Accessibility links

Казан мәчетләрендә фикер каршылыгы туды


Мәчетләрдә имам рөхсәтеннән башка мөрәҗәгатьләр тарату, торып басып сөйләү ярамый
Мәчетләрдә имам рөхсәтеннән башка мөрәҗәгатьләр тарату, торып басып сөйләү ярамый

27 сентябрьдә Татарстанның кайбер мәчетләрендә сүз алырга теләгән мөселманнарга имамнар ирек бирмәгән. Юрист сүзләренчә, имам рөхсәтеннән башка мәчеттә беркем дә халыкка торып мөрәҗәгать итәргә тиеш түгел.

Җомга көнне Казанның Мәрҗәни, “Нурулла”, “Гаилә”, “Казан нуры” һәм башка кайбер мәчетләрдә мөселманнар җомга намазыннан соң басып кардәшләренең эзәрлекләнүе, Коръән тәрҗемәсенең тыелуы, мәктәптә кызлардан хиҗапларны салдырулары турында сүз әйтергә теләүчеләргә ирек бирелмәгән. Аларны имамнар тиз арада туктатып мәчеттән куып, кайберләрен хәтта кыйнап чыгарган. Шундый мөрәҗәгатьне Мәрҗәни мәчетендә ясарга теләүчеләрнең берсе Айрат Шакиров бу Русия күләм чара булуын әйтә.

“Интернетта zapretu-islama.net дигән сәхифәдә мөселманнарга барган басымнарга битараф булмаучыларга мәчетләрдә аларны яклап сүз әйтергә тиешлеге белдерелгән иде. Кайбер мөселманнар моңа кушылды. Соңгы вакытта мөселманнарга каршы эзәрлекләүләр, басымнар артты. Мөселманнарга каршы төрле кануннар кабул ителде, Элмир Кулиевның Коръән тәрҗемәсе тыелды, Дагыстанда хокук яклаучы вәкиле мөселман кардәшебез Абдулла Гаппаев үтерелде. Әлеге хәлләр инде соңгы дәрәҗә иде. Гаделсезлек булганда мөселманнарга дәшми тору ярамый. Шуңа җомга без исламны яклау юлына бастык.

Айрат Шакиров
Айрат Шакиров
Мин дә Казанның Мәрҗәни мәчетендә хөтбә тәмамланып имам дога кылгач торып басып өммәткә мөрәҗәгать итә башладым. Шунда минем янга ике имам йөгереп килде. Аның берсенең исеме - Гомәр, икенчесенекен белмим. Шуннан алар мине мәчеттән куарга тотынды. "Имамнан башта рөхсәт сорарга кирәк", диде алар. Мин аларга бу хакта Коръәннән аять яки хәдисне китерегез, дидем. Алардан төгәл җавап ишетмәдем. Мине яклап 10-12 мөселман "сөйләсен" дип кычкырды. Әмма миңа сөйләргә бирмәделәр һәм безне куып чыгардылар.

Мәчеттән чыккач инде безне хокук саклаучылар көтеп тора иде. Баксаң, мәчет эчендә экстремизмга каршы үзәк вәкиле утырган икән. Алар һәр җомгага килә булып чыкты. Шуннан мине һәм мине яклаучыларны моңа хокуклары булмаса да видеога төшерә башладылар. Аннары безнең документларны тикшерү һәм алар белән полиция бүлегенә бару өчен төрле сәбәпләр эзләргә тотындылар. Минем үзем белән "Полиция турында"гы канун бар иде һәм аны күрсәткәч алар безне җибәрергә мәҗбүр булды.

Ә менә "Нурулла" мәчетендә мулла мөрәҗәгать кәгазен тараткан мөселманны таяк белән кыйнаган", диде ул.

“Казан нуры” мәчетендә дә шундый хәл күзәтелгән. Җомга намазы азагында халык арасында фикер каршылыгы туды. Радик Зарипов исемле егет фарыз намазыннан соң торып басып илдәге кыерсытылган мөселманнарны якларга чакыра башлады. Имам һәм мәчетнең бер төркем карты аңа бу сүзләрне урамда сөйләргә әйтеп, аны мәчеттән чыгарды. Җомгага килүчеләр арасында егетнең сүзен ишетергә теләүчеләр дә бар иде.

"Казан Нуры" мәчетендә фикер каршылыгы
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:51 0:00

Юрист Ирек Биккинин мөселманнарның үзләрен мәчеттә тоту этикасы барлыгын әйтә.

“Мәчеттә имам үзе һәм ул кушкан кеше генә сөйли ала. Бөтен халык алдында сөйләргә теләгән кеше башта имамга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул рөхсәт бирсә - сөйли, бирмәсә - юк. Мәчеттән чык та шунда кешеләргә мөрәҗәгать ит. Башта имам белән килештерү электән килгән тәртип”, ди ул.

Шакиров әйтүенчә, алар элекке мөфти Илдус Фәизовка һөҗүмнән соң, мөселманнарның күпләп тоткарлануына каршы Мәрҗәни мәчетендә мөселманнарга мөрәҗәгать итәргә имамнар рөхсәт сораган булганнар, әмма аларның үтенече кире кагылган.

“Шуңа алардан сорап торудан мәгънә юк. Имамнар мөфтияткә, мөфтият Татарстан хакимиятенә, ә Татарстан хакимияте Русия хөкүмәтенә буйсына. Ә Русия бүгенге көндә мөселманнарны эзәрлекли. Димәк имам хакимият кулындагы курчак булып чыга. Хәзерге кануннар нигезендә имамны бит мәхәллә сайламый, ә мөфтият билгеләп куя. Мөселманнар имамга ышыкланырга тиеш. Безнең бөтен гамәлләребез Коръәнгә һәм сөннәткә туры килергә тиеш, имамның рөхсәт бирү-бирмәве зарур түгел. Имам үзе бу мөселманнарны яклау хәрәктен башлап йөрергә тиеш”, ди ул.
XS
SM
MD
LG