Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда социаль челтәр активистлары диварга "экстремистик" язулар язуда шикләнелә


Казанны басып алучыларга куелган һәйкәлдәге язу
Казанны басып алучыларга куелган һәйкәлдәге язу

Казансу ярында Казанны басып алучыларга куелган һәйкәл – чиркәүдә һәм башка урыннарда “экстремистик эчтәлектә”ге язулар язуда шикләнелүче Мансур Мусин белән Эмил Камаловка карата мәхкәмә эше дәвам итә. Сорау алуга “Азатлык” берлеге яшьләре дә чакырылган.

Бу көннәрдә кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында ФСБның Татарстан бүлеге Казанда биналарга "экстремистик эчтәлектәге язулар урнаштыруда" шикләнелгән ике кешене тоткарлады дигән мәгълүмат таратылды. Имеш Казанда яшәүче 43 яшьлек Мансур Мусин белән 30 яшьлек Эмил Камалов диварларга "милләтара нәфрәт тудырган" һәм "экстремистик эчтәлектәге" язулар урнаштыруда шикләнелә икән.

Аерым алганда алар Казансу ярында Казанны басып алучыларга куелган һәйкәл – чиркәү диварларына "1552", "Зачем ты крестила наших детей?", "Никто не забыт, ничто не забыто", Казанның меңъеллык мәйданында җир асты юлында “Долой Московско-чекисткую хунту”, “Смерть оккупантам”, “Слава Украине! Героям Слава!”, “Русские свиньи, уезжайте”, “Кашапов белән Савченкога ирек” һәм башка язуларны язганнар дип баралар. Мусин шулай ук "ВКонтакте" челтәрендә "Татарстанның Русиядән чыгу кирәклеге хакында" язмалар урнаштыруда шикләнелә.

Руслан Гарифуллин
Руслан Гарифуллин

Азатлык элегрәк инде Мусинның адвокаты Руслан Гарифуллин белән сөйләшкән иде.

“Никадәр кешедән сорау алдылар, әмма ул сүзләрне диварларда нәкъ алар язганы турында бернинди дәлилләр юк. Бу язулар бит инде күптән барлыкка килде. Язучыларны гына озак таба алмадылар. Нәтиҗәдә алар тискәре фикер әйтүчеләрне социаль челтәр кулланучылар арасында эзли башлаган.

Вконтакте челтәрендә "Правые татары" төркемен караганнар, анда Мусин төрле комментарлар язган. Алар арасында берсе генә экстремистик характерда. Калганнарында катнашучылар арасында милләткә, дингә кагылмаган төрле мыскыллы бәхәсләр, фикер алышулар гына бара”, дигән иде ул.

Сорау алуга шаһит буларак “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Рәфыйк Кәримулла да чакырылган.

“Казанның Карл Маркс, 41нче йортыннан (элекке ТИҮ бинасыннан) чыгарылганда әйберләрне кайда куярга белмәгәч, берлек рәисе Наил Нәбиуллин интернетта ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать язган иде. Әлеге язудан соң шул Мансур Мусин дигән кеше элемтәгә чыгып, үзенең гаражында урын булуын әйтте. Без әйберләрне аның гаражына ташыдык. Менә шуңа мине дә, Наилне дә шаһит буларак чакырдылар”, ди ул.

Рәфыйк Кәримулла
Рәфыйк Кәримулла

Кәримулла әйтүенчә, әлеге егетләр милли хәрәкәткә бөтенләй таныш түгел.

“Камалов дигәнен белми идек тә. Тикшерү башлангач, аның турында беренче ишеттек. Аныңчы бөтенләй күргән, белгән кешебез түгел”, диде ул Азатлыкка.

Мусинның адвокаты Гарифуллин элегрәк Камалов белән Мусин икесе дә гаепләүләрне кире кага, бу эшкә бернинди катнашулары булмауларын әйткән иде. Моннан тыш, ул сүзләрне язуда кулланылган буяуларны, пумалаларны да тапмадылар дип әйтә. Әмма ФСБ Мусин белән Камаловның үтә уң милләтче хәрәкәт вәкилләре булуларын һәм гаепләрен тануларын белдерде.

Моңа ачыклык кертергә теләп Азатлык Гарифуллинга шалтыраткан иде, әмма ул хәзер бу эш белән шөгыльләнмәвен әйтте.

Камаловның адвокаты Рената Салахова Азатлыкка аңлатма бирүдән баш тартты. Ул “Мин бернинди аңлатма да бирмим”, диде.

Мусинның яңа адвокаты Евгений Зверевның көн дәвамында телефоны җавап бирмәде.

Элегрәк әлеге язулар нигезендә Казанның "Зареченский" полициясе җинаять эше ачкан иде. Гаеплеләрне ачыклый алмау сәбәпле, бу эш ябылды. Әмма соңрак Казандагы урыс мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов җинаять эше ябылуга канәгатьсезлек белдереп, шикаятьне инде Русия прокуратурасына җибәрүен әйткән иде.

Казан диварларындагы язулар:

XS
SM
MD
LG