Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы Ильми Умеровны азат итәргә чакырып белдерү кабул итте


Human Rights Watch оешмасыннан соң Европа Шурасы да Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеровны яклап чыкты. Умеровны 2015 елның маенда әйткән сүзләре өчен гаеплиләр.

Кырымтатар халкы Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеровны психиатрия хастаханәсендә тоту, аның өстеннән мәҗбүри психиатрик экспертизаны үткәрү кеше хокуклары конвенциясен тупас рәвәштә бозу, диелгән Европа Шурасының 27августта кабул иткән белдерүендә.

"Без катгый рәвәштә аны азат итәргә чакырабыз. Аның сәламәтләгенә җитди куркыныч янаганы сәбәбеннән тиешле медицина ярдәме зарур", диелә белдерүдә.

Моннан элек Human Rights Watch халыкара оешмасы Ильми Умеровны азат итү, аңа тиешле медицина ярдәмен күрсәтү кирәклеге турында белдерү кабул иткән иде. Украина Югары Радасының тышкы эшләр буенча комитеты, тышкы эшләр министрлыгы Ильми Умеровны азат итү өчен демократик илләрне Русиягә басым итәргә чакырган иде.

26 августта Киевның Бәйсезлек майданында Ильми Умеровны яклап урам җыены узды. Шундый чаралар Брюссель, Берлин, Варшауда оештырылды.

11 августта Акмәчәтнең Киев район мәхкәмәсе "сепаратизм"да гаепләнгән Кырымтатар Мәҗлесе рәис урынбасары Ильми Умеровны психиатрия экспертизасына җибәрергә карар кылды. 18 августта аны Акмәчәттәге психиатрик хастаханәгә мәҗбүри урнаштырдылар. Анда аның хәле начарлана барганы хәбәр ителде.

Ильми Умеров 2015 елның маенда ATR телеканалында чыгыш ясаганда, Русиянең бербөтенлеген бозуга чакыруда гәепләнә. Тикшерүчәләр аның "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк" дигән җөмләсен канунга каршы дип атадылар.

Умеров әйтүенчә, әлеге сүзләр контексттан тартып алынган. "Мин дәүләтнең бербөтенлеген бозарга чакырмадым. Мин Кырымны Украинага кире кайтарырга мәҗбүр итәр өчен Русиягә карата чикләүләрне арттыру кирәклеге турында сөйләдем. Чынлыкта мин Русия һәм Украина бербөтенлегенең яңадан торгызылуын телим", диде Умеров элекке мәхкәмә утырышларының берсендә.

XS
SM
MD
LG