Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Экстремистик" язулар язуда гаепләнгән активист ике ел ярымга хөкем ителде


Мансур Мусин
Мансур Мусин

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Мансур Мусинны ике ел алты айга колониягә хөкем итте. Гаепләү ягы аңа биш ел төрмә бирүне сораган иде.

Бүген Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Мансур Мусин җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе (“Нәфрәт яки дошманлык тудыру, кешене түбәнсетү”) нигезендә гаепләнеп 2 ел 6 айга колония-яшәүлеккә (колония-поселение) хөкем ителде. Ул башта диварларда экстремистик язулар язуда да гаепләнүгә карамастан, җомга көнне аннан бу гаепләү алынды һәм социаль челтәрдәге комментарлар өчен иректән мәхрүм итү карары калдырылды. Мусин инде бер ел дәвамында СИЗОда утыра.

43 яшьлек Мансур Мусин белән 30 яшьлек Эмил Камалов 2014 елның җәеннән 2015 елның көзенә кадәр Казанның берничә урынында диварларга экстремистик эчтәлектәге язулар язуда гаепләнде.

Аерым алганда алар Иске татар бистәсендәге Әхтәмова белән Тукай урамнары чатында - “Смерть русским!”, 2014 елның көзендә Мәскәү урамындагы Нурулла мәчетендә “Фаритик, пупсик, люблю. Лена”, шул ук елның 4 декабрендә Казансу елгасындагы Явыз Иван гаскәрләренә һәйкәлдә “1552”, “Татар уян”, “Лена, зачем ты крестила наших детей. Твой Ильфатик” һәм “Азатлык”, 2014 елның 20 декабрендә Декабристлар урамындагы бер йортта “Батырша, вернись! Спаси свой народ”, 2015 елның апрелендә Камал театры янында “Свободу Рафису Кашапову и Савченко! Путина в Гаагу!”, КФУ бинасы диварында “Русские свиньи, уезжайте!”, шул ук елның маенда Үзәк стадион белән Казан кирмәне арасындагы җир асты юлында “Свободу Рафису Кашапову!”, “Смерть оккупантам!”, “Долой московско-чекистскую хунту!”, “Свободу татарскому народу!”, 2015 елның җәендә Кирмән диварында “Слава Украине! Героям слава!”, Щапова урамындагы йорт диварында “Свободу Рафису Кашапову!”, “Путина в Гаагу!”, Карл Маркс урамындагы Казан дәүләт тикшеренү технология университетында (КХТИ) “Смерть жидам и русне, слава булгарской весне!”, 2015 елның ноябрендә Ямашева урамында “Умрите, русские ублюдки!” кебек язулар язуда гаепләнә.

Иң гаҗәбе, Мусин инде узган елның августыннан бирле СИЗОда утыра һәм әлеге язуларны берничек тә үзе яза алмый, ә Камалов психиатрия хастаханәсендә күзәтү астында ята, чөнки ул ни эшләгәнен контрольдә тотмый дип бәяләнә.

Тикшерү фикеренчә, Мусин язуларны үзе язмаган, ә үзендә эшләгән Камаловка идеяләр биреп аны язарга мәҗбүр иткән.

Тикшерү шулай ук Мусин Вконтакте челтәрендә Исмагил Муса дигән исем белән “экстремистик эшчәнлек алып барган” дип бара. Гаепләнүче тараф фикеренчә, Мусин һәм Камалов “Вконтакте”дагы “Правые татары” җәмгыяте вәкилләре, шулай ук милләтчел һәм сепаратист идеяләр тарафдары” булып тора.

“Мусин узган елның гыйнварыннан апреленә кадәр әлеге аккаунттан милләтчел күрәлмаучанлык нигезендә язмалар бастырган”, диде 6 сентябрь узган утырышта Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Регина Кафарова.

Ул шаһитларның сөйләгәннәрен китереп, Мусинны татар милләтчеләре белән бәйле дип ышандырырга тырышты. Ягъни, шаһитларның берсе 2014 елның октябрендә Мусин һәм Камалов белән татар милләтчеләре митингында катанушын әйткән. Ул чакта Мусин үзен Исмагил Муса, ә Камалов - Тимур Шәфигуллин дип таныткан. Аралашу барышында алар урысларны күрә алмауларын һәм аларга каршы көрәшергә теләүләрен әйткән, дип китерде шаһит сүзләрен прокурор ярдәмчесе.

Кафарова шулай ук икенче бер шаһитның Мусинның инде 1996 елда ук “Азатлык” яшьләр берлеге утырышларында катнашуын сөйләвен әйтте. Ул анда бәйсезлек өчен көрәшүче Чечнядан үрнәк алып Татарстанда мөселман дәүләте төзү эшчәнлеген башларга чакырган икән. Әмма адвокат Евгений Зверев сүзләренчә, бу һич кенә дә дөреслеккә туры килә алмый, чөнки Мусин 1995-1997 елда Ленинград өлкәсендә армиядә хезмәт иткән.

Шулай ук адвокат Мусин һәм Камаловның татар милли хәрәкәте һәм “Правые татары” милләтчел интернет төркеме тарафдарлары булуы җинаять эше материаллары белән расланмаганын әйтте. Ул Мусинның җинаять эшен тикшерүгә ярдәм итүен, ике балигъ булмаган бала һәм инвалид ата-аналары булуын исәпкә алып аны иректән мәхрүм итү карарын чыгармаска сораган иде.

Зверев соңыннан Михаил Веллерның “Великий последний шанс” китабын күрсәтеп, Мусин “Вконтакте”дагы язмаларны шуннан алып язуын әйтте.

“Веллер язган сүзләр нигезендә Мусинны гаепләргә тырышмакчылар”, диде ул.

Элегрәк Мусинның хатыны Рәмзия ханым өйләнешүләренә 17 ел тулуы, 11 һәм 16 яшьлек балалары булуы турында сөйләгән иде. 2013 елдан бирле Мансур Мусин урында яткан авыру әнисен һәм әтисен караган. Гаиләнең Левченко бистәсендә 7-8 гаражы бар. Мусин анда вентиляция, су үткәргечләре ясаган, кирәкле җиһазларын шунда саклаган. Шул гаражларның берсендә тикшерүчеләрнең тыелган китаплар табуы әйтелә. Рәмзия ханым ул гаражның буш торганын һәм кулланылмаганын белдерде.

Әлеге гаражларның берсендә сибә торган буяулар табылганы әйтелгән иде. Ләкин мәхкәмә утырышларның берсендә Татар иҗтимагый үзәге вәкле Ренат Нургалиев исемлектә күрсәтелгән әйберләрнең 70%, шул исәптән буяулар да аларныкы, ә калганы “Азатлык” татар яшьләре берлегенеке булуын сөйләде.

Татар иҗтимагый үзәгенә Казанның карл Маркс урамындагы бинаны бушатырга кушкач, алар әйберләрне анда илткән.

Мусин элегрәк сөйләвенчә, аларның Левченко бистәсендә берничә гаражлары булган һәм әти-әнисе авыруы сәбәпле, финанс кыенлыклары туган.

“Шуңа без ул гаражларны арендага бирә башладык. Бер көнне миңа Наил Нәбиуллин дигән кеше шалтыратты һәм гаражларның берсен ялларга теләвен әйтте. Анда бары китаплар, плакатлар, канцелярия әйберләре булуын белдерде. Мин инде капчыкларда нәрсә булганын тикшермәдем”, диде ул.

XS
SM
MD
LG