Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тоткарланган мөселманнарны иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыены үтә


Казанның Яңа Савин бистәсе мәхкәмәсендә узган атнада дини җитәкчеләргә булган һөҗүмнәргә катнашуы шикләнелгән кешеләрнең эше карала. Аларны якларга дип җыелган туганнары һәм башка мөселманнар тоткарланган кешеләрнең һөҗүмнәргә бер катнашы да юк, дип белдерә.

Урамда җыелганнарның күбесе ирләре кулга алынган хатын-кызлар. Алар алдагы ял көнне Казанда мөселманнарны тоткарлауга каршы зур урам җыенын оештырачакларын белдерде.

19 июль Казанда шартлауларда Татарстан мөфтие Илдус Фәиз яраланды. Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб һәлак булды. Дини җитәкчеләргә һөҗүмнәр белән бәйле алты кеше сак астында тотыла.

Тоткарланган һәм өйләрендә тентүләр булганнарның саны йөзләрчә кеше дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG