Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 02:08

Сөләйман хәзрәт югалганга бер ел: сораулар күп, җавап юк


7 февраль Татарстан рухание, “Нурулла” мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Гарәп Әмирлеге шәехе Хуҗа Габде Нәҗим Әлдиннең юкка чыгуына бер ел тула. Туганнары әйтүенчә, Русия президенты Владимир Путинга да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләре нәтиҗә бирмәгән. Бу вакыйганы тикшерү эше туктатылган. Азатлык Сөләйман Зариповның туганнары белән күрешеп аралашты.

– Рабига ханым, ирегез һәм аның белән юлга чыккан Нәҗметдинның Сарански-Казан юлында, ягъни Татарстанның Буа районында юкка чыгуына бер ел булды. Аны эзләү дәвам итәме?

– Аны инде күптән эзләмиләр. Өч ай элек Тикшерү комитетыннан эзләү туктатылды дигән хат кына килде.

– Сез социаль челтәрләрдә халыкка мөрәҗәгать итеп, югалган руханилар сәфәр кылган урыннардан видеолар булмасмы дип сораган идегез. Эзләүгә ярдәм итәрлек хәбәр яки видеолар булмадымы?

– Видеолар булса, хәбәр итегез дип мөрәҗәгать иттек, әмма җибәрүче булмады. Шулай да бер кеше бер язмада шуңа охшаган дип әйтте, әмма без тикшереп карадык ул Сөләйман түгел иде.

– Машинадагы калган бармак эзләренә нигезләнеп тикшерү булдымы?

– Булды, әмма берни тапмадылар...

– Узган елны Русия президенты “Туры элемтә” оештырганда сез дә ярдәм сорап видеомөрәҗәгать җибәрдегез. Нинди җавап булды?

– Путиннан җавап юк, бары тик “Сезнең эшегез Тикшерү комитетына җибәрелде” дигән хат килде, ягъни кире монда кайтты ул. Безнең сорау аңа барып та җитмәгәндер дип уйлыйм. Без берәр нәрсә булыр, эш алга китәр дип уйладык, ышандык. Әмма булмады.

Миңнеханов янына эләгергә тырыштык, әмма моны булдыра алмадык.

– Рабига ханым, сез Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга һәм эзләүнең ничек баруын сорарга теләгән идегез. Очраштыгызмы?

– Ул бу хәлләрдән хәбәрдар. Моны ишетеп беләбез. Аның янына эләгергә тырышып карадык, әмма моны булдыра алмадык.

– Сөләйман хәзрәткә элегрәк берәр кисәтүләр яки янаулар бар идеме, чөнки аның белән югалган Гарәп Әмирлеге шәехе Хуҗа Габде Нәҗим Әлдин Русиядә мәчетләр төзүдә ярдәм иткән. Ә Русия бу мәчетләр төзү эшен һәм аеруча да акчаларны үз контролендә тота һәм хәтта аерым вакыф та булдырды. Гомумән югалу акчаларга бәйле була ала дигән сүзләргә ничек карыйсыз?

– Берсеннән дә шикләнмим, Сөләйман тыныч, ачык кеше иде, дошманы булмады. Сөләйманга золымны бу кеше кылгандыр яки бусы булдыра аладыр дип уйларга нигез юк.

Акчага бәйлеме, юкмы – берни әйтә алмыйм. Кеше кулында зур акчалар йөртми. Нәҗметдин дә бит билгеле кеше. Аларның фондлары яшерен эшләми, барысы да ачык, беренче килүе түгел бит.

– Нәҗметдин гаиләсе белән элемтәдә торасызмы?

– Үзем сөйләшкәнем юк, Госман абыем аралаша. Ул гаилә дә кайгыра. Хатыны балалары белән ялгыз калды. Аларның илләрендә хатыннар эшләми, димәк ул караучысыз калган. Аны Сүрия кешесе диләр, әмма озак вакыт ул Гарәп Әмирлекләрендә яшәгән, анда ватандашлык бирмиләр.

Сөләйман гел төшкә керә. “Кайттым бит, Рабига! Менә бит мин”, дип әйтә. Барысы да өндә кебек. Уянып китәм – төш дип кенә елыйм.

Кайтып керер төсле. Белмим кайтырмы, юкмы, әмма шул уй белән яшәү җиңелрәк

Әнием (мәрхүмә Рәшидә Исхакый) Сөләйманны ярата, алар озаклап сөйләшә иде. Бу хәбәр булганнан соң бик кайгырды. Мине борчымыйм дип сорамады. Сөләйманның юклыгын минем кыяфәттән белә иде. Үлеме якынлашканда барыбыз да аның янында җыелыштык. Һәрберебезне таный иде. Каршына мин килеп баскач, “Бусы – минем Рабигам”, диде. Сөләйманны хәтерлиме икән дип авызымны ачкан гына идем әни: “Әллә табылдымы?” дип кычкырып җибәрде. Аннары табылыр, тыныч бул, диде. Ничә ай үтте, бер хәбәр юк. Сөләйманның бер гадәте бар: кая гына китсә дә безгә мин шунда, мин монда дип әйтте. Гел хәбәр биреп тора иде. Исән булса, димәк аның хәбәр итәргә мөмкинлеге юк.

Бик авыр узды бу ел. Аллаһтан сабырлык кына сорыйм. Әле ярый мөселманбыз, сабырлык өчен әҗерне беләбез. Мөселман булмаган кешегә моны кичерү коточкыч авыр булыр иде. Кайтып керер төсле. Белмим, кайтырмы-юкмы, әмма шул уй белән яшәү җиңелрәк.

– Хөкүмәт, Русия ​Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе ягыннан активлык күрсәтелсә, Сөләйман хәзрәтләрнең эзенә төшеп булыр идеме? Хәзер нишләргә җыенасыз?

– Әлбәттә! Юл буенда күпме камералар! Нидер белеп тә әйтмәделәрме безгә? Яшерәләрме? Ник әйтмәделәр? Безгә ярдәмгә килгән егетләр үзебез тапкан камералардан дистәләгән сәгатьле видеоязмаларны карап чыкты, эзләде, тапты. Ә тикшерүчеләрнең тырышлыкларын сизмәдек. Әйтерлек сүзләре дә юк. Тагын мөрәҗәгать итәргәме? Файдасы юк.

Безне үзебезне күп тикшерделәр. Сорау артыннан сорау алдылар. Йорт өстендә дирижабль кебек әйбер асып куйдылар. Видеокүзәтү булгандырмы, белмим.

Сүзгә Сөләйман Зарипов кызы Зөлфия Мифтахова кушыла.

– Әтиемнән килгән соңгы хәбәр Саранскида кунакханәдән чыккач, иртәнге 10.07 булган, ул әниемә “Догада булыгыз” дип язган. Ник шулай язган, белгәнме дип сорадылар. Бу – табигый язу. Камерадан аның чыгып SMS язганы, аннары кемгәдер шалтыратканы күренә. Ул Мордовия мөфтиенә шалтыраткан. Вакытлары туры килә. Рәхмәтләрен әйтеп чыгып китте, диләр. Озатырга тәкъдим булган, әмма әти кире каккан. Иң хәвефлесе – юл буена әтинең телефоны эшләмәве. Ярар, чит төбәктә, юлда тотмаска да мөмкиндер кайбер урыннарда, әмма МТС операторы яхшы эшли бит. Кемдер махсус әтинең телефонының сигналын бастырган (глушить) кебек, махсус оештырылган чара дигән хис туа.

Аның артыннан машиналарның килгәнен күрмәгән. Кемдер аны күзәтеп барган

Әтием – зирәк кеше. Ул төрлесенә тиз төшенә иде, ә монда ул аның артыннан машиналарның килгәнен дә күрмәгән, аңламаган. Кемдер бит аны күзәтеп барган. Аның машинасының Ульяновскидан үткәнен беләбез, Буага кергәнен беләбез, Суыксу авылы мәчетендә намаз укып, авыл имамы белән сөйләшүен дә беләбез. Чәйгә керүдән баш тартып якты күздә кайтам дип кузгала һәм шул юлда юкка чыга.

Буага барырга башта курыктым, эзләүнең соңгы көнендә мин дә бардым. Анда чыннан да юлдагы чат зур. Әгәр дә кешене башка машинага утыртырга теләсәләр, аны күрми дә калу бар. Кемнәр икәне дә, машинаны кем калдырганы да аңлашылмас иде.

– Сез моны фаразлап кына әйтәсезме?

– Кемнәрнедер күрдек дип әйтәләр, әмма төгәллек юк, ерактан нидер күренде диләр. Ник әйтмәдегез, кешене эзлиләр бит дигәч, берни әйтә алмыйлар. Әбиләрне дә аңлап була, бәлки курыкканнардыр. Ак машина диләр, ләкин моделен әйтә алмыйлар. Модель билгеле булмагач, эзләү дә авыр.

Кайда барсак да, кемгә мөрәҗәгать итсәк тә, белмибез диләр. Күпме видео тәкъдим иттек. Волонтерлар зур эш башкарды, Тикшерү комитетына аларны бирдек. Бу – йортлар, кибет, метеокамералардан булган видеоязмалар.

Бирмибез диючеләр дә булды. Татарстанның Тикшерү комитетыннан рөхсәт ала алгач кына бирәләр иде. Камерада әти машинасы узганы күренә, аннары машина кибет янына китереп куела.

Тикшерү комитетына бер видео кисәген бирдек. Әмма юл буена камералар тора бит, шуларның язмаларын сорадык, видеода берни юк диделәр. Ничек инде юк, очып киткәннәрме алар, дим? Бәлки, диделәр. Бу шаярумы – белмим. Әти аларга туган түгел. Мөһим дә булмаска мөмкин. Йөзләгән кеше югала бит, ди алар. Әйе, әмма мондый шартларда кеше юкка чыкмый бит. XXI гасырда яшибез, технология алга киткән заман. Телефонны эзләүнең “билинг” дип аталган ысулы бар, зур территорияне тикшерергә мөмкин. Моны эшләр өчен өч минут вакыт кирәк. Бездә мәгълүмат юк, диделәр. Ничек була инде ул? Үзебез эшлик дигәч тә, юк диделәр. Сораулар күп, җаваплар юк.

Мәетен булса да табарга тырыштык

Аларны урамда йөргән теләсә нинди кеше алып китүенә ышанмыйм. Аннары машинаны туктатып "әйдә безнең машинага утыр" дисәләр дә, әтием утырмас иде. Үз машинасы була торып ник чит кеше машинасына утырсын ди ул? Кемдер сөйләшик дип әйткәндер, бәлки. Тик бу безнең фаразлар гына. Ярар, утыртып алып киткәннәрдер дә, ләкин максаты нидә? Бер ел узды бит. Кеше кайда? Кем тота аны? Ашаталармы? Әтинең бер калкансыман бизе алынган, аңа гормональ дарулар кирәк. Вакытында терапия уздырылмаса, ахыры начар булырга мөмкин. Бөтен җирне актардык, кар өемнәрен ерып чыктык бит. Зиратлар, ташландык йортлар, биналар, фабрикалар, абзарлар калмады. Мәетен булса да табарга тырыштык. Күпер асларын карадык. Суга ыргыткан булсалар да, гәүдә агып китә алмый. Елгага боз каткан иде. Бик салкын иде ул көннәр. Чуашстанга кадәр барып җиттек. Ике кеше юкка чыкты...

Тикшерү комитеты йөз тапкыр сорау алган кешеләрне кат-кат чакырта. Моннан ни файда?

Тәкъдир дигәнгә ышанабыз. Билгесезлек – иң авыры. Үтерелгән икән, әтине лаеклы итеп соңгы юлга озатыр идек. Дога кылыр идек... Әле дә кылабыз, ләкин исән-сау булсын, кайтсын, хәерлесе белән тәмамлансын дибез. Төрмәдә булса, андый кешегә очарашулар каралган. Урта гасырдагы кебек билгесезлек.

Сөләйман хәзрәт Зариповның тагын бер кызы Зөһрә Ганиева әтисе югалганнан соң гаиләсе белән АКШка күченеп киткән.

– Без әти белән шәех барган юллар видеосын да таптык. Алар артыннан күзәтеп ялган номерлар белән берничә машина барган. Бу машиналар турында мәгълүматларны да таба алмадылар.

Әти югалганнан соң тынычлык югалды. Ләкин Русиядән китүебез моңа бәйле түгел. Бу хәлләрдән ераклашырга, бераз тормышыбызны төрләндерергә теләдек. Тынычлык кирәк иде. Мин монда үземне тыныч хис итәм. АКШ хакимияте кайбер гарәп илләре кешеләренә илгә керергә чикләү кертсә дә, без мөселман буларак бернинди авырлык күрмибез. Хәтта бу хәлләрдән соң күршеләребез яныбызга килеп, безгә карата дустанә мөнәсәбәттә булуын белдерде.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Төньяк Кавказда руханиларның юкка чыгуы гадәти күренешкә әйләнеп бара. Сәясәт белгече Руслан Айсин Төньяк Кавказда булган хәлләр Татарстанда да булуы коточкыч хәл дип бәяли.

"Руханиларның юкка чыгуы Төньяк Кавказда күп булды, бу әле дә дәвам итә. Сентябрьдә Ставрополь өлкәсе Нефтекум районы Кара-Түбә авылы мәчете имамы урынбасары Равил Кайбалиевның үтерелүе моны раслый. Җинаятьчеләрне тапмадылар. Мәрхүм мөслимәләрнең яулыклар бәйләү хокукын актив яклады.

Сөләйман Зариповның югалуы – зур фаҗига. Ул татар ислам дөньясында күренекле кеше, абруйлы шәхес. Аның югалуы җәмгыятьтә, татар дөньясында күп сораулар тудырды. Татарстанда мондый хәлләр булмады, шуңа да бу барысын да гаҗәпләндерде. Кавказда мондый негатив тәҗрибә бар. Кулланалар. Әмма бу эш экстремизмга каршы көрәш дигән сәбәп белән бара. Бер уйласаң, мантыйк бар. Ә Сөләйман Зариповның югалу сәбәбе ачыкланмады. Ул хакимият белән каршылыкта булмады, алар белән аралашты. Ваһһабчылар белән бәйле булмады. Озак еллар дәвамында Татарстан мөфтие урынбасары булып эшләде, берара Русия ислам университеты ректоры да булды. Ул традицион ислам тарафдары булды. Көч хезмәтләре белән элемтәләре булгандыр аның, бәлки, кайбер сорауларда бәхәсләшкәндер дә, әмма сәбәп монда түгел. Зариповның юлчысы – тумышы белән Сүрия кешесе. Бәлки, аңа бәйледер ике кешенең юкка чыгуы.

Бу хәл әлегәчә кадәр ачыкланып каралмады, тикшерелмәде. Әлегә төрле версияләр генә бар. Мантыйк ягыннан аңлаешлы версия күренми. Бу мәсьәләне һәрвакыт күтәреп торырга кирәк, чөнки бу кабатланырга мөмкин. Булмасын өчен күбрәк сөйләргә, тавыш күтәрергә кирәк дип саныйм", диде Айсин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG