Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илми Умеров: "Психиатрик экспертиза – миңа тәэсир итү ысулы"


Илми Умеров иреккә чыгарылганнан соң
Илми Умеров иреккә чыгарылганнан соң

7 сентябрьдә Кырымтатар халкы мәҗлес рәисенең урынбасары Илми Умеров психиатрик хастаханәдән чыгарылды. 18 августта монда психиатрик экспертизага мәҗбүри китерелгән Умеровны өч атна тикшерделәр. Азатлык иреккә чыккан Илми Умеров белән сөйләште.

– Илми әфәнде, тикшерү ничек барды?

– Мин бөтен вакыт тәүлек буе яттым. Минем белән гади сораулар биреп гади генә сөйләшеп тордылар. Кая тудың, укыдың, кая эшләдең кебек сораулар булды.

– Ә соңгы экспертиза ничек үтте?

– Бу экспертиза минем катнашымда узды.

– Нәтиҗә нинди?

– Аларда бу экспертизаның нәтиҗәсен язуга 12 көн бар.

– Сезне психиатрик экспертизага җибәрүне ничек бәяләр идегез?

– Бу беренче этап. Миңа ягылган маддә өчен психиатрик экспертиза зарур түгел. Моны миңа тәэсир итү ысулы дип саныйм.

– Бу сезне дискредитацияләү ысулы түгелме?

– Әгәр дә алай булса, алар мине психик авыру дип таныр иде, күрәсең, андый заказ булмаган.

– Бу беренче этап дип әйттегез. Алда бу эш буенча сезне нәрсә көтә?

– Тикшерү дәвам итәчәк, тикшерүче җыелган материалларны прокуратурага тапшырачак, аннан мәхкәмә бу эшне караячак.

– Кырымнан китәргә җыенмыйсызмы?

– Юк. Җыенсам, инде күптән киткән булыр идем.

Кырымны аннексияләгән Русия ФСБсы Илми Умеровны бу елның май аенда Бакчасарайда тоткарлаган иде. Ул 2015 елның маенда ATR телеканалында чыгыш ясаганда, Русиянең бербөтенлеген бозуга чакыруда гәепләнә. Тикшерүчәләр аның "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк" дигән җөмләсен канунга каршы дип атадылар.

Умеров әйтүенчә, әлеге сүзләр контексттан тартып алынган. "Мин дәүләтнең бербөтенлеген бозарга чакырмадым. Мин Кырымны Украинага кире кайтарырга мәҗбүр итәр өчен Русиягә карата чикләүләрне арттыру кирәклеге турында сөйләдем. Чынлыкта мин Русия һәм Украина бербөтенлегенең яңадан торгызылуын телим", диде Умеров элекке мәхкәмә утырышларының берсендә.

Умеровның адвокаты Николай Полозов Мәҗлес рәисе урынбасарының сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүен, мәхкәмәнең алдан ук гаепләүче як тарафына басуын әйткән иде. Хәзер Умеров беркая да китмәү шарты белән иректә кала.

Илми Умеровны Human Rights Watch оешмасы, Европа Шурасы яклап чыкты. Украина Югары Радасының Тышкы эшләр комитеты, Тышкы эшләр министрлыгы, Президент Петр Порошенко Умеровны азат итү өчен демократик илләрне Русиягә басым ясарга чакырган иде.

26 августта Киевның Бәйсезлек майданында Илми Умеровны яклап урам җыены узды. Шундый чаралар Брюссель, Берлин, Варшау, Канадада да оештырылды.

XS
SM
MD
LG