дип Азатлык биргән сорауга президент АТРны саклау кирәклеген белдерде.

“Иң әһәмиятлесе – ул һәрвакыт дөреслекне генә сөйләп торырга тиеш. АТР телеканалын ябарга ярамый, чөнки башка чыганак юк. Мин бик якыннан таныш булмасам да андый канал барлыгын беләм”, диде Миңнеханов. Ул Кырым автономиясе дә мондый адымга бармас дип әйтте.

Миңнеханов дөньядагы татарларның 30%ның гына Татарстанда, ә калганнарның Русиянең башка төбәкләрендә һәм читтә яшәвен әйтеп алар өчен ТНВның мәдәни програмнар да күрсәтүен телгә алды. Бу ике канал ТНВ һәм АТР арасында килешү төзү теләге булуны да белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG