Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:15

Безнең төп байлыгыбыз – хәтер. Русия төрмәләрендә фаҗигале рәвештә арабыздан киткән, шикле хөкем нигезендә утырган милләттәшләрнең исемлеген булдырырга вакыт җитмәдеме икән?

Илдәге сәяси вазгыятькә битараф булмаган кешеләр арасында хәзер Илдар Дадинны белмәгән кешеләр сирәктер. Экстремистлыкта гаепләнеп (кеше хокукларын яклап ялгызы мәйданга чыккан өчен!) хөкем ителгән тоткынның Карелиядәге 7нче хезмәт белән төзәтү колониясендә (ИК-7) төрмәчеләр тарафыннан кыйналуы хакында интернетта шау-шу күп булды. Хокук саклаучы либераллар, бигрәк тә Мәскәүдә, бер булып аның язмышын кайгыртты. Нәтиҗәдә Дадинны Алтайдагы 5нче колониягә күчерделәр. Аннан ул исән-сау чыгар дип өметләник.

Җәмгыять битараф булганда теләсә кемне теләсә нинди гаеп белән хөкем итеп була

Шунысы игътибарны җәлеп итә – дөнья күләмендә протест акцияләре кузгатырга мөмкинлеге булган әлеге хокук яклаучыларны “дини һәм милли экстремизмда” гаепләнеп тоткын ителгән кешеләрнең язмышы кызыксындырмый гадәттә. Гади халык турында әйткән дә юк. Безнең вөҗданны Сталин вакытындагы ышаныч тынычландыра: “Безнең илдә юкка гына утыртмыйлар...” Ул заманда да бит кулга алынган кешеләрнең күбесе “калганнарның гаебе бардыр, ә мине ни өчен?” дип гаҗизләнгән. Беренче көннәрне. Аннары инде теләсә нинди җинаятьне өсләренә алып гаепләү актына имза салганнар. Җәмгыять битараф булганда теләсә кемне теләсә нинди гаеп белән хөкем итеп була.

Соңгы елларда “ислам экстремизмы” дигән төшенчә телдән төшми. Ислам үзе тискәре мәгънәдәге сүзгә әверелеп бара. Югыйсә, аның тамырында "тынычлык" дигән мәгънә ята бит! Әлбәттә, ислам дине битлеген кигән террорчылыкны инкяр итеп булмый. Андый җинаятьләрне әледән-әле ишетеп торабыз. Һәм аңа каршы көрәшне дә акылы сау булган кеше шик астына алмастыр. Ләкин шул көрәшне сылтау итеп гаепсез кешене хөкем итеп буламы? Юк, әлбәттә, әмма ялгыш хөкем итүләр, һәм хәтта аңлы рәвештә “ялгышулар” тикшерү органнарында да, мәхкәмәләрдә дә даими рәвештә булып тора.

Мөхәммәт пәйгамбәр бер хәдисендә исламга ышану кулда утлы кисәү тотуга бәрабәр булачак заманның киләчәген әйтә

Мөхәммәт пәйгамбәр бер хәдисендә исламга ышану кулда утлы кисәү тотуга бәрабәр булачак заманның киләчәген хәбәр итә. Чыннан да, яулык бәйләгән өчен генә дә Мордовиянең бер авылындагы татар хатын-кызларын шул кадәр хәкарәтләү инде бу заманның килүенә бер ишарә түгелме соң? Яулык япкан өчен төрмәгә утыртмыйлар әлегә – шуңа гына сөенергә кала.

Күптән түгел генә Сарытау төрмәсенең тоткыннар хастанәсендә 70 яшьлек Таһир Хәсәновның вафат булуы билгеле булды. Түбән Новгородта яшәүче бу карт 2016 елның 11 мартында кулга алынган. Аны террорчыларга ярдәм итүдә гаепләгәннәр. Яман чирдән, шикәр авыруыннан, тагын әллә күпме хасталардан газапланган әлеге карт бабай террорчыларга ничек булыша алган соң? Ялгызы яшәгән Таһир Хәсәновта ниндидер бер егет фатирда торган икән дә, аннары Сүриягә сугышырга китеп барган. Менә әзер подельник! Төрмәгә утыртуга ук картны паралич суккан. Шул кешене биш ярым елга утырталар, кассацион шикаятьтән соң аны фәкать дүрт айга киметәләр. Шундый "мәрхәмәт"!

Бүтәннәргә сабак булсын өчен утыртылганга охшап тора

Шушы авыру картның Русия дәүләте иминлегенә янавына нинди генә акылы сәламәт кеше ышаныр икән? Бүтәннәргә сабак булсын өчен утыртылганга охшап тора. Хәер, нигә кирәк хәзер мондый фаразлар, гөманнар? Бабай юк бит инде. Урыны җәннәттә булсын иде, дип теләргә генә кала.

7 гыйнвар Курган төрмәсендә 24 яшьлек Руслан Сәйфетдиновның үлүе дә җәмәгатьчелекккә билгеле булды. Азат ителергә аңа унбер көн генә калган булган. Төмән медицина академиясе студентын әлеге дә баягы Сүриягә барып сугышта катнашканы өчен хөкем иткәннәр. Ислам дине белән студент елларында гына танышкан әлеге егет 2013 елда сугышта яраланганнарга табиб буларак ярдәм итәргә теләп (һәрхәлдә анда барып кайтуын үзе шулай аңлаткан) җәһәннәмгә әйләнгән әлеге гарәп иленә бара һәм берничә айдан әйләнеп тә кайта. Сугышырга киткән фанатик алай тиз генә әйләнер идеме икән? Бәлки ул үзенең ялгышын аңлап кайткандыр? Ләкин инде бу беркемне дә кызыксындырмый. Хәсрәт яугирне өч елга хөкем итәләр. Әнисенең сөйләве буенча, төрмәдә аңа “без сине барыбер тере килеш чыгармыйбыз, син Русия дәүләтенең дошманы!” дип янаганнар. Анысы безгә караңгы, тик егет бит чыннан да тере килеш иреккә чыга алмады. Ирегенә унбер көн калгач! Әлбәттә, прокуратура органнары әлеге фаҗига сәбәпләрен тикшерерләр дип өметләнәсе килә. Без бит һаман гаделлеккә өмет итәбез.

Бер ел элек Буа юлында Сөләйман хәзрәт Зарипов үзенең юлдашы, Гарәп әмирлекләреннән килгән шәех Хуҗа Габде Нәҗим Әлдин белән суга төшкәндәй юкка чыкты. Без инде бу югалту турында оныттык та. Хәзерге технологияләр заманында, иминлек көчләренең бар нәрсәне күзәтеп-карап барган чорда ике кеше печән эскертендәге энә кебек югала аламы? Шундый көч-гайрәткә ия булган хокук саклаучылары булган илдә аларның эзен тапмаслар идеме? Җавап та юк, югалганнар да юк.

Мондый югалтулар милләтебезнең рухи вазгыятенә олы зыян сала

Без күп санлы халык түгел. Мондый югалтулар милләтебезнең рухи вазгыятенә олы зыян сала. Безнең төп байлыгыбыз – хәтер. Фаҗигале рәвештә арабыздан киткән мондый шәхесләрнең исемлеген булдырырга вакыт җитмәдеме икән? Бәла беркемнән дә ерак йөрми. Без хәтерлибез!

2014 елда ирегеннән 3 ел ярымга хөкем ителгән 66 яшьлек Илмир Имаевның да тоткынлыктагы хәле аянычлы. Ул да Алтайдагы 5нче колониядә. Аны декабрь ахырында гына штраф изоляторга утыртканнар, хәзер сәламәтлеге нык какшаганга Алтай краендагы 1нче дәвалау-хезмәт белән төзәтү учреждениесенә күчерергә уйлыйлар икән. Исегездә булса, “Чистай җәмәгате”нә мөнәсәбәтле мөселманнарны кануннан тыш ысуллар кулланып җәзалыйлар, дип интернетка язганы өчен экстремистлыкта гаепләп хөкем иттеләр аны.

Билгеле, Мәскәүнең профессиональ хокук яклаучылары андый “экстремистларның” язмышына битараф. Ә без, татар җәмәгатьчелеге, мәхлук. Югыйсә, Имаевны экстремистлыкта түгел, тикшерү органнарына яла ягуда гаепләргә иде. Әгәр дә аның язганнары, сөйләгәннәре чыннан да яла булса...

Шулай итеп, фaҗигале исемлек төзелеп килә инде ул. Ул бар татарның Фаҗига исемлеге. Аңа яңа исемнәр өстәргә язмасын. Ләкин гаделлеккә битараф җәмгыятьтә моңа ышануы кыен.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG