Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөләйман хәзрәт Зарипов туганнары Путин белән туры элемтәгә видеомөрәҗәгать әзерләгән


Сөләйман хәзрәт Зарипов машинасы Буада табылган иде
Сөләйман хәзрәт Зарипов машинасы Буада табылган иде

Сөләйман хәзрәт Зарипов югалуына ике айдан артык вакыт узды. Аны эзләү бернинди нәтиҗәләр бирмәде.

Татарстанда югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов туганнары Русия президенты белән туры элемтәгә видеомөрәҗәгать әзерләгән. Туры элемтә 14 апрельдә узачак. Бу хакта "БИЗНЕС Online"га Идел буе һәм Вахитов районы мөхтасибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин әйткән.

Билгеле булганча, 10 мартта имамның туганнары инде Владимир Путин, Русия үзәк дини нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы Равил Гайнетдинга хат язган иде. Алар Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләүне үз контрольлләренә алуны үтенде.

7 февраль көнне Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 62 яшьлек шәех Нәҗметдин югалды. Алар "Toyota Corolla" машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга кайтырга чыккан. Кайтканда Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына кергәннәр. Машиналары Буа шәһәрендә табылган.

Эзләүләр әлегә бернинди нәтиҗә бирмәде.

XS
SM
MD
LG