Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Казанда "экстремизмга чакырган" ике кешене кулга алды


ФСБның Татарстан бүлеге Казанда биналарга "экстремистик эчтәлектәге язулар урнаштыруда" шикләнелгән ике кешене тоткарлады.

Казанда яшәүче 43 яшьлек Мусин һәм 30 яшьлек Камалов диварларга "милләтара нәфрәт тудырган" һәм "экстремистик эчтәлектәге" язулар урнаштыруда шикләнелә. Аларның эше Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә каралачак, дип яза Бизнес Онлайн.

ФСБ Мусин һәм Камаловның үтә уң милләтче хәрәкәте вәкилләре булуларын һәм гаепләрен тануларын белдерде. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, бу ике кеше 2014 елның декабреннән 2015 елның июленә кадәр Казанның төрле биналарына "экстремистик" рәсемнәр һәм язулар урнаштырган. Тентү вакытында икесенең дә өендә буяу, экстремистик эчтәлектәге китаплар һәм постерлар тапканнар, дип хәбәр ителә.

Мусинны шулай ук "ВКонтакте" челтәрендә "Татарстанның Русиядән чыгу кирәклеге турында" язмалар урнаштыруда шикләнәләр.

XS
SM
MD
LG