Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Мәхмүт Вәлитовка чыгарылган карарны гамәлдә калдырды


Мәхкәмә барышы
Мәхкәмә барышы

Мәскәүдәге "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитов террорчылыкны аклауда гаепләнеп өч елга колониягә хөкем ителде. Аның адвокаты мондый карар белән килешмичә аны шикаять иткән иде.

Русия Югары мәхкәмәсе Мәскәүдәге "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитовка чыгарылган карарны үз көчендә калдырды.

Мәхмүт Вәлитов билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелгән дагыстанлы Абдулла Гаппаев рухына мәчеттә дога кылып чыгыш ясаган. Бу хәл 2013 елда була. Русия куәт оешмалары Гаппаевны террорчылар исемлегенә кертә. Ул Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкиле булган дип санала. Әлеге хәлләрдән соң өч ел узгач, террорчыны аклау гаебе белән Мәхмүт Вәлитовны өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Вәлитов адвокаты Дагир Хасавов карар белән килешмичә аны шикаять иткән иде.

"Мәхмүт хәзрәтнең сәламәтлеге начарайды. Аны һич кенә дә төрмәгә җибәрергә ярамый. Хәзрәтне ничек тә иреккә чыгаруга ирешергә кирәк. Үлгән кешегә дога кылган өчен төрмәгә утырту бернинди кысага сыймый", дигән иде ул.

Хасавов Азатлыкка Югары мәхкәмә карарны үз көчендә калдырса, аны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйткән иде.

XS
SM
MD
LG