Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалган Сөләйман хәзрәтнең җәмәгате Миңнеханов белән очрашырга тели


Хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов гаиләсе
Хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов гаиләсе

Югалган Сөләйман хәзрәт Зариповның җәмәгате Рабига ханым Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга тели. Дин әһелләренең югалуына өч ай узса да эзләү нәтиҗәсез.

Югалган Сөләйман хәзрәт Зариповның җәмәгате Рабига ханым Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән белән очрашып ирен эзләүнең ничек баруы турында сораулар бирергә тели.

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле, 62 яшьлек шәех Нәҗметдиннең Саранскидан Казанга кайтып килгәндә югалуына өч айдан артык вакыт үтте. Дин әһелләре 7 февраль юкка чыккан иде. Эзләү әлегә кадәр бернинди нәтиҗәләр дә бирмәде.

Зарипов туганнары 14 апрельдәге Русия президенты белән туры элемтәгә видеомөрәҗәгать тә әзерләгән иде. Әмма 4 сәгатьтән артыкка сузылган элемтәдә әлеге мөрәҗәгатькә урын булмады. Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев сорау-җавап тамашасын бары тик Путинның абруен күтәрү өчен генә оештырыла, чара Русиядәге хакимият вертикаленең бернигә ярамаганын күрсәтә, дип бәяләгән иде.

XS
SM
MD
LG