Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләү – ялган җинаять эше"


Мәхкәмә утырышы, Казан, 5 апрель 2017
Мәхкәмә утырышы, Казан, 5 апрель 2017

Казанда мәхкәмәдә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында булуда гаепләнгән дүрт кешегә 16 елдан алып 18 елга кадәр төрмәгә ябу карары чыгарылды. Адвокат җинаять эше махсус оештырылган, мәхкәмә карары шикаять ителәчәк дип белдерә.

5 апрель Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашкан дип гаепләнелүчеләргә хөкем карары укылды. Мәхкәмәдә 25 яшьлек Айрат Шакировны 18 елга, 28 яшьлек Райнур Ибатуллин белән Наил Юнысовны 17шәр елга, 30 яшьлек Арслан Сәлимҗанов 16 елга кырыс шартлы колониядә ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Хөкем карарына күрә, алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашкан дип санала.

Мәхкәмә залында утыручылар – гаепләнүчеләрнең туганнары, якыннары да һәм шулай ук адвокатлар да бу карарны авыр кичерде. Хәзер алар хөкем карарын шикаять итәргә җыена.

"Мондый карарны күпләгән кеше үтергән өчен чыгаралар. Бу ялган белән оештырылган җинаять эше. Карарны шикаять итәчәкбез", диде Азатлыкка адвокат Руслан Гарифуллин. Гаепләү карарын шикаять итәргә 10 көн вакыт бар.

Хөкемдар берничә тапкыр Татарстан президенты ярдәмчесе, Казанның элекке мэры Камил Исхаков шефлык иткән "Казан нуры" һәм Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин имамлык иткән "Нурулла" мәчетен дә телгә алды. Хөкемдар фикеренчә, нәкъ шул гыйбадәтханәләрдә алар мөселманнарны "Хизбут-Тахрир"га чакырган. Алар аерым фатирларда очраша торган булган, шулай ук оешмага акча да җыешканнар.

Гаепләнүчеләр 2015 елның маенда тоткарланды. Сәлимҗанов белән Юнысовны Казанда, Ибатуллинны Әлмәттә һәм Шакировны Азнакайда кулга алалар. Янәсе, "Әл-Ихлас" мәчете мәхәлләсен куәт структуралары белән таркатканнан соң аларның эзенә төшәләр. Өйләрендә тыелган әдәбият, аудио-видео материаллар да тапканнар. Гаепләнүчеләр "Хизб ут-Тәхрир"га үз тарафдарларын җәлеп итү эшен Казан мәчетләрендә алып барган дип белдерә гаепләү ягы.

Гаепләнүчеләрнең туганнары да, яклаучылар да журналистларга аңлатмалар бирмәде.

Хөкем карарына килгәннәрне – туганнарын һәм журналистларны да керттеләр. 23 март "Чистай җәмәгате" эшенә багышланган утырышка гаепләнелүчеләрнең кайбер туганнарын гына керткән иттеләр, ә журналистларны исә мәхкәмә бинасының ишек төбенә якын китермәделәр.

23 март Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсендә "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүчеләргә хөкем карары укылды. Тугыз кешегә, кушып санаганда, барлыгы 170 елга иректән мәхрүм итү карары чыгарылган иде. 30 март хөкем карары Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять ителде.

XS
SM
MD
LG