Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:58

Европа татарлары киләчәктә Кырымны бәйсез дәүләт итеп күрергә тели. Бүгенге сәяси шартларда Төркия яңадан кырымтатарларның таянычы булырга охшап тора.

Әнкарада 1-2 август көнне үтәчәк Дөнья кырымтатар конгрессы алдыннан Европа илләре һәм АКШның Нью-Йорк шәһәрендәге кырымтатар җәмгыятьләре вәкилләре белән сөйләшеп Төркиягә нинди кәефләр һәм тәкъдимнәр белән баруларын белештек.

Романия татарлары: Украинаның безне якларга көче җитми

Романиядә иң күп татарлар Кара диңгез буендагы Гөстәнҗә (Констанца), Добруҗа якларында яши. Соңгы елларда яхшырак эш эзләп яшьләр башкала Бухарестка китә. Татар тормышындагы төп вакыйлар исә Гөстәнҗә якларында уза. Анда шимбә-якшәмбе эшләүче кырымтатар мәктәбе бар, мәдәни чаралар, бәйрәмнәр оештырыла. Романия татарларының милли мәдәни үзәгенең 32 кечерәк бүлеге бар. Шуңа күрә, Әнкарага Дөнья кырымтатар конгрессына Романиядән иң зур вәкилчелек – 100ләп кеше бара. Аларның 68е Бухаресттан.

Литва, Болгарстаннан аермалы буларак, Романиядә татарларга гореф-гадәтләрен сакларга беркем дә комачауламаган. Дөрес, Бухарест кырымтатар җәмгыяте рәисе Мәфкүрә Гафар сүзләренә караганда, дәүләттән ярдәм дә булмаган. Әмма Романиянең элекке һәм хәзерге парламентында татар депутатларының булуы, быел төбәкләр үсеше һәм дәүләт идарәсе министры итеп Севиль (Җанбәк) Шайдәнең билгеләнүе Романия татарларының сәяси һәм иҗтимагый тормыштагы урынын күрсәтә. 1917 елда Бакчасарайда Беренче кырымтатар корылтае җыелып төрки мөселман дөньясында беренче демократик республика игълан ителүен дә зурлап бары тик Романия татарлары искә ала.

Бухарест кырымтатар җәмгыяте рәисе Мәфкүрә Гафар 1-2 август көнне Әнкарада Кырым вә кырымтатарларның хәлен җиңеләйтү турында үз тәкъдимнәрен игълан итәргә җыена.

"Әлбәттә, Мәҗлеснең яңа рәисе Кырымнан булырга тиеш иде. Әмма оккупация шартларында Корылтайны анда уздыру мөмкинлеге дә булмады. Тагын кайда оештырып булыр иде аны? Украинадамы? Украинаның да көче җитми безне якларга. Безне 1989 елга кадәр, коммунизм заманында да яклаган бердәнбер ил Төркия булды. Рәхмәт аларга. Хәзер дә алар безгә ярдәм итә. Аларның яклавын сизгән өчен көчебез дә арта", диде Мәфкүрә Гафар.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгән көннәрдә Романия татарлары берлеге Бухаресттагы Русия илчелеге каршында протест җыены уздырды. Быел 18 май кырымтатарларның хокуклары бозылуына ризасызлык белдерелгән йөзләгән кеше имзалаган хат Русиянең Романиядәге илчесе Олег Мальгиновка тапшырылды.

Литва татарлары: Максатыбыз – дәүләтле булу

Литва һәм Польша татарлары Европада һәм дөньядагы иң борынгы татар мөселман мәхәлләсе санала. Алар бу җирләрдә инде алты гасырдан артык яши. Тамырлары Литва һәм Польша татарларыннан булган татарларның саны бүгенге көндә 3 меңләп, алар татар телен белми. Советлар Берлеге таркалганда 1988 елда гына Литва татарларында милли үзаңда үсеш башланган. Беренче булып мәчетләр, зиратлар торгызылган, дүрт дини мәхәллә теркәлгән. Инде 20 ел "Литва татарлары" исемле газета чыга.

Адас Якубаускас

Адас Якубаускас

"Литвада безгә рәхәт, безгә теләгәнчә яшәргә, ниһаять, беркем дә комачауламый", диде Вильнюс татарлары, шул исәптән андагы кырымтатарлар җәмгыяте рәисе һәм Кырымтатар мәҗлесенең Литвадагы вәкиле Адас Якубаускас. Алар Литва кебек кечкенә дәүләттән ярдәм көтми, кирәк булса, безнең Европа берлеге ресурсларыннан файдаланырга ирек бар, диде җәмгыять рәисе.

Әнкарага конгресска баручы кырымтатар вәкилләре Кырымда калган татарлар белән аеруча якын рухи берлек булуын сизә. Уртак коммунизм мирасы, Литвада да, Кырымда да татарча начар белүебез безгә уртак тел табарга күбрәк мөмкинлек бирә ди Адас Якубаускас. Конгресста чыгыш ясау мөмкинлеге булса, ул Кырымдагы татарларга мөрәҗәгать итәргә җыена.

"Кырымнан китмәскә тырышырга кирәк. Никадәр генә авыр булса да, 1944 елгы депортация кебек үк авыр булмас дип ышанасы килә. Халкыбыз ул михнәтләрне әле дә хәтерли, шуңа күрә түзәргә кирәктер. Күчеп китсә, халык бер хокуксыз диаспорага әйләнәчәк. Шулай ук демографияне яхшыртырга кирәк, күбрәк бала табарга кирәк", диде ди Адас Якубаускас.

Литва вәкиле Адас Якубаускас кырымтатарлар 1917 елда булган кыска гомерле бәйсезлек тарихын оныта, әмма максат шул булырга тиеш ди.

"70 кенә көн дәвам иткән кырымтатар бәйсез җөмһүриятен ул чакта Төркия таныды, Германия танырга җыена иде. Максатны шулай итеп билгеләргә тиешбез. Дәүләтле булу мөмкинлеге бар иде. Конгресска тагын бер теләгем – эшләсен ул, пассив оешма булмасын. Мәҗлес рәисе кем булачагын Әнкарада хәл итәрбез дип уйлыйм", диде Азатлыкка Адас Якубаускас. Конгресска Литвадан биш кеше бара.

Польша татарлары: Мәҗлескә халыкыра юридик статус кирәк

Польшаның иң зур татар мөселман оешмасы – Дини берлек. Аны мөфти җитәкли, оешма төрле җәмгыятьләргә бүленгән. Шулай ук Польша татарлары берлеге бар, аның Белосток, Гданьски, Варшауда бүлекчәләре бар. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвеннән соң оешкан “Кырым” фонды бар. Аны Кырым качаклары оештырды, якынча 100 гаилә. Фондны элекке эшкуар, үзе дә Кырымнан чыккан Риза Асанов җитәкли. Польшадагы татарлар җитәкчесе Сәлим Хасбиевич Әнкарада үтәчәк конгресста өч мәсьәлә күтәрелергә тиеш дип саный.

Сәлим Хасбиевич

Сәлим Хасбиевич

"Беренче чиратта Кырым оккупациясе мәсьәләсе күтәрелергә тиеш. Икенче мәсьәлә – кырымтатар качакларының хәле, Польшада һәм башка илләрдә, аларга ярдәм итү юллары. Һәм өченче мәсьәләне иң мөһиме дип саныйм – Кырымтатар мәҗлесенең халыкара юридик статусы. Брюссельдә Европа Берлеге каршында Мәҗлес һәм кырымтатарларның даими вәкиллеген ачарга, Европа илләре белән кырымтатарларның шул вәкиллеге арасында мөнәсәбәтләр урнаштырырга. Аны "эмиграциядәге кырымтатар хөкүмәте" дип тә атап була. Шул идарәнең максаты кырымтатарларның Кырымда бәйсез дәүләт булдыру эшен алып бару булачак. Бүгенге көндә андый мөмкинлек бар. Украинада сәяси башбаштаклык дәвам иткәндә, кырымтатарларның башка юлы юк. Европа Берлеге һәм Польша Украинада сәяси тәртип урнашачагына инде хәзер шикләнеп карый. Кырымтатарларның бәйсезлеген кайтару ихтималы бар. Шундый тарихи чорда яшибез. Конгресс теләсә бу эшне башкара алыр иде", диде Сәлим Хасбиевич.

Үзе ул Әнкарага бармый, Польшадан Әнкарага ничә кеше барачагы да әлегә билгеле түгел иде. Мәҗлес рәисе итеп ул яңадан Мостафа Җәмилев сайланырга тиеш дип саный. Аның өчен идарә эшен урынбасарлары һәм ярдәмчеләре эшләсә дә, милләтне Европа Берлеге һәм дөньяда Җәмилевтән дә яхшырак таныта белгән кеше юк диде Сәлим Хасбиевич.

Болгарстан татарлары: Русиянең төбәктә бандитларча хәрәкәт итүе бөтен Европа төбәге өчен куркыныч тудыра

Болгарстанда ике кырымтатар оешмасы бар. Берсе – Руcчук шәһәрендә (Туна елгасы буендагы 180 мең халык яшәгән шәһәр), икенчесе – Добричта (Добруҗа вилаяте, Кара диңгез ярыннан 30 чакрымда урнашкан 120 меңләп кеше яшәгән шәһәр). Шушы ике җәмгыятьтән Әнкарага алты кеше бара. Аларның берсе болгар журналисты Валентина Николаева. Руcчук шәһәре татарлары җитәкчесе Җәүдәт Таһироглу сүзләренә караганда, Николаеваның Болгарстан һәм Европа мәгълүмат чараларында кырымтатарлар мәсьәләләрен гадел яктыртуы соңгы бер ел вакыт эчендә татарларга карашны киңәйтте, аларның проблемнарын чишү мөмкинлеген яңа дәрәҗәгә күтәрде.

Болгарстанда 1984-1985 елларда этник чистартулар була. Мөселманнар, шул санда кырымтатарлар һәм помакларны (Болгарстанда яшәүче болгар мөселманнары) исемнәрен алыштырырга мәҗбүр итәләр. 3-4 ел барган шул кампания вакытында күпләр чит илләргә кача, кайберләре куыла. XX гасыр башында Болгарстанда 20 меңләп татар булса, 1989 елда аларның саны 2 мең булып кала. Шушы елларда илнең ярты миллион халкы читкә китә, аларның күбесе югары белемле, зыялы кешеләр була. Кырымтатар оешмалары 1989 елда тоталитар режим җимерелгәч кенә корыла. Кеше хокуклары һәм демократия үсеше белән генә татарлар да аякка басып китә ала.

"1989 елга кадәр татарлар исемнәрен дә әйтә алмый иде, татар телендә сөйләшми иде, дини гыйбәдәтләрне үтәү тыелган иде. 1989 елдан соң мөмкинлекләр ачылды, әмма без көчсез. Болгарстан дәүләте безгә беркайчан да бернинди дә ярдәм күрсәтмәде. Ачык итеп комачауламасалар да, хәзер бюрократик юллар белән мәсьәләләрне чишүне тоткарлаган болгар милли шовинистик карашы дәвам итә, дип әйтә алам", диде Болгарстан татарлары җитәкчесе Җәүдәт Таһироглу.

Европа илләрендәге башка кырымтатар җәмгыятләреннән аермалы буларак, Җәүдәт әфәнде Кырым һәм кырымтатарларның киләчәген Украина дәүләтендә күрә. 2014 елда Болгарстан кырымтатар җәмгыятьләре Русиянең Украинаның территориаль бөтенлегенә һөҗүм итеп Кырымны аннексияләвенә каршылык белдереп декларация кабул итте һәм аны Болгарстан матбугатында бастырды.

"Украина дәүләте эчендә кырымтатарларның милли автономиясе булырга тиеш. Русия оккупациясенә без каршы. Беренче максат – Русияне туктату. Русиянең төбәктә бандитларча хәрәкәт итүе бөтен Европа төбәге өчен куркыныч тудыра. Русия милләтләрне юк итү сәясәтен алып бара (этносәяси каннибализм). Кырымтатар теле Кырымда рәсми тел итеп билгеләнсә дә, мәктәпләрдә укыту киметелде, матбугат чаралары саны кимеде. Кырымтатар милли көрәшенең төп нигезләре күптән формалашкан һәм алар билгеле. Без көч кулланмыйча үз хокукларыбыз өчен көрәшне дәвам итәчәкбез", диде Болгарстаннан Җәүдәт Таһироглу. Аның фикеренчә, Мәҗлес рәисе Кырымнан булырга тиеш.

АКШтагы кырымтатарлар: Мәҗлес рәисе бу юлы Төркиядән сайланырга тиеш

Нью-Йорк шәһәренең 150 чакрым тирәсендә 600ләп кырымтатар гаиләсе яши. Дини җәмгыятьтә дини бәйрәмнәр уздырыла. Нью-Йоркта Исмәгыйль Гаспыралы исемле якшәмбе мәктәбе бар, анда балалар һәм олылар кырымтатар теле, фольклор һәм дин дәресләренә йөри. АКШ Кырым төрекләре берлеге исемле оешма җитәкчесе Рөстәм Борлуҗа (Казан татарлары җәмгыятенең элекке рәисе – ред.) Әнкарага конгресска үз тәкъдимнәре белән бара.

Рөстәм Борлуҗа (у) Мостафа Җәмилев белән

Рөстәм Борлуҗа (у) Мостафа Җәмилев белән

"Кырымнан чыккан хәбәрләрнең күбесе рус телендә яки татарча, әмма рус хәрефләре белән языла. Читтәге диаспоралар өчен Кырымда булып яткан хәлләрне белү авыр. Конгресстан без, АКШ татарлары ничек ярдәм итә алабыз дип сорарга җыенам. Мәҗлес рәисе бу юлы Төркиядән сайланса, яхшырак булыр иде дип уйлыйм. Төркиядә кырымтатарлар иң күп санда, алар оешкан демократик җәмгыятьтә яшиләр. Тәкъдимнәрен үткәрә беләләр. Төркиядән намзәтләр Зафер Каратай (Милли мәҗлеснең Төркиядәге вәкиле – ред.), Намык Кемаль (Намык Кемал Баяр – Истанбул Кырымтатар оешмасының җитәкчесе урынбасары, адвокат – ред.) була ала. Икесе бергә эшли алырлар иде. Әлбәттә, аларның янында Рефат Чубаров белән Мостафа Җәмилев кебек кешеләр булырга тиеш", диде Рөстәм Борлуҗа.

Европа илләрендәге кырымтатарлар кырымтатар мәсьәләре белән Брюссельгә мөрәҗәгать итәргә җыенганда, АКШта бу дипломатик миссияне Айла Бакаллы исемле ханым алып бара. Ул Дөнья кырымтатар конгрессының АКШтагы вәкиле, юрист, БМОда кырымтатарларга багышланган очрашуларны оештырган кеше.

Аннексиядән бирле Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, шулай ук Мостафа Җәмилев һәм тагын берничә активистның Русиягә керүе тыелуы сәбәпле II Дөнья кырымтатар конгрессын оештыруны үз өстенә Төркия кырымтатар берлеге алды. Чара 1-2 август Әнкарада узачак. Конгресста катнашырга дип 400ләп делегат, шулай ук кунаклар һәм журналистлар теркәлгән.

Үзе дә кайчандыр Мәҗлес рәисе урынбасары булган Кырым Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов конгрессны Төркиядә уздыруның "куркынычы" турында белдерде һәм аны алты ел "кәгазьдә генә эшләүдә" гаепләде.

Кырымтатар мәҗлесенең Тышкы элемтәләр идарәсе башлыгы Али Хәмзин конгресс беренче чиратта кырымтатар халкы язмышын халыкара дәрәҗәдә тикшерергә һәм халыкара нормаларга, кануннарга яраклы рәвештә хәл итү юлларын тикшерергә тиеш диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG