Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Хәбибуллинны яклап пикетлар ун көн саен узачак


Атнакич көнне Уфада үткән пикет күренеше
Атнакич көнне Уфада үткән пикет күренеше

Уфаның Салават Юлаев мәйданында “Сад” нәшрияты җитәкчесе Айдар Хәбибуллинны яклап пикет узды. Әлегә анда 100ләп кеше катнашты, әмма киләчәктә аларның саны артырга мөмкин.

Атнакич пикетта катнашкан Башкорт яшьләре оешмасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Флорид Багаев сүзләренчә, көз көне инде алар Хәбибуллинны яклап пикетка чыккан булган. Чөнки күп кенә мөселманнар аны утырту сәясиләштерелгән дип саный.

“Мин үзем аның китапларыннан тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәндем. Барысы да шундый яхшы китаплар. Кайдан экстремизм тапканнардыр. аптыраш. Барлык мөселманнар да моңа гаҗәпләнде. Пикетка да халык өере-өере белән килде. 100ләп кеше җыелды”, ди Багаев.

Ул моның әле әзерләнмичә генә уздырылган чара булуын искәртә. Һәм алар Хәбибуллинны яклап ун көн саен пикет оештырырга исәп тота икән.

“Районнардан да бу чарага кушылырга теләк белдерделәр”, ди ул.

Ә бу пикетта алар Русия президенты, хөкүмәт, прокуратура һәм халыкара хокук оешмаларына хат юллау турында килешкән. Аннары мәйданда намаз, Коръән аятьләре укылган һәм авырлык кичергән мөселманнар өчен дога кылынган.

Хәбибуллин инде алты ай сак астында тотыла

Айдар Хәбибуллин
Хәзерге вакытта “Сад” нәшрияты җитәкчесе Айдар Хәбибуллин Мәскәү өлкәсенең Серпухово шәһәрендәге 3нче СИЗОсында тотыла. Аның кулга алынуына инде ярты ел вакыт узды. Һәм бу көннәрдә тикшерүнең аңа тагын берничә маддә нигезендә гаеп белдерергә тырышуы мәгълүм булды.

Билгеле булганча, Хәбибуллин сентябрь аенда Мәскәүнең Балашиха районында тоткарланды. Аны экстремистик кәгазьләр таратуда шикләнелүче буларак кулга алдылар.

Шулай ук аның өендә граната, экстремистик кәгазьләр һәм Мәскәүнең кайбер урыннары билгеләнгән харита табылуы әйтелде.

Ләкин Хәбибуллинның адвокаты Габдесупьян Гаетбаев элегрәк “Азатлык”ка бу гаепләүләрнең барысы да сафсата дип әйткән иде. Чөнки граната табылган йортта Хәбибуллин яшәмәгән һәм вакытлыча гына килгән булган. Анда яшәгән ханым да әле ул фатирны яңа гына алганы билгеле.

“Анда гранатаның ничек килеп эләгүен беркем белми. Шулай ук тикшерүчеләрнең яктырткыч беркетелгән каскалар белән килүе инде алдан ук аларның нәрсә табачагын белгән кебек тоела”, ди адвокат.

Ә экстремистик кәгазьләр табуга килгәндә, Хәбибуллин андый китапларны үз нәшриятында меңнәрчә чыгара һәм алар диния нәзарәтләре тарафыннан рөхсәт ителгән.
XS
SM
MD
LG