Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә биш кеше террорда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителде


Обиджон Джурабаев 2015 елның октябрендә Мәскәү мәхкәмәсендә “Хизб ут-Тәхрир” әгъзасе булуда гаепләнде
Обиджон Джурабаев 2015 елның октябрендә Мәскәү мәхкәмәсендә “Хизб ут-Тәхрир” әгъзасе булуда гаепләнде

Салават Хәбиров, Алфред Шаимов, Ринат Шәмсетдинов, Орифҗан Миров һәм Радик Кәбиров Русиядә дәүләт төзелешен җимерүдә гаепләнеп 5-17 ел төрмәгә хөкем ителде.

Мәскәү хәрби мәхкәмәсенең Чиләбедә узган күчмә утырышында биш кешегә көч кулланып хакимиятне кулга төшерүгә әзерләнүдә, террор эшчәнлеккә теләктәшлек күрсәтүгә, экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләү белдерелде. Салават Хәбиров, Алфред Шаимов, Ринат Шәмсетдинов, Орифҗан Миров һәм Радик Кәбиров Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” әгъзалары булуда һәм экстремистик эшчәнлек башкаруга башкаларны чакыруда гаепләнде. Алар 5-17 елга кадәр кырыс шартлы колониягә хөкем ителде.

“Хизб ут-Тәхрир” исемле сөнни сәяси оешманың үзәге Лондонда урнашкан. Бу хәрәкәт эшчәнлеге Русиядә 2003 елдан бирле тыелган. Хокук яклаучылар “экстремизм” гаепләве булган эшләрдә иминлек хезмәткәрләренең кануннарны бозып эш итүе күзәтелә дип белдерә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG