Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия төбәкләр үсеше министры итеп татар Севиль Шайдә билгеләнде


Севиль (Җанбәк) Шайдә
Севиль (Җанбәк) Шайдә

Төбәкләр үсеше һәм дәүләт идарәсе министры итеп куелган Севиль (Җанбәк) Шайдә Романия хөкүмәтендәге беренче татар булды.

Дүшәмбе көнне Романия президенты Севиль Шайдәне министр итеп билгеләү фәрманына кул куйды. Элекке министр Ливиу Драгнеа вазифасыннан китте.

1964 елда Гөстәнҗәдә туган Севиль Шайдә Романиядә танылган галим профессор Кемаль Карпатның туганы. 1987 елда Бухарестның Икътисади академиясендә икътисад һәм кибернетика факультетын тәмамлаганнан соң Севиль Шайдә АКШта укыган. Кире Гөстәнҗәгә кайтып мәгълүмати технологияләрне идарә итү өлкәсендә эшләгән. 2012 елдан бирле Төбәкләр үсеше һәм дәүләт идарәсе министрлыгында эшләгән.

Романия татарлары Севиль Шайдәнең министр итеп билгеләнүенә зур өметләр баглый. Бу хакта элекке парламент депутаты, икътисад һәм сәясәт белгече Ниҗад Сали үзенең Фейсбук сәхифәсендә язды.

XS
SM
MD
LG