Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкортның хәзерге диссидентлары


30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Азатлык татар һәм башкортларның хәзерге диссидентларын барлады.

Үз милләтен, динен яклап сүз әйтүчеләр, гамәл кылучылар Русия җитәкчелеге өчен дошманга әйләнә бара. Аларның зинданнарга ябылуы, эзәрлекләнүләре моңа ачык мисал булып тора. Азатлык иң зур яңгыраш алган очракларны барларга тырышты.

Рөстәм Вәлиуллин
Рөстәм Вәлиуллин

2012 елны Алтайда бер елгада адвокат Рөстәм Вәлиуллин мәете табылды. Ул бик сәер төстә суда батып һәлак булды. Вәлиуллин мөселманнарны яклау эшен курыкмыйча алып барды.

Рөстәм Вәлиуллин милли һәм динара мәсьәләләр нигезендә эшләүче иң танылган адвокат иде. Заманында Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата җинаять эшендә аның яклаучысы булды. Әмма соңрак ул бу эштән читләштерелде.

Фәнзил Әхмәтшин Сомалида һуманитар ярдәм тарата
Фәнзил Әхмәтшин Сомалида һуманитар ярдәм тарата

2013 елның 23 мартында башкорт милли һәм дини әйдаманы Фәнзил Әхмәтшин 4,5 елга төрмәгә утыртылды. Әхмәтшин авыр хәлдәге Сомали халкына 60 мең доллардан артык һуманитар ярдәм илтеп кайтканда Уфа һава аланында кулга алынган иде. Иминлек хезмәте анда бер граммга якын әфьюн табылуын хәбәр итте. Күптән түгел Әхмәтшин иреккә чыкты.

Азамат Хәсәнов
Азамат Хәсәнов

Шул ук елны Башкортстан мөселманнары шурасы җитәкчесе, эшмәкәр Азамат Хәсәнов эзсез югалды. Аны өч кеше (шуның икесе эчке эшләр министрлыгы киемендә) алып киткәнен күргәннәр. Хәсәновның хатыны иренең мөселман булуы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен алып киткән булырга мөмкиннәр дип әйткән иде. Азамат Хәсәнов Фәнзил Әхмәтшинның дусты иде һәм аңа ярдәм итү өчен адвокат яллауга акча җыю белән дә шөгыльләнде.

2014 елның 21 августында Уфада Ринат Сахабов югала. Ул сәләфиләр җәмгыяте активисты буларак билгеле. Аны шулай ук полиция киемендәге кешеләрнең микроавтобуска утыртып китүен күрәләр.

Сөләйман Зарипов
Сөләйман Зарипов

2016 елның 7 февралендә Мордовиядән Татарстанга кайтканда Буа районында Казанның “Нурулла” мәчете имамы Сөләйман Зарипов югала. Ул Татарстан һәм Русия төбәкләрендә мәчетләр төзелеше белән шөгыльләнгән була. Элегрәк туганнары Азатлыкка Тикшерү комитетыннан эзләү туктатылды дигән хат алулары турында әйткән иде.

2010 елның 25 сентябрендә Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендә дини китаплар чыгаручы “Сад” нәшрият йорт җитәкчесе Айдар Хәбибуллин тоткарлана. Аның яллап торган йортында граната һәм тыелган китаплар табыла дип әйтелә. 2012 елның февралендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителә. Аның адвокаты гаепләүләрне сафсата дип атый.

Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

2015 елның 13 мартында Уфада башкорт эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул “Ахыр Заман” язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, Конституциясен үзгәртергә чакыруда гаепләнде. 2016 елның апрелендә "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип атады. 2017 елның 11 сентябрендә ул иреккә чыкты.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

2015 елның 15 сентябрендә Чаллыда татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә, Украина көнчыгышында сугыш башлавына, Русия президенты Владимир Путин сәясәтенә каршы интернетка чыгарган биш язмасы өчен экстремизмда гаепләнеп шул ук елның декабрь ахырында кулга алына.

Хәзер ул Коми республикасының Ухта шәһәре янындагы Ик-19 колониясендә утыра. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов

2016 елның 11 июлендә Мәскәүдә "Ярдәм" мәчете имамы Мәхмүт Вәлитов тоткарлана. 1917 елның 28 апрелендә аны 3 елга хөкем итәләр. Ул террорчылыкны аклауда гаепләнә. Ягъни террор оешмасы вәкиле дип саналган һәм үтерелгән Абдул Гаппаев рухына дога кылганда аны яклап сүз әйткән булган.

Илмир Имаев
Илмир Имаев

Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә хөкем ителгән мөселманнар саны да арта бара. Шуларның иң яңгырашлысы блогер Илмир Имаевка карата булды. 65 яшьлек блогер полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш итте. Шулай ук куәт структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырды. Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Күптән түгел ул иреккә чыкты.

Рөстәм Сафин
Рөстәм Сафин

2013 елның 24 сентябрендә Казанның “Ихлас” (хәзерге “Миргазыян”) мәчете имамы Рөстәм Сафин ике елга хөкем ителде. Ул 282нче маддә нигезендә экстремистик оешма (“Хизб ут-Тәхрир”) оештыруда гаепләнде. Сафин даими рәвештә мөселманнарны яклау чараларында катнашып килде.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә Башкортстан, Татарстан, Чиләбе мөселманнары күпләп хөкем ителде.

Казанда мәхкәмә утырышы, 5 апрель 2017 ел.
Казанда мәхкәмә утырышы, 5 апрель 2017 ел.

2017 елның 5 апрелендә Казанда 25 яшьлек Айрат Шакировны 18 елга, 28 яшьлек Райнур Ибатуллин белән Наил Юнысовны 17шәр елга, 30 яшьлек Арслан Сәлимҗановны 16 елга кырыс шартлы колониядә ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Хөкем карарына күрә, алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашкан дип санала."Мемориал" хокук яклау үзәге әлеге кешеләрне сәяси тоткын дип атады.

Хизб ут-Тәхрир җыены, архив фотосы
Хизб ут-Тәхрир җыены, архив фотосы

Соңгы берничә елда Башкортстаннан Илгиз Сәләхов, Шамил Хөснияров, Илшат Сәлимов, Газыйм Котлыяров, Руслан Асылов, Рөстәм Галимханов, Рөстәм Габдуллин, Айдар Фәйзуллин 5,2 елдан башлап 10,5 елга кадәр төрмә җәзасы алды. “Мемориал” аларны сәяси тоткын дип таныды. Хөкем ителүчеләрнең эшчәнлеге дини китапларны уку, фикер алышу һәм чәйләр эчүгә генә кайтып калган. Һәм бу турыда хөкем карарында да язылган, диелә "Мемориал" белдерүендә. Башкортстаннан Ринат Мамаев һәм Ришат Гатауллин дүртәр елга хөкем ителде.

Чиләбедән Марат Базарбаев, Рушат Вәлиев, Ринат Галиев, Ринат Иделбаев, Рөстәм Синакаев, Салават Хәбиров, Альфред Шаимов, Радик Кәбиров, Ринат Шәмсетдинов 5-17 елга кадәр кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" әгъзалары булуда һәм экстремистик эшчәнлек башкаруга башкаларны чакыруда гаепләнде.

Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

2017 елның 31 августында Казанда мәхкәмә “Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалины өч ел колониягә хөкем итте. Сәфәргали 2016 елда булган кыйнашу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Мәхкәмә барышында Данис Сәфәргали гаепләүләрне кире какты, аның кулында ангинадан дару – биопарокс булуын әйтте.

"Алтын Урда" хәрәкәкте лидеры Русиянең Җинаять кодексының 282 маддәсе нигезендә Вконтакте челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

Элегрәк Сәфәргали Рәфис Кашаповны яклап пикетка чыккан иде. Шуннан соң ул эшеннән дә куылды.

Таһир Хәсәнов
Таһир Хәсәнов

2016 елның 27 июлендә Мәскәү хәрби бүлеге мәхкәмәсенең күчмә коллегиясе Түбән Новгородтан 70 яшьлек Таһир Хәсәновны "террорчылык эшчәнлегенә булышу", "канунсыз корал сатып алу, йөртү, саклау" маддәләре нигезендә җинаять кылуда гаепләп, биш ярым елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Мәхкәмәдә Хәсәнов гаепләүләрне кире какты.

Таһир Хәсәновка төрмәдә паралич сукса да аны азат итмәделәр. 2017 елны 17 гыйнвар көнне аның Сарытаудагы тоткыннар хастаханәсендә үлүе билгеле булды.

Мансур Мусин
Мансур Мусин

2016 елның 9 сентябрендә Мансур Мусин ике ел алты айга колониягә хөкем ителде. 43 яшьлек Мансур Мусин 2014 елның җәеннән 2015 елның көзенә кадәр Казанның берничә урынында диварларга экстремистик эчтәлектәге язулар язган дип әйтелде.

Тикшерү шулай ук Мусин Вконтакте челтәрендә Исмагил Муса дигән исем белән “экстремистик эшчәнлек алып барган” диде. Гаепләнүче тараф фикеренчә, Мусин һәм Камалов “Вконтакте”дагы “Правые татары” җәмгыяте вәкилләре, шулай ук милләтчел һәм сепаратист идеяләр тарафдары” булып тора.

Руслан Сәйфетдинов
Руслан Сәйфетдинов

2015 елның 21 апрелендә Ноябрьскидәге Русия мәхкәмәсе Руслан Сәйфетдиновны "ялланып хәрби бәрелешләрдә, йә сугыш гамәлләрендә катнашу" өчен өч еллык төрмә җәзасына хөкем итә.

Тумышы белән Оренбур өлкәсеннән булган Руслан Сәйфетдинов Төмәндәге медицина академиясендә укый. Шул елларда ул ислам белән кызыксына башлый. Русия иминлек көчләре мәгълүматына караганда, 2013 елның июль-декабрь айларында Сәйфетдинов Сүриядә булып кайта, анда "Җиеш әл-Муһаҗирин вәл-Ансар" төркеменә кушыла. Руслан үзе Сүриядәге сугышларга катнашуын кире кага, сәфәре барышында фәкать андагы халыкка медик буларак ярдәм иткәнен әйтә. Шуңа да карамастан, Русиягә кайтуга иминлек көчләре аны кулга ала һәм аңа хөкем карары чыгарыла. 24 яшьлек Руслан Сәйфетдинов быелның 7 гыйнварында Кургандагы төрмә хастаханәсендә үлә. Ул иреккә 2017 елның 18 гыйнварында чыгарга тиеш иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG