Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны басып алучылар һәйкәлен мәсхәрәләү эше нигезендә җинаять эше яңартылган


Казандагы урыс үзәге җитәкчесе Михаил Щеглов җинаять эше ябылуны Мәскәүгә шикаять итүен белдергән иде.

Татарстан прокуратурасы йөкләмәсе белән Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына Казасу елгасында куелган күпләр Явыз Иван һәйкәле дип йөртелүче һәйкәл-чиркәүне мәсхәрәләү эше нигезендә җинаять эше кабат яңартылган.

Прокуратура матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәйкәлгә язылган язулар нигезендә өстәмә тикшерү эшләре узачак. Җинаятьне кылучыларны эзләү эшен куәтләтергә кушылган.

Билгеле булганча, 2014 елның декабрендә Казансуда Казанны басып алучыларга куелган һәйкәлгә "1552", "Зачем ты крестила наших детей", "Никто не забыт, ничто не забыто" дигән сүзләр язылган иде. Әлеге язулар нигезендә Казанның «Зареченский» полициясе җинаять эше ачты. Гаеплеләрне ачыклый алмау сәбәпле, бу эш ябылды. Әмма күптән түгел Казандагы урыс мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов җинаять эше ябылуга канәгатьсезлек белдереп, шикаятьне инде Русия прокуратурасына җибәрүен әйткән иде.

Әлеге һәйкәлне төзекләндерү өчен Татарстан казнасы быел 12,8 миллион сум бүлә. 2013 елда чиркәү-һәйкәлне төзекләндерүгә федераль казнадан 19 миллион сум бүленүе әйтелгән иде.

XS
SM
MD
LG