Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны җәзалау турында язучы блоггер ирегеннән мәхрүм ителде


Илмир Имаев, Илдар Шәйхетдинов, Азат Хәсәнов
Илмир Имаев, Илдар Шәйхетдинов, Азат Хәсәнов

Бүген Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе өч мөселманга карата карар чыгарды. Чистай мөселманнарын эзәрлекләү турында язучы блоггер Илмир Имаев 3,5 елга төрмәгә хөкем ителде.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилләре дип саналган 40 яшьләре дә тулмаган Азат Хәсәнов 6,5 елга кырыс шартлы төрмәгә, Илдар Шәйхетдинов 5,5 ел колониягә һәм 63 яшьлек блоггер Илмир Имаев 3,5 ел ярым колониягә хөкем ителгән.

Әлеге мөселманнар Казанда "Хизб ут-Тәхрир" байраклары белән автойөреш уздыру, Коръән тәрҗемәсе тыелгач мәчетләрдә белешмәлекләр тарату һәм ялгыз пикетлар оештыруда гаепле дип табылган. Ә полициядә мөселман егетләрнең җәзалануы турында интернетта полицияне фаш иткән Илмир Имаев көч структаралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастыруда гаепләнә.

Билгеле булганча, 63 яшьлек инде бабай дип әйтергә мөмкин Имаев төрле янаулар, кисәтүләр булуга карамастан сак астына алынуга кадәр Чистайда чиркәү яндыруда шикләнелүче мөселманнарны яклап Вконтакте челтәре битендә яңалыклар урнаштырып барды. Әлеге егетләрне газаплау нәтиҗәсендә, көч структураларның үзләренә кирәгенә ирешүен курыкмыйча сөйләде. Үзенә генә түгел, хәтта кызына да басым булуына карамастан, бу эшен туктатмады. Адвокатлар белән элемтәдә торды.

Аның бу хөкем ителүен нәкъ шул язмалары белән бәйлиләр. Билгеле булганча әле күптән түгел генә, шулай ук Азатлыкка полиция бүлегендә җәзалануы турында сөйләгән Рушан Хөснетдинов та өч елга төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG