Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда да мөселманнар югала башлады


Азамат Хәсәнов
Азамат Хәсәнов

Башкортстан мөселманнары арасында шактый танылган Азамат Хәсәнов урланган. Төньяк Кавказда мөселманнарны урлау гадәте Идел-Урал якларына да тарала башлады.

Азамат Хәсәновны 12 май көнне кичке җиделәр тирәсендә Газель машинасына утыртып киткәннәр. Аның хатыны Азатлыкка сөйләвенчә, машинадагы 3-4 кешенең икесе көч структуралары киеп йөри торган формадан булган.

“Мин бу хәлләрне күргән кеше белән үзем сөйләштем. Азамат ул вакытта бернинди каршылык күрсәтмәгән. Димәк, аны алып китүчеләр ниндидер документ күрсәткән булып чыга. Шул ук вакытта аны кануни алып китсәләр, якыннарына хәбәр итәргә тиешләр бит, ә миңа беркем бернәрсә әйтмәде. Мин барлык көч структураларына мөрәҗәгать иттем. Алар “белмибез”, ди, шул ук вакытта алар аны эзләгәнгә дә ошамаган”, ди Азаматның хатыны Айгөл.

Ул иренең мөселман булуы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен алып киткән булырга мөмкиннәр дип саный. Азамат Хәсәнов күптән түгел хөкем ителгән Фәнзил Әхмәтшинның дусты иде һәм аңа ярдәм итү өчен адвокат яллауга акча җыю белән дә шөгыльләнде.

Шулай ук Айгөл әйтүенчә, аның ире дуслары белән җыелып мохтаҗларга ярдәм итү эшләрен алып барган.

“Мин аның барлык эшләрен белеп тә бетермим. Бу хәлгә бик аптырадым. Мин мондый әйберләр булырга мөмкин дип һич уйламый идем”, ди ул.
XS
SM
MD
LG