Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәтнең гаиләсе Путиннан җавап көтә


Хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов гаиләсе
Хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов гаиләсе

7 февральдә хәбәрсез югалган Сөләйман Зарипов белән аның юлдашы Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән шәех Нәҗметдин турында әлегәчә бернинди дә хәбәр юк. Билгеле руханиның хатыны, балалары Владимир Путинның белән булачак туры элемтәгә өмет итә. Алар аңа сораулар юллаган.

Сөләйман Зариповның хатыны Рабига ханым Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Азатлык шалтыратканда телефонны кызы Зөһрә алды. Ул: “Әни сөйләшә алмый, кан басымы күтәренке”, дип әйтте. Алар бүген Путинның халыктан килгән сорауларга җавап бирү трансляциясен көтә. Телевизордан караячаклар.

“Әни, без – балалары, туганнар, дуслар кем ничек булдыра шул рәвешле әти турында сорауны җибәрдек. Шалтыраттык та. Call-үзәктә язып алдылар, социаль челтәрдән дә салдык, SMS та юлладык, видеомөрәҗәгать тә яздырдык. Ничек тә булса безне ишетсеннәр дип тырыштык. Яңгырармы сорау – белмим. Аллаһка тапшырдык инде. Хәзер ни булса да булыр. Инде һичьюгы сорауларны кабул итүчеләр игътибар итеп, аны җаваплы кешеләргә тапшырыр дип өмет итәбез.

Моңа кадәр бервакытта да Путин белән туры элемтәгә сораулар юллаган булмады. Ничарадан бичара эшләнгән гамәл бу. Әтинең югалуына өч ай, ә аның турында берни билгеле түгел. Татарстанда эзләү эшләрен туктаттылар. Полиция дә, көч структуралары да дәшми. Тынлык. Әтине оныттылар. Ул хәл булмаган да кебек. Югыйсә,Татарстан президентына да мөрәҗәгать ителде, ул белә бу хәлне. Хәзер әтине искә алучы булмагач, үзебезнең мәсьәләгә тагын бер кат игътибар җәлеп итмәкчебез.

Моңа кадәр дә Владимир Путинга хат юлланды. Мәскәүдән “Бу эш аерым күзәтү астына алынды” дигән җавап булды. Әмма ул хаттан соң да хәттин вакыт узды. Аннан соң алга китеш күренми. Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы Равил Гайнетдинга хат яздык. Алар да Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләүне үз контроленә алуны сорады.

Нәрсә уйларга? Кеше бит көпә-көндез юк була алмый. Башка сыймаслык хәл. Ничек табып булмый соң аны дип аптырыйбыз. Әтине дә, шәех Нәҗметдинне дә үтергән булсалар, мәете булса да табылырга тиеш бит. Акчасына кызыгып һөҗүм итәргә мөмкин дип сөйләделәр, әмма берсе дә шалтыратмады, акчага алыштырабыз дип тәкъдим ясамады. Көч структуралары да берни әйтми", ди Зөһрә ханым.

Сөләйман хәзрәт хатыны Рабига ханым белән
Сөләйман хәзрәт хатыны Рабига ханым белән

Рабига Зарипова хатында болай диелә:

"Иремнең югалуы шау-шу куптарды, борчу уятты. Әлегә кадәр без, аның якын туганнары да, җәмәгатьчелек тә җинаять эше нигезендә барган тикшерү ничек барганыннан хәбәрдар түгел, нәтиҗәләрне белмибез. Хөрмәтле президент, без бу илдә яшәвебез белән горурланабыз. Ватандашларга карата гадел һәм имин караш булмаган булса, Русия тыныч һәм үсеш алган дәүләт була алмас иде.

Мин – алты бала анасы. Ашатучысыз, ялкаучысыз, терәксез калдым. Сез бу эшне үз контролегезгә алсагыз, иремнең өйгә сау-сәламәт кайтуына ышанам. Сез – Русия ватандашларының конституцион хокукларының гаранты. Илебездә канунсызлыкны, башбаштаклыкны булдырмавыгызны сорыйм".

Рабига ханымның Путинга юллаган хаты Русиядә тыныч тормыш алып барган кешеләр ни өчен эзсез югала, ни өчен җаваплы хезмәтләр нәтиҗәсез эшли дип сорау белән тәмамлана. Зөһрә ханым бу сорауга җавапны үзе белми, сәбәпләрен аңлата алмый.

“Әти – гап-гади бер кеше, сәясәт белән дә, зур акчалар белән дә бәйле түгел. Мәгърифәтчелек белән шөгыльләнде, дингә өйрәтте. Аны күбесе белә. Аның юлдашы шәех Нәҗметдин – шулай ук Русиягә соңгы 20 елда даими рәвештә йөрүче кеше. Хәйриячене барысы да белә иде. Аның хатыны белән элмәтәдә торабыз. Ул бик авыр хәлдә ята, өч баласы бар. Кечкенәсенә – 4 яшь. Алар да кайда гына мөрәҗәгать итмәде, вәкиллекләр дә берни әйтә алмый. Суга төшкән кебекләр.

Путинга моңа кадәр мөрәҗәгать итәрлек сәбәп юк иде, сорау яңгырасын иде, бераз селкенә башламаслармы инде”, дип сөйләде югалган хәзрәт кызы.

Исегезгә төшерәбез: 7 февраль көнне Казанның Петровски бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 62 яшьлек шәех Нәҗметдин югалды. Алар Toyota Corolla машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга кайтырга чыккан. Кайтканда Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына кергәннәр. Машиналары Буа шәһәрендә табылган. Эзләүләр бернинди нәтиҗә бирмәде.

10 мартта имамның туганнары Владимир Путин, Русия үзәк дини нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы Равил Гайнетдинга хат язган иде инде. Алар Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләүне үз контрольләренә алуны үтенде.

XS
SM
MD
LG