Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:01

Өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән шәех Мәхмүт Вәлитовның адвокаты Дагир Хасавов, Русиядә уңышка ирешмәсәләр, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген әйтә. Ул үлгән кешегә дога укыган өчен кешене төрмәгә ябу бернинди кысага сыймый ди.

1 август Русия Югары мәхкәмәсе Мәскәүдәге "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы, шәех Мәхмүт Вәлитов адвокатының шикаятен карый. Адвокат Дагир Хасавов Вәлитовка чыгарылган карар дөрес түгел һәм имам кичекмәстән азат ителергә тиеш дип саный.

Мәхмүт Вәлитов билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелгән дагыстанлы Абдулла Гаппаев рухына мәчеттә дога кылып чыгыш ясаган. Бу хәл 2013 елда була. Русия куәт оешмалары Гаппаевны террорчылар исемлегенә кертә. Ул Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкиле булган дип санала. Әлеге хәлләрдән соң өч ел узгач террорчыны аклау гаебе белән Мәхмүт Вәлитовны өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Вәлитовның адвокаты Дагир Хасавов дога кылган өчен кешене өч елга төрмәгә утырту бернинди кысаларга сыймый дип саный:

– 1 августта Мәхмүт Вәлитовка карата чыгарылган канунсыз карарга бәйле минем аппеляция шикаятен караячаклар. Мин бу карарны канунсыз һәм гаделсез дип саныйм. Карарны үзгәртү өчен нигез бармы? Әлбәттә, бар. Әмма икенче мәсьәлә, мәхкәмә аннары нишләр? Мәхкәмә карарны үзгәртә ала, эшне яңадан карау өчен шул ук мәхкәмәгә яки кире прокурорга җибәрә ала. Кыскасы юллары күп.

Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов

Кайберәүләр карарны йомшарту кирәк, ул бик кырыс, диләр. Мин алар белән килешмим, гомумән бернинди дә җәза булырга тиеш түгел иде, чөнки ул бит үлгән кеше өчен дога кылган. Дога кылу бит җинаять була алмый.

Әлбәттә, Русия мәхкәмәләрендә башны идәнгә бәрә-бәрә "Мин гаепле" дигәнне яраталар, әмма нәрсәдә гаепле соң? Гаепле түгел, шуңа аны акларга тиешләр.

– Русия мәхкәмәләрендә аклау карары еш буламы?

– Кызганыч, Русиядә бу өлкәдә статистика бик начар. Аклау карарлары бары 1 процент. Мөселманнарның хокуклары даими бозылганда без нәрсәгә өмет итә алабыз соң? Белмим. Бүген мөселманнары гаепләү бик җиңелгә әйләнде бит. Дога кылган өчен дә утырталар.

Хөтбә һәм аның алдыннан мәет өчен дога кылуга экспертиза уздыру кирәкми дип саный идем, чөнки күп очракта экспертиза нәрсәдер аңлашылмаганда уздырыла. Мисал өчен, ике җинаятьченең жаргон телендә сөйләшүен яки ике кешенең таҗикча сөйләшүен аңламаганда экспертиза уздырабыз. Шуңа, мин алдан ук "Ни өчен экспертиза уздыру кирәк?" дидем. Анда бит Коръән аятьләре, хәдисләр китерелгән. Мөселманнар бит ни хакында сүз барганын аңлый. Безне бит Урыс православ чиркәвендә ни эшләүләре кызыксындырмый. Сөйлиләрме? Сөйлиләр. Үзләре аңлагач, шул җиткән.

Тикшерүчеләр әлеге хөтбә вакытында мәчеттә 2-3 меңләп кеше булган дип ачыклаган. Алар арасында ике кеше, имеш, бу хөтбәгә рәнҗеп прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Әмма мәхкәмә вакытында аларның нигә рәнҗегәнен ачыклап булмады. Алар һәрвакыт Мәхмүт Вәлитов ниндидер радикалны яклды, диләр. Мин "нинди сүзләре белән яклады" дип сорыйм. Имеш, алар аның cүзләрен шулай кабул иткән икән. Әле бу бит яшертен шаһидләр. Без аларны күрмибез дә.

Шуңа, бу хәлдән соң мин дә бер эксперт оешмасына мөрәҗәгать итәргә булдым. Уздырылган экспертизага лингвист белешмәсен алдым, чөнки гаепләүнең нигезе булып нәкъ шул экспертиза торды. Һәм мин бу экспертиза уздыруның кануни түгеллеген дәлилләүче белешмә алдым.

Вәлитов террорчылыкны аклаган дигән белешмә бирүгә нигез булып Дагыстан эчке эшләр министрлыгы белешмәсе торды. Ә белешмә дәлил була алмый. Ул бары тик белешмә. Бу – бер.

Мәхкәмә үзе террор дип таныган оешманы чыганак буларак куллана

Вәлитовны гаепләүнең икенче дәлиле булып чыганак итеп Хизб ут-Тәхрир фиркасен куллану тора. Бу инде бөтенләй бернинди кысага да сыймый. Русия югары мәхкәмәсе 2013 елда Хизб ут-Тәхрир оешмасын террористик дип таныган, шул ук вакытта алар Вәлитов турында мәгълүмат алып террор оешмасына ышаналар булып чыга.

Мин әйттем: "Алайса Хизб ут-Тәхрир вәкилен китерегез, бу бит дөрес булмаган чыганак", дим. “Сез бит террор оешмасыннан справка алгансыз, аларга ышанасызмы” дигәч, аның турында дәшми һәм Дагыстанның Гаппаев Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкиле булганлыгы турында биргән справкага басым ясый башладылар. Ә мин аларга көтелмәгән бер могҗиза әзерләдем. Минем Дагыстаннан шаһидлар бар. Аларны мәхкәмәдә тәкъдим итәчәкмен. Алар прокуратураның Абдулла Гаппаев әлеге Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкиле булган дигән белешмәне кире кагачак. Прокуратура Гаппаев әлеге оешма вәкиле булган һәм ул исбатланган, ди. Юк шул, исбатланмаган. Шуңа мин Дагыстанда булдым һәм шактый кешеләр белән сөйләшеп Абдулла Гаппаев үлеменең нечкәлекләрен белдем.

2013 елны Абдулланы үтергән урында булган фельдшер үз белешмәсендә: “Аның тәнендә карарлык җир юк. Билгесез автоматтан 20 тапкыр атканнар”, дип язган. Мәхмүт хәзрәт: "Ул куркак җинаятьчеләр тарафыннан үтерелгән" дип сөйли. Шуңа бәйләнделәр. Имеш, кемне истә тотып әйттең, нинди куркак җинаятьчеләр? Җинаятьчәне эзләү урынына юкка бәйләнеп утыралар.

Шуңа, гаеп дәлилләнмәгән дип саныйм. Мин өстәмә рәвештә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять әзерлим. Әгәр аппеляция мәхкәмәсе минем шикаятьне кире какса, икенче көнне үк Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкмен. Безнең моның өчен бөтен нигезебез бар. Вәлитов имам вазифасында үз эшен эшләгәнен җинаять буларак кабул итерләр дип башына да китерә алмаган.

– Димәк, сез хәзер аның исемен аклау өчен көрәшәсез?

– Минем өчен хәзер иң мөһиме – аны СИЗОдан өйгә чыгаруга ирешү. Аннары инде аның чиста намусы исемен кайтару һәм башкалар өчен көрәшәчәкбез. Хәзер аны ничек тә төрмәгә җибәрмәү мәсьәләсе тора. Чөнки ул бит II төркем инвалид, ике инфаркт кичерде. Fлты ай өй сагында булганда аның сәламәтлеге начарланды. Аңа актив хәрәкәт кирәк, диделәр. Кан йөрешен тизләтү мөһим. Хәтта мәхкәмә утырышларында да ул хөкемдардан утырып чыгыш ясауны сорап мөрәҗәгать итте, чөнки аның аяклары авырта. Соңгы сүзне дә ул утырып әйтте.

Иң мөһиме хәзрәтне өйгә чыгару ирешү

СИЗОда утырганда яңа чирләр барлыкка килә. Йөрәк кыса дип зарлангач, “рентген ясасыннар дип мөрәҗәгать яз”, дидем. Рентген ясаганнар, әмма кәгазен бирмәгәннәр, бары бик күп дарулар язганнар. Әллә тугыз төрле дару шунда.

Аннары аның белән камерада ике урыс бандиты утыра. Тыелуга карамастан, тәмәке тарталар, ди. Шуңа аңа авыр. Ураза тотты, намазларын калдырмый.

Ә прокурор ул иректә калса, аны төзәтү мөмкин булмаячак дип әйтте. Мин әйтәм: "Сез аны ничек төзәтмәкче буласыз, динидән криминал шәхескә әйләндермәкче буласызмы әллә”, дидем. Бу бит мыскыл итү. Карт һәм авыру кешедән көлү.

– Ник мөселман өммәте Вәлитовны яклап чыкмады. Мөфтиләр бер яклау сүзе дә әйтмәде?

– Мөфтиятләр, дин әһелләренең берни дәшмәве мине гаҗәпләндерә. Алар үзләрен алырга килгәнне көтеп утыралар микән? Мондый очракта мөселман өммәте җитәкчелеге берләшергә тиеш иде. Без бит аларга мөрәҗәгать иттек. Бары тик Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла Аширов кына мәхкәмәгә килеп белгеч буларак чыгыш ясады, аңлатма бирде, үлемнән соң беркем беркемне дә якламавы, ә бары дога кылынуы турында сөйләде.

Лев Толстойның "Аллаһтан куркучылар кешедән курыкмый, кешедән куркучылар Аллаһтан курыкмый" дигән сүзләре бар. Аллаһтан куркучылар 66 яшьлек авыру имам мәсьәләсендә болай дәшми кала алмас иде. Әйтерсең берни булмаган. Ул бит үлгән кешегә дога кылган. Моны эшләү ярамыймени? Алайса, шундый фәтва чыгарыгыз. Бу ислам җитәкчелегенең ни дәрәҗәдә мөселман проблемнарыннан ерак торуын, сәясиләшүен күрсәтте. Алар ярдәмгә мохтаҗ кардәшенә кул сузмау гына түгел, хәтта бер яхшы сүз дә әйтмәделәр. Күптән түгел бер режиссерда тентү узган иде, никадәр кеше күтәрелеп чыкты, хәтта Русия президенты Владимир Путинга кадәр җиттеләр. Ә монда - тынлык.

Мөфтиләр мөселманнар проблемыннан ерак тора

Кайвакыт минем "Ул кеше гаепле түгел, дәлилләр бар бит, гаепле түгел, аңлагыз шуны" дип кычкырасым килә. Ул нидер урлаганмы, кемгәдер һөҗүм иткәнме, мәйданга чыгып нидер сөйләгәнме, юк бит, барысы да мәчеттә ислам кануннары нигезендә эшләнгән.

Мәхмүт хәзрәт янына баргач, ул: "Мине берсе дә яклап чыкмадымы", дип өметләнеп сорый. "Юк" дисең инде. Русия мөселманнары диния мәҗлесе җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов Җәмәгать пулатында бу мәсьәләне күтәрергә тиеш иде, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин нидер әйтергә тиешләр иде. Әмма мин хәлемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен. Калганы Аллаһ кулында.

– Мәхмүт Вәлитовны хөкем итү башка руханиларны куркыту түгелме?

– Мәхмүт Вәлитов ул бик абруйлы имам, шуңа, аның артыннан күп мөселманнар иярергә мөмкиннәр. Ул элек Мәскәү Җәмигъ мәчетендә имам, Тарихи мәчеттә имам булды. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе бик зур. Башка андый имамнар юктыр. Вәлитов Тарихи мәчетне татарларга кайтарган кеше. Шуңа, шәхси күрәлмаучылар да бардыр. Аннары ул имам булган "Ярдәм" мәчете башкалардан бәйсез торды. Аны кулга төшерергә тырыштылар.

Мәскәү имамы Илдар Әләүтдинов һәм Петербур мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Дамир Мөхетдинов әлеге мәчетнең бәйсез торуын һәм анда "дөрес булмаган" мөселманнар булу ихтималлыгын әйтте. Бу сүзләр инде кирәкле урыннарга җитә кала.

Шуңа, мин Мәхмүт Вәлитовка "Мәчеттән кит" дип киңәш иттем. Ул "Ярдәм" дини оешмасы җитәкчесе буларак үзен бу вазифадан азат итүне сорап оештыручыга гариза язды. Аның шәхесен мәчет белән бутап мәчетне тартып алмасыннар дип уйладык.

Инде аның кулына богаулар кидереп берничә көн узгач кына Әләүтдинов чыгыш ясады. Имеш, аны дөрес аңламаганнар, Вәлитов бик тәҗрибәле имам булган, диде. Шуңа да карамастан беркем дә яклап бернинди мөрәҗәгатьләр ясамады. Хәтта хатынына да яклау белдереп шалтыратучы да булмаган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG