Accessibility links

Казанны басып алучылар һәйкәлен мәсхәрәләүдә ике кеше шикләнелә


Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына һәйкәл
Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына һәйкәл

Әлеге эш нигезендә Эмил Камалов белән Мансур Мусин гаепләнә. Мусинның адвокаты бу язуларны нәкъ аларның язулары турында бернинди дәлилләрнең булмавын әйтә.

Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына Казансу елгасында куелган, күпләр Явыз Иван һәйкәле дип йөртүче һәйкәл-чиркәүне мәсхәрәләү эше нигезендә бүген мәхкәмә утырышы узды.

Билгеле булганча, 2014 елның декабрендә Казансуда Казанны басып алучыларга куелган һәйкәлгә "1552", "Зачем ты крестила наших детей", "Никто не забыт, ничто не забыто" дигән сүзләр язылган иде.

Әлеге эш нигезендә 1973 елгы Мансур Мусин һәм Эмил Камалов (туган елы билгеле түгел) гаепләнә. Мусинның адвокаты Руслан Гарифуллин Азатлыкка әйтүенчә, хәзер бу эш нигезендә шаһитлардан сорау алулар бара.

“Бүген мин мәхкәмә утырышында катнаша алмадым, чөнки сәфәрдәмен. Никадәр кешедән сорау алдылар, әмма һәйкәлгә ул сүзләрне нәкъ алар язганы турында бернинди дәлилләр юк. Бу язулар бит инде күптән барлыкка килде. Язучыларны гына озак таба алмадылар. Нәтиҗәдә алар тискәре фикер әйтүчеләрне социаль челтәр кулланучылар арасында эзли башлаган.

Вконтакте челтәрендә "Правые татары" төркемен караганнар, анда Мусин төрле комментарлар язган. Алар арасында берсе генә экстремистик характерда. Калганнарында катнашучылар арасында милләткә, дингә кагылмаган төрле мыскыллы бәхәсләр, фикер алышулар гына бара.

Руслан Гарифуллин
Руслан Гарифуллин

Камалов һәм Мусин икесе дә гаепләүләрне кире кага, бу эшкә бернинди катнашулары булмауларын әйтә. Моннан тыш, ул сүзләрне язуда кулланылган буяуларны, пумалаларны да тапмадылар. Почеркны тикшерә торган экспертиза да юк. Ничек аларны гаепле итеп танырга җыеналардыр, аптырыйм”, ди Гарифуллин.

Адвокат сүзләренчә, Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына куелган һәйкәлдән тыш, “Савченкога ирек”, “Кашаповка ирек” дигән сүзләрне язуны да җинаятькә тиңләгәннәр.

“Бу бит инде абсурд”, ди ул.

Шулай ук Мусин белән Камаловны “Кашапов белән Савченкога ирек” сүзләреннән тыш Казанның меңъеллык мәйданында җир асты юлында “Долой Московско-Чекисткую хунту”, “Смерть оккупантам”, шулай ук шәһәрнең башка урыннарында “Слава Украине! Героям Слава”, “Русские свиньи, уезжайте” һәм башка язуларны язганнар дип баралар.

“Камаловның психик кимчелекләре бар. Аның әти-әнисеннән сорау алганнар. Белмим бу эшне ничек оешкан төркем башкарган дип карарга җыеналардыр”, ди Руслан Гарифуллин.

Элегрәк әлеге язулар нигезендә Казанның "Зареченский" полициясе җинаять эше ачкан иде. Гаеплеләрне ачыклый алмау сәбәпле, бу эш ябылды. Әмма соңрак Казандагы урыс мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов җинаять эше ябылуга канәгатьсезлек белдереп, шикаятьне инде Русия прокуратурасына җибәрүен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG