Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада пикет оештыручыларның берсе сак астына алынган


Март башында Уфада узган пикетта 100ләп кеше катнашты
Март башында Уфада узган пикетта 100ләп кеше катнашты

Бүген Уфада мөселманнары яклап пикет узарга тиеш иде, әмма аңа хакимият рөхсәт бирмәгән. Шулай ук аны оештыручыларның берсе бүген ун көнгә сак астына алынган.

“Урал-Хаҗ” оешмасы җитәкчесе, мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы пикет оештыручыларның берсе Илшат Гатиятуллин җомга көнне ун көнгә сак астына утыртылган. Мәхкәмә аны 25 март көнне Уфада уздырган пикетта административ тәртип бозуларда гаепле дип тапкан. Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин әйтүенчә, аны тавыш көчәйткеч куллануда гаепләгәннәр.

“Без мондый хәлне көтмәгән идек. Аны утыртып куярлар дип башыбызга да китермәдек”, диде ул.

Гатиятуллинның кулга алынуы нәкъ пикет узарга тиешле көндә булды. Алар җомга мөселманнарны яклап кабат урам чарасына чыгуны планлаштырган иде. Ләкин хакимият моңа рөхсәт бирмәгән.

“Документлар дөрес тутырылмаган дип әйттеләр. Имеш, бер көнгә соңарып биргәннәр икән”, диде Әхмәтшин.

Хокук саклаучылар кисәтү ясаган

Әхмәтшин бу соңгы вазгыятьләрне 25 март көнне мөселманнарны, аеруча да “Сад” нәшрият йорты җитәкчесе Айдар Хәбибуллинны яклап узган пикетка бәйли. Чөнки анда шактый күп кеше килгән. Әгәр аңа кадәр 100 кеше җыелса, инде соңгысында 500ләп булган.

Күрәсең, бу кадәр кешенең җыелуы хөкүмәтне өркеткәндер. Чөнки ул пикеттан соң инде хокук саклаучылар анда катнашканнарның өйләренә, эш урыннарына, студентлар тулай торагына килеп кисәтү ясый башлаган.

“Аларны 8 апрельдә пикетка чыкмагыз дип куркытканнар. “Исмагыйль” җәмгыяте җитәкчесе Сәгыйть агай Исмәгыйлов оешмасына салым инспекциясеннән, икътисади җинаятьләргә каршы идарәдән килеп 500 мең сум штраф салганнар. Сәгыйть агай пикетта катнашкан иде”, ди Әхмәтшин.

Бу эзәрлекләүләр турындагы мәгълүматны Гатиятуллин YouTube та да урнаштырган иде. Ул анда шулай ук аның әти-әниләре янына хокук саклаучыларның килеп үзләрен бик тупас тотуларын әйтә.



Таләпләрнең яртысы үтәлгән

Элегрәк “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Флорид Багаев: “Милли хәрәкәт вәкилләре, мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы пикетлар оештырачакбыз. Әгәр хәл яхшырмаса, аннары кабат ачлык чарасын башлыйбыз”, диде.

Җомга көнне Әхмәтшин ачлык чарасын башлау турында сөйләшүләр баруын әйтте.

“Әмма әле төгәл карарга килмәдек. Чөнки таләпләрнең яртысы үтәлде. Студентларны укуларына кире кабул иттеләр, президент хакимиятеннән элемтәгә чыгып сөйләшүләр алып бардылар. Алар булган проблемнарны хәл итәргә тырышачакларын әйттеләр”, ди ул.
XS
SM
MD
LG